Логотип
Хәбәрләр

Иске Яңа ел тарихы

14 гыйнварга каршы төндә Россиядә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. Әйдәгез аның тарихына күз салыйк. Россия Эш шунда, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн бе...

14 гыйнварга каршы төндә Россиядә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. Әйдәгез аның тарихына күз салыйк.

Россия

Эш шунда, XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.

Элеккеге СССР

СССР таркалганнан соң, Россиядән тыш, иске Яңа елны элеккеге совет республикаларында (Белоруссия, Украина, Грузия, Молдавия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан), шулай ук Әзербайҗан, Үзбәкстанда (халыкның 40% чамасы), Балтия илләрендә һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр дә билгеләп үтүне дәвам итә.

Элеккеге Югославия

Иске Яңа елны каршы алу традициясе Сербиядә һәм Черногориядә сакланган. Серблар бу бәйрәмне Сербия Яңа елы дип атыйлар. Македониядә дә Иске Яңа ел билгеләп үтелә. 14 гыйнвар-Серб Республикасында (Босния һәм Герцеговинаның бер өлеше) ял көне дип игълан ителгән.

Швейцария

Иске Яңа ел шулай ук Швейцариянең кайбер немец телле кантоннарында билгеләп үтелә.

Алжир, Марокко, Тунис

Берберләр традицион рәвештә яңа елны бербер календарь буенча билгеләп үтә. Алжирдагы берберләрнең Яңа елы 12 гыйнварда билгеләп үтелә. Алжир Президентының 2017 елның 27 декабре Указы белән 12 гыйнвар ял көне дип игълан ителде.

Япония

Япон Иске Яңа елы — ул «риссюн» дип атала, ягъни яз башлануны аңлата.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк