Логотип
Хәбәрләр

Резедә Сәләхова: "Сәхнәдә мәхәббәт аңлатуы бик җиңел түгел..."

Журнал битләрендә яраткан артистларыбыз белән кызыклы әңгәмәләр тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, М.Җәлил премиясе ла...

Журнал битләрендә яраткан артистларыбыз белән кызыклы әңгәмәләр тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, М.Җәлил премиясе лауретаы Резедә Сәләхова.

Әңгәмә өчен социаль челтәрләрдә Резедәгә тамашачылар тарафыннан иң еш бирелә торган сораулар кулланылды.

 

(Интервьюдан өзек)

 

– Спектакльдә икенче кешегә мәхәббәт аңлатырга авырмы?

– Сәхнәдә мәхәббәт аңлатуы бик җиңел түгел, бу шул кешегә булган шәхси мөнәсәбәттән тора. Ул кешене өнәп бетермисең икән, әлбәттә, аның белән мәхәббәт уйнавы рәхәт түгел. Ләкин ул безнең эшебез, шуңа күрә нинди генә партнёр эләксә дә, син ролеңне җиренә җиткереп башкарырга тиешсең. Миңа мәхәббәт аңлатырга авырлык тудырган партнёрлар юк. Бервакыт «Ак чәчәкләр»дән соң Мансурны уйнаган актёр Динар Хөснетдиновка гашыйк булмадыңмы?», – дип сораганнары бар. Әгәр дә һәр мәхәббәт уйнаган партнёрыңа гашыйк була башласаң, бу тормышта бик авыр булыр иде. Ул бит безнең эшебез: мәхәббәт аңлатабыз да, сәхнә артына чыккач бу хакта онытабыз.

– Үзең уйнаган рольләрнең кайсы канәгатьлек хисе бирмәде? Өч хыялыңны беләсе килә: сәхнәдә, гаиләдә, тормышта.

– Бу авыр сорау. Уйлап карадым да, бәлки ул Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге Камилә роледер. Бу рольне ни өчен якын итеп бетерә алмагынымны үзем дә аңламыйм һәм аңлатып бирә алмыйм. Үземнеке итә башлагач кына, ул спектакль репертуардан төшеп калды.

Мин үземне хыяллар белән түгел, ә максатлар белән яши торган кеше дип әйтер идем. Сәхнәгә кагылышлы иң зур хыялым ‒ Тинчурин театрына дәүләтебез һәм җитәкчеләребез тарафыннан игътибар артсын иде. Гаиләгә килгәндә, Артём белән тигезлектә яшәргә, балаларыбызны мәхәббәттә үстерергә язсын. Ә тормышка килгәндә, тормыш шул гаиләдер инде ул, гаиләдә тынычлык булсын, әти-әниләр, балалар исән-сау булсыннар.

Интервьюны тулысынча «Сәхнә» журналының Март саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк