Киркоров «болгарин» түгел
Россия, Украина, Молдавиянең халык артисты Филипп Киркоров күп тапкыр үзен «мин болгарин» дип әйткәне бар. Без берсүзсез аңа ышанып килдек. Әмма чынлыкта... Әйе, Филипп 1967 елның 30 апрель көнендә Б...
Россия, Украина, Молдавиянең халык артисты Филипп Киркоров күп тапкыр үзен «мин болгарин» дип әйткәне бар. Без берсүзсез аңа ышанып килдек. Әмма чынлыкта...
Әйе, Филипп 1967 елның 30 апрель көнендә Болгария Республикасында туган һәм әти-әнисе белән берничә ел Варна шәһәрендә яши. Аннары гаилә Мәскәүгә күчеп китә.
Италиядә яшәгән кыйтай гаиләсендә бала туганнан соң ул барыбер кытай булып кала, чөнки әти-әнисе италияле түгел. Филипп Киркоровның да әтисе чын фамилиясен яшерми – Крикорян. Бу әрмән фамилиясе, исеме дә бу милләткә туры килә – Бедрос. Әтисенең әти-әнисе әрмән милләтеннән икәне билгеле.
Филиппның әнисенең милләте ачык түгел. Кемдер аны чегән, итальян ди, хәтта француз дип тә уйлаучылар бар. Чынлыкта тамырлары төрек яһүде Мостафа Ататюрктан килә. Кыз чагыңда Виктория Марковна Лихачева Манион фамилиясен йөрткән.
Тышкы кыяфәте белән шуның кадәр әрмәнгә охшамаган булса, бәлки Филиппны яһүд дип әйтеп булыр иде. Ләкин болгарин дип уйлау дөрес булмас...
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: lisa.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк