Проектлар
Балалар һәм яшүсмерләрнең «Сәйяр» Республика күләм театр фестивале яңалыклары
Жюри бүген Яр Чаллы зонасында фестивальнең өченче турын уздыра. Берсекөнгә ошбу чара Арча зонасында уза. Фестивальдә катнашырга рәсми теләк белдерүче коллективка АҖ «Татмедиа»нең «Сәхнә» һәм «Са...
Жюри бүген Яр Чаллы зонасында фестивальнең өченче турын уздыра. Берсекөнгә ошбу чара Арча зонасында уза.
Фестивальдә катнашырга рәсми теләк белдерүче коллективка АҖ «Татмедиа»нең «Сәхнә» һәм «Салават күпере» лауреат-катнашучы дипломнар әзерләнә. Шуның өстенә театр коллективларының фоторәсемнәре 2019 нчы ел буена журналларда басылачак, видеолар сайтларда күрсәтеләчәк.
Моның өчен һәр катнашучыга әлегә журналларга язылыр тәкъдим ителә. Чөнки җитәкчеләр өчен мастер класслар үткәрү планлаштырыла.
Журналларга почта бүлекчәләрендә яки https://podpiska.pochta.ru/press/П2339 һәм https://podpiska.pochta.ru/press/П2357 сайты аша язылырга мөмкин.
Быел фестивальдә биш йөздән артык театр коллективы катнашты. Алар һәммәсе дә безнең лауреатлар. Электрон почта аша дипломнар алачаклар.
Редакцияләр белән тыгыз элемтәдә тору өчен «Сәхнә», «Салават күпере»нә язылган квитанцияләрегезне, яшь артистларыбызның фотоларын түбәндәге адрес буенча җибәрүегезне сорыйбыз: saxna@mail.ru. Бу киләсе ел буе һәр театр труппасы белән элемтәдә тору максатында эшләнелә.
Узган елгы хаталарны кабатламыйк: адреслары төгәл булмау сәбәпле дипломнар кайбер мәктәп һәм балалар бакчаларын килеп җитмәү очраклары ачыкланды. Безгә ел буе үпкә сүзләре әйтергә теләүчеләр булды. Язылу квитанцияләрен редакциягә җибәргәндә театр труппасының төгәл исемен, башкарган-куелган әсәрнең исемен күрсәтсәгез иде.
Уңышлар телибез.
Барлык яңалыклар: sahne.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк