Казанда Мөнирә Булатова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Казанда татар опера җырчысы, педагог, ТАССРның атказанган артисты Мөнирә Булатова истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Татарстан Премьер-министры Алексей Пес...
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Казанда татар опера җырчысы, педагог, ТАССРның атказанган артисты Мөнирә Булатова истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар Татарстан рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Россия театр эшлеклеләре берлеге шундый тәкъдим белән чыкты.
Җырчы Горький урамындагы 17нче йортта 1940-2011 елларда яшәгән. Шушы йорт стенасына мемориаль такта куелачак. Андагы мәгълүмат татар һәм рус телләрендә булачак.
Мөнирә Булатова берничә дистә ел дәвамында М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистларының берсе була. Ул чит ил, рус һәм татар композиторлары операларыннан партияләр башкара.
Бөек Ватан сугышы чорында Өченче Балтыйк буе фронты солдатлары каршында, Совет армиясе частьләрендә, госпитальләрдә һәм санитар частьләрдә чыгыш ясый.
Күренекле татар опера җырчысы, мөгаллиммә, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Мөнирә Булатова 2011 елның 31 маенда Казанда вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк