Логотип
Сәнгать

Халкыма җиткерәсе моңым бар

 «Саратский яшел гармун,  Көмеш кыңгыраулары,  Бу көмеш кыңгырауларның  Кичке яңгыраулары  Әллә нишләтә күңелне,  Тирән сулыйсы килә,  Тирән сулыш алып, дуслар,  Ярсып җырлыйсы килә!», – дип...

 «Саратский яшел гармун, 
Көмеш кыңгыраулары, 
Бу көмеш кыңгырауларның 
Кичке яңгыраулары 
Әллә нишләтә күңелне, 
Тирән сулыйсы килә, 
Тирән сулыш алып, дуслар, 
Ярсып җырлыйсы килә!», – дип яза Фатих Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында. Тик бүгенге сүзем яшел гармун турында түгел, ә ак баян хакында булачак. Инде ничә дистә еллар сәхнә түрендә җырчыларыбызның моң-лы аһәңнәренә ияреп үзенең ак баяны белән халык күңелләрен җилкендерүче Татарстанның халык артисты Кирам әфәнде Сатый хакында кем генә белми икән. Быел танылган баянчыбыз 60 яшен тутыра. Ноябрь аенда Г.Тукай исемендәге филармония залында зурлап юбилей кичәсен үткәрергә ниятлиләр. Кирам әфәнде белән әңгәмәбез дә иҗат хакында барды.
 
– Кирам абый, гармунчының хәлләре ничек икән?
– Аллага шөкер, гөрләтеп эшләп ятабыз, иҗаттан туктаган юк, гел йөреп торабыз. Әле менә күптән түгел Үзбәкстанда Бохара һәм Сәмарканд шәһәрләрендә Сабан туенда татар моңнарын яңгыратып кайттык. Аннары Казахстанның Алма-ата шәһәрендә милли бәйрәмебездә катнашырга туры килде. Бу чаралар республикабызның мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла. Рәхмәт аларга, онытмыйлар. Кичә генә филармониянең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы белән бергәләп Изге Болгарга сәяхәт кылдык. Бу чараны махсус Рамазан аена туры китергәннәр. Директорыбыз Кадыйм Назыйрович үзе автобусларга утыртып, хәерле юллар теләп, озатып калды. Элек филармониядә эшләп киткән кешеләрне дә чакырып, сый-хөрмәт күрсәтеп олылаганнары өчен барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә.
Үзем, иҗат эшеннән тыш, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Июль аенда имтиханнарга әзерләнәбез.
 
– Берничә ел элек, чит илдән синтезатор ише уен кораллары кергәч, яшьләр арасында гармун уйный белүчеләр калмады дип борчылган идек. Хәзер исә, артистлар кебек, яшь баянчылар да арта башлады. Аларга карата фикерегез ничек? Сезнең юлны дәвам итәрдәй яшьләр бардыр бит?
– Татар яшәгәндә, моң бар. Борынгыдан килгән милли хәзинәләребез бар. Алар мәңге үлмәячәк. Безнең халык моңсыз яши алмый. Моның бер дәлиле – мин «Татар моңы» фестивалендә жюри әгъзалары составында утырам, анда килгән яшьләр нинди генә уен коралларында уйнамый. Кемнедер аерып әйтәсем килми. Аллага шөкер, талантлы яшьләр үсеп тора, һәркайсының үз урыны, үз тамашачысы бар.
 
– Ничек уйлыйсыз, зур тырышлык куеп кына да уңышка ирешергә мөмкинме?
– Әлбәттә, талант Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Моң, ишетү сәләте (слух) дигән нәрсә бар. Ул канда, җанда булырга тиеш. Тик талантлы кеше гел үз өстендә эшләсә, тырышса гына уңышка ирешә ала. Кайбер кеше мин сәләтле дип масаеп йөри, берни эшләми, шулай итеп төшеп тә кала. Бу урында мин Максим Горькийның: «Рожденный ползать – летать не может!», – дигән сүзләрен искә алам. Мәсәлән, крокодилга йөз канат куйсаң да, ул очмаячак. Сәләт Ходай тарафыннан бирелмәгән икән, күпме генә тырышсаң да, нәтиҗәсе булмас.
 
– Кирам абый иң беренче кулыгызга гармун алып уйнаган вакытыгызны искә төшерик әле.
– Мин сабый чактан ук гармун моңын тыңлап үстем. Безнең өйдә гармун иң хөрмәтле урында, түр башында тора иде. Аның өстенә ипләп кенә чигүле тастымал ябып куялар. Әткәй күңеле тулса да, эче пошса да, шатланса да, моңланса да гармунга үрелә. Аның әтисе Мәхмүт бабам да авылның данлыклы гармунчысы булган. Әткәйнең тальянда өздереп уйнаулары, әниемнең кушылып җырлаулары да, күңелемә моңнар салгандыр. Инде 4–5 яшьләремнән кулыма гармун алдым. Башта тальянда уйный идем, аннан хромкага күчтем. Ләкин аларның мөмкинлекләре чиклерәк. 
1964 нче елның 18 нче сентябре минем өчен иң зур вакыйга булып истә калды. Бу көнне әткәй җыйнак кына бер баян сатып алды. Баянда иң алдан әткәй, аннан абыйлар уйный, аннан соң гына миңа чират җитә иде. 
 
Кечкенәдән моңлануымны сизгәндер, әткәй мине 15 яшемдә Әлмәт музыка училищесына илтеп куйды. «Керә алсаң, керерсең. Керә алмасаң, авылда ир кешегә эш бетмәгән»,– дигән сүзләре хәтердә. Менә шуннан башланды да инде иҗат юлым. Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенә юллама бирделәр. Аны бетергән елны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакырдылар. Армиягә алынып, ел ярым хезмәт иткәч, яңадан филармониягә әйләнеп кайттым һәм  инде 30 елдан артык Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшлим.
 
– Остазыгыз, үрнәк алырдай кешеләрегез бардыр...
– Иң беренче остазым – әткәй. Кечкенә чакта мин әтинең уйнавына соклана идем, ә аннан, соңга таба ул үзе миңа сокланып карый башлады. 
 
50 нче еллар азагы 60 нчы еллар башында авылга радио керттеләр. Мин аны «биш тәңкәлек Рафаэль Ильясов радиосы» дип атый идем. Малай чакта эфир дулкыннарыннан Рәис Сафиуллин, Мөхтәр Әхмәдиевларның чыгышларын йотлыгып тыңладым. Соңрак, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Фәрит Гыйлметдиновлар чыкты. 1996 нчы елда татар баянчыларын, аларның иҗатын туплап «Татар баянчылары» дигән китап та бастырып чыгардым әле.
 
– Сез әле баянда гына уйнау түгел, әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнәсез икән?
– Әдәбият, сәнгатьне бик яратам. Берничә ел «Татарстан хәбәрләре» газетасында танылган татар баянчылары хакында махсус рубрика алып бардым. Шулай ук «Мәдәни Җомга» газетасы битләрендә сәнгать дөньясына кагылышлы мәкаләләрем басылып килә. Моннан тыш, «Ак баян», «Консерватория, армия, филармония»  һәм алда әйтеп үтелгән «Татар баянчылары»дип аталган 3 китап авторы да әле мин. «Ак баян» дигән басмада үземнең иҗади тормышым хакында хисап тотым дисәк тә була.
 
Баян өчен язылган музыкаль әсәрләрем, җырларым да бар. Алар радио фондында саклана.
 
– Туган ягыгыз Актанышта бик матур күренеш: ике елга бер К.Сатиев исемендәге баянчылар һәм гармунчылар фестивале үткәрү гадәте яшәп килә...
– 2007 нче елда туган авылым  Татар Ямалында музей ачылды. Анда мин уйнаган баяннар, концерт афишаларым, сәхнә костюмнары, иҗади эшчәнлегемне яктырткан язмалар, китаплар һәм мин үскән чордагы йорт кирәк яраклары саклана. Шул елны туган авылымда беренче тапкыр баянчылар фестивален дә үткәрдек. Соңгы елларда исә аның офыклары киңәйде. Ул хәзер район күләмендә уздырыла. Бирегә якын-тирә районнарда яшәүчеләр һәм Башкортстаннан да киләләр. Әйтергә кирәк, безнең Актанышта бүгенге көндә ике шундый зур бәйге уза. Аның берсе баянчылар фестивале булса, икенчесе – Әлфия Афзалова исемендәге җыр конкурсы.
 
– Сез тарихка кереп калырдай мәшһүр җырчылар белән эшләгән кеше. Сәхнәдәшләрегез турында ни әйтер идегез?
– Консерваторияне тәмамлагач ук Фәхри Насретдинов, Рәисә Билалова кебек зур җырчылар белән чирканчык алдым. Күп еллар Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Афзалова, Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова кебек шәхесләр белән эшләдем. Алар бөтен гомерләрен халкыбызга, татар җыр сәнгатенә багышлаган кешеләр. Профессиональ җырчыларга уйнау җайлы да, күңелле дә. Алар әсәрнең бөтен нечкәлекләрен белеп башкара – вакытында суза, кирәк җирендә көчәйтә. Үзеңнең ялгышмаячагыңа ышанып уйныйсың.
 
– Кирам абый 60 яшькә җитеп, тормышта үз теләгегезгә ирешә алдыгызмы? Үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?
– Бәхет ул бәхетсезлекнең булмавы, диләр. Әгәр кеше үз теләгенә ирешә икән, димәк ул бәхетле, – ди Илһам абый Шакиров. Тик тормышта барысы да ал да гөл генә булып бармый.  Тормышка ашырасы хыялларым, эшләргә теләгән, әзерләнеп яткан әйберләр бар. Әмма алар турында алдан кычкырып йөрергә яратмыйм. Чөнки көтмәгәндә якыннарың ук аяк чалырга мөмкин. Башта эш төгәлләнеп кулга керсен, шуннан соң гына сөйләргә мөмкин.
 
Әгәр Аллаһы Тәгалә миңа ике гомер биргән булса, һич икеләнмичә тагын шушы юлны сайлар идем. Кайдадыр зур түрә булу, гаепле гаепсез кешеләргә кычкырып, боерык биреп утыру миңа кирәкми. Ул эш минем кулымнан килми. Минем җанымда – моң, сагыш. Гомерем буе халыкка хезмәт иттем, шуңа чиксез шатмын. 
60 яшь – яшьлекнең картлыгы, картлыкның яшьлеге, – дип әйтәләр бит. Әле эшлисе эшләр  күп, максатлар дәрья сыман.  Аллаһы Тәгалә күңелемә күпме моң, иҗат уты салган, шуның кадәр моңны халкыма өләшеп бетерәсем бар әле.
 
Шушы әңгәмәне Туфан ага Миңнуллинның танылган баянчыбыз Кирам Сатиев хакында әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Мин гомерем буе гармунчылардан «көнләшеп» яшәдем. Бик күп эшләрне эшли беләм, әмма гармун уйнарга өйрәнә алмадым. Ходай андый сәләт бирмәгән. Үзебезнең гармунчыларыбызны күреп танып беләм һәрберсенә ихтирамым зур. Ә инде Кирам иңнәренә ак баянын асып килеп чыкса, уйный башлаганчы ук кул чабарга әзерләнәм. Кайвакыт баянда Кирам түгел, баян Кирамны уйната сыман. Өстәвенә Кирамыбыз музыкант кына түгел, ул әдәбиятны чит итми, каләменең көчен сынап–сынап ала. Үз татарыбыз, үз гармунчыбыз. Аны мин «Афәрин» дип алкышлап, иңеннән баяны төшмәсен дигән теләк телим». 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк