Хәбәрләр
Моң чишмәсе
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана, - дип халык белми әйтми. Моңлы җырлар күңел төпкеленә кадәр үтеп керә. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Бүгенге эстраданы, шул исәптән, үзебезнең татар эстрада...
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана, - дип халык белми әйтми. Моңлы җырлар күңел төпкеленә кадәр үтеп керә. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Бүгенге эстраданы, шул исәптән, үзебезнең татар эстрадасын да тавышсыз җырчылар, тозсыз җырлар «күмгән» вакытта, бигрәк тә, моңлы җырларны ишетү күңелгә сихәт бирә. tatar_estrada ның шәхси аккаунтындагы видеоязма да шундый халәткә күмде. Ихтыярсыздан җырлаучысы кем икән дигән сорау туа. Иркә әнисе белән дуэт башкара икән. Халисә Мөдәррисова сүзләренә язылган «Балан» җырын Миңнебәдәр апа бик моңлы итеп башкара. Инста дуслары да: «Әниегезнең тавышы бик моңлы икән. Искитмәле» - дип сокланганнар. Иркә юктан гына җырчы булып китмәгән, ләбаса. Ул әнисенең моңлы җырларын тыңлап үскән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк