«Милләткә хезмәт итте» Әнвәр Шәрәфиевнең тууына 90 ел
Иҗат әһелләре арасында гасырга якын гомер кичеп, соңгы елларына кадәр иҗат дәрте белән яшәүчеләр күп түгел. Язучы Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» повестын 90 яшенә җиткәндә яза, опера җырчысы Мөнирә Булатова ул яшьтә Җиңү бәйрәмнәрендәге тантаналарда чыгыш ясый. Узган ел июль аенда арабыздан киткән танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафатына ярты ел кала Уфа шәһәренә самолётта килеп, үзе язган «Туган як» симфониеттасын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр башкарылуын күрү, ишетү бәхетенә ирешә. Бу турыда Мәскәүнең «Татарский мир» газетасы һәм республика матбугаты да язып чыкты.
2023 елның 10-13 декабрь көннәрендә Урал һәм Идел буе республикаларының XXXII Бөтенроссия фестивале Башкортстан башкаласы Уфада узды. Республиканың композиторлар берлеге рәисе Ләйлә Заһир кызы Исмәгыйлева сүзләренә караганда, 1982 елдан башлап, фестиваль 7 елга бер мәртәбә Уфага әйләнеп кайта икән. Бу юлы әлеге чара 10 декабрьдә симфоник музыка концерты белән башланып китте. 30 градуслы суыклар булуга карамастан, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры тамашачылар белән шыгрым тулы иде.
Фестивальне ачып, анда катнашучыларны республика Башлыгы исеменнән Башкортстанның Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләде.
Музыкаль әсәрләрне баш дирижёр Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан дәүләт академик симфоник оркестры башкарды. Концертта берничә премьера яңгырады. Тамашачылар беренче тапкыр Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиевнең «Туган як» симфониеттасын ишетте. Ул аеруча алкышларга күмелде, озакка сузылган кул чабулар астында Башкортстан һәм Таҗикстан композиторлар берлекләре җитәкчеләре Ләйлә Исмәгыйлева һәм Әмирбәк Мусоевлар уңышы белән котлап, безнең өлкән композиторыбызның кулын кысты. Симфоник әсәрнең партитурасы Татарстан китап нәшриятында 2023 елның сентябрь аенда басылып чыккан «Әнвәр Шәрәфиев. Моң чишмәсе» дигән китапта да урын алган.
Ике сәгатькә сузылган симфоник музыка концерты алдыннан фестивальгә килгән композиторлар катнашында матбугат конференциясе үтте. Арада иң өлкәне булган Татарстан вәкиле Әнвәр Шәрәфиев үзенең яңа чыккан китабын Башкортстан һәм Таҗикстан вәкилләренә бүләк итте һәм болай диде:
– Бу фестивальләрдә без үз туганнарыбыз кебек очрашабыз. Һәр республикада ул үзенчә кызыклы үтә. Быел да ул сыйфаты, жанр һәм стиль төрлелеге, профессионализмы белән аерылып тора. Фестивальләргә озын гомер телим.
Тәҗрибәле остаз, 1973 елдан СССР композиторлар берлеге әгъзасы булган Әнвәр Шәрәфиев музыкасы фестиваль концертында профессиональ сәнгатьнең көчен күрсәтүдә яшь музыкантлар алдында тагын бер өлге булды. Тугандаш Башкортстан җирендәге кунакчыллыкка да Әнвәр ага Шәрәфиев бик шат иде. Аны Уфа аэропортында каршылаучылар арасында Башкортстан композиторлар берлеге рәисе, сәнгать институты профессоры, СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлевнең кызы, Әнвәр аганың Казан консерваториясендә 1960 елларда профессор Альберт Леманнан белем алган вакыттагы сабакташы Ләйлә Исмәгыйлева һәм Татарстаннан килгән якташлары, авылдашлары, шул исәптән бу юлларның авторы да бар иде. Аннан без бергәләп «Агыйдел» кунакханәсенә урнаштык. Оештыру эшләре белән ул вакыттагы Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның ярдәмчесе, яшь дирижёр һәм композитор Ильнар Фәйзетдинов шөгыльләнде, Уфага шалтратып безнең хәлләрне белешеп торды.
Әнвәр Шәрәфиев музыка уку йортлары һәм балалар музыка мәктәпләре өчен виолончель, скрипка, баян, фортепиано буенча милли (татар) репертуар булдыру өстендә эшли. Балалар өчен җырлар яза. Зурлар өчен язылган җырларын бүгенге көндә дә республикабыздагы радиолар аша ишетеп торабыз. Аларны Айдар Фәйзрахманов, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов, Рәбига Сибгатуллина, Айдар Габдинов, Гөлзадә Сафиуллина һ.б.лар җырлый. Аеруча «Уйнагыз гармуннар!» (Гәрәй Рәхим сүзләре) «Сандугачкай» (Әхмәт Исхак сүзләре) һәм «Зәңгәр Ыгым» (Рәшит Зәкиев сүзләре) җырлары бик популяр.
2018 елның июль аенда Әнвәр ага җәмәгате Румия апа белән туган авылы Урсайда кунак булып, кичке авыл бәйрәмендә катнашып китте. Авыл эшмәкәрләре Сирин Хафизов, Айрат Хафизов, Ленар Галиннар өлкән композиторның иҗатын пропагандалауга үз өлешләрен керттеләр. Алар ярдәме белән 2018 елның октябрендә Сарманда яшәүче шагыйрь, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллиннан композиторның шәҗәрәсен төзетеп алдык. 2020 елда башкалабызның «Аксу» студиясендә (җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров) композиторның музыкаль әсәрләре язылган «Уйнагыз, гармуннар!» дип аталган аудиодиск дөнья күрде. Ул Әнвәр аганың 80 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнде. Анда кереш сүзне КФУ профессоры, «татар Левитаны» булган атаклы диктор Фоат Галимуллин укый. Җыентыкта композитор иҗатының өч дистәләп әсәрдән торган бер өлеше тупланган. Анда инструменталь әсәрләр белән бергә мәшһүр җырчылар Зөләйха Хисмәтуллина, Фәхри Насретдинов, Эмиль Җәләлетдинов, Вафирә Гыйззәтуллина, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова язмалары да урын алган.
2023 елның 15 сентябрендә башкалабызның В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Азнакай районының «Чатыртау кунак җыя» бәйрәме узды. Әнвәр ага якташларын күрү өчен анда ашкынып барды. Аны авылдашы, Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, заманында «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең агитация-пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән Мирхәтим Хәлиуллин озата йөрде. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләргә күп калмаган Әнвәр агадан зыялылык бөркелеп тора. Шунлыктандыр, бәйрәмдә катнашучы мәдәният хезмәткәрләре бер-бер артлы күренекле якташлары белән фотога төшергә тырыштылар. Композиторның авылдашы, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, шагыйрь Илдус Гыйләҗевның кызы – Азнакайда музыка укытучысы булып эшләүче үзешчән композитор Резедә Гыйләҗевага Әнвәр ага үзенең яңа китабын да бүләк итте. Беренчеләрдән булып мондый бүләкне автор үтенече буенча мин Азнакай районы башлыгы М.З. Шәйдуллинга тапшырган идем. Тышлыкның эчке ягына ул болай дип язып куйган: «Хөрмәтле Азнакай районы башлыгы, якташым Марсель Зөфәр улына уңышлар теләп, өлкән композитор Әнвәр Шәрәфиевтән истәлек. 7.09.2023 ел». Ни кызганыч, бәйрәмгә килгән гади халык 89 яшлек Әнвәр аганы күреп калуны бәхет дип санаса, район түрәләре ак сакаллы мөхтәрәм затны күрмәмешкә салыштылар, аның риза-бәхиллеген алып калуны кирәк санамадылар.
Әнвәр аганың 66 ел бергә гомер иткән тормыш юлдашы Румия апа болай дип сөйли:
– Без гомер буе бер-беребездән бер дә аерылмый, бик матур, тату яшәдек. Урамда йөрергә дә гел бергә чыктык. Юлда очраган күршеләребез – ә алар арасында иҗат кешеләре байтак: Рафаэль Сәхәбиев, Риф Гатауллин, Айдар Габдинов, Гөлинә Гыймадова һ.б.лар – пар күгәрченнәр гөрләшә, дип шаярталар иде. Санаторийларда һәм Мәскәү өлкәсендә урнашкан композиторларның иҗат йорты «Руза»да бергә булган вакытлар күңелдә матур хатирәләр булып саклана. Мәскәү елгасында көн саен көймәдә йөзгән чаклар бар иде. Элек СССР Композиторлар союзы хөкүмәт кайгыртуында булды, әлеге иҗат әһелләре дә үзләрен һәрдаим кирәкле кешеләр итеп тойды, шунлыктан дәртләнеп иҗат иттеләр, халыкны тәрбияләделәр. Радио-телевидение ишекләре композиторларга һәрчак ачык булды. Әнвәрне студент чагында ук чыгышлар ясарга чакырдылар. Шул чаклар белән чагыштырганда хәзер халыкны профессиональ музыка белән тәрбияләүгә игътибар нык кимеде. Классик җырлар күләгәдә калды. Әнвәрнең дус композиторлары Ренат Еникеев, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Хөснул Вәлиуллин, Бату Мулюковларны бөтен халык белә иде. Өлкән композитор Заһит Хәбибуллин безне якын итте. Хәзер татар композиторларын халык белми. Әнвәр белән без Татарстан радиосы концертларын яратып тыңлап бардык. Элек Фәридә Кудашева, Азат Аббасов, Идеал Ишбүләковны, аннан соң Мингол Галиев, Мирсәет Сөнгатуллинны, хәзергеләрдән Резедә Галимова, Филүс Каһиров, Алмаз Хәсәеновларны яратып тыңладык.
Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев 2015 елда Әнвәр Шәрәфиевне 80 яшьлек юбилее белән шигырь язып котлады:
Күзләреңнән шатлык нуры ташып торсын,
Тормышыңда якын дуслар юлдаш булсын.
Иңнәреңдә ак фәрештә торсын саклап,
Кайгылардан, бәлаләрдән сине яклап.
Юлларыңа бәхет кошы синең кунсын,
Туар матур җырларыңа илһам булсын.
Иң кадерле дигәннәрең белән бергә
Әнвәр абый, гомерең матур, озын булсын!
Әйтерсең лә бөтен дөнья котлый сине,
Шуңадыр да күзләреңдә шатлык кына.
Без дә сине чын йөрәктән тәбриклибез,
Сүнмәс иҗат, сәламәтлек теләп сиңа.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Дамир Гарифуллин 2020 елда Әнвәр аганы 85 яше белән котлап шигырь иҗат итте:
Талантка бай безнең яклар,
Макталалар кайда да.
Миннән торса, сине мактап,
Сөйләр идем Айда да.
Текәй, Чатыр тауларыннан
Биектә синең исем.
85 яшьлек егет син,
Уйласаң китәр исең.
Сарман-Азнакай төбәге –
Татарстан көзгесе.
Безнең яклар Арчаларга,
Сабаларга биргесез!
Сезнең хакта сөйләшсәк тә
Йөрим башны уйлатып.
Утырасы килеп китә
Гармуннарны уйнатып.
Әнвәр абый, синең быел
Зур юбилеең елы.
Барлык татар йөрәгенә
Тоташкан синең юлың.
Күңелләрне уятасың
Елатып та, көлдереп.
«Сарман гимны»н зурлагансың
Фикереңне белдереп.
Юлларыңда очрап торсын
Әйбәт кешеләр генә.
Янәшәңдә атласыннар
Хәким ишеләр генә...
Булачак композитор Урсай авылында туса да, Әнвәрнең балачагы ул еллардагы район үзәге булган Тымытыкта үтә. Әти-әниләренең каберләре дә шунда. Массакүләм мәгьлүмат чараларында Тымытыктагы ике Гагарин урамының берсен Әнвәр Шәрәфиев исеменә үзгәртергә кирәк, дигән тәкъдимнәр булган иде. Ә хәзер шул авылда яшәүче Татарстанның атказанган ветеринария табибе Рәфис ага Гайфуллин, пенсиядәге немец теле укытучысы, хезмәт ветераны Клара апа Мостаева, шул авылның сайлау комиссиясе әгъзасы Рузилә Шәрәфетдиноваларда бу мәсьәләдә яңа сорау туган: 90 яшьлек юбилее уңаеннан күренекле композитор исемен Тымытык музыка мәктәбенә биреп булмый микән? Нишләп булмасын инде, шунда ук бер бүлмәдә музеен ачарга да була!
Әнвәр Шәрәфиев Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Казан консерваториясе ректоры, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗиб Җиһановлар чоры композиторларының соңгысы иде. Аның тормыш иптәше Румия апа, кызы һәм бер оныгы, сеңлесе Наилә апа Казан шәһәрендә, оныгы Алсу Израильдә, бертуган Сара апасы Азнакай районында яшиләр. Соңгы ике елында Әнвәр ага онкологиядән дәвалау курслары узды. Аны соңгы юлга озатуда катнашучылар арасында авылдашы, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының элеккеге бүлек җитәкчесе Рөстәм Гәрәев тә бар иде. Бүгенге көндә скульптор Данияр Дәүләтбаев авылдашы Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев каберенә урнаштыру өчен һәйкәл эшләү белән мәшгуль.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, композитор Әнвәр Шәрәфиев иҗаты турында китапны төзүче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк