Логотип
Сәнгать

«Корыч» ничек чыныкты...

Көтмәгәндә Илфат Камалиев шалтырата. Бер-беребезне танып белсәк тә, якыннан аралашкан юк. Ләкин, уйнаган рольләрен карап бик талантлы егет икәнлеген беләм.   – Рәдиф абый, сценарий язган идем, к...

Көтмәгәндә Илфат Камалиев шалтырата. Бер-беребезне танып белсәк тә, якыннан аралашкан юк. Ләкин, уйнаган рольләрен карап бик талантлы егет икәнлеген беләм.
 
– Рәдиф абый, сценарий язган идем, карап чыга алмассың микән, – ди.
Әлбәттә карап чыктым. Озак та үтмәде, яңадан элемтәдә, үзе:
– Төшерә башлыйбыз, сезгә төп рольләрнең берсен бирер идем, әгәр риза булсаң, өлкән яшьтәге татар көрәшчесен уйнарга кирәк, синең кандидатурага тукталдык, – ди. Мин Совет Армиясе сафларына киткәнче район Сабантуйларында бил алышканым бар иде, шуннан арыга китмәде бу спорт, чөнки, аңа хәтле өч ел буена бокс белән шөгыльләнеп, шактый гына нәтиҗәләргә ирешелгән иде. 
 
– Мин бит, Илфат энекәш, профессиональ көрәшче түгел, булдыра алырмын микән соң? –  дим. 
 
– Нәкъ менә син булдырасың да инде ул рольне, – дип күңелне күтәрә. Үткән 2014 елның Сабантуй көннәре килеп җитте.
Илфат, кабат мобильныйдан сүз ката: 
– Рәдиф абый, иртәгә Дөбъяз Сабан туенда көтәбез инде, сезне төшерә башлыйбыз, – ди. Элек Татарстан телевидениесендә кино спектакльләрдә төшкәләгән бар иде, бигрәк тә 1974-1976 елларда театр училищесында укып йөргән чорда.
 
 
Шулай да театр артисты буларак аптырап сорыйм: 
– Сүзләрне кайчан өйрәнәм соң, аны,– дим. 
 
– Эш барышында ятларсың, –  ди. 
 
Аптыравым көчәя генә: 
– Минем бит, энекәш, сәхнәгә чыкмаганга биш былтыр, тиз генә эләктерә алырмынмы? 
 
 Илфат:
– Бу бит театр түгел, кинода туктатып та була, төзәтеп тә була, кисәкләп тә төшерәбез, материал белән күптән таныш бит инде син,  – диеп тынычландыра, «булдырачаксың син» дип тә мактап җибәрә.
 
Теге хәле-көче беткән, чыгымлаган йөк аты кебек инде, әз генә: «Әйдә җаным, әйдә малкаем, хәзер кайтып җитәрбез», – дип тәмле сүзләр әйтсәң, аңа да көч иңеп кузгалып китә. 
Кузгалып киттем иншалла! Дөресрәге, Илфат Камалиев кузгатты. Тәгәрәде кино лентасы...
 
Дөбьяз. Сабантуй мәйданы. Кызу көн, температура июнь башы булуга карамастан, 30-32 градус. Ярый әле якында гына челтерәп аккан изге чишмә бар, кайчандыр аңа тезләнеп Сөембикә ханбикәбезнең тән сакчылары да сусауларын басканнар, чөнки, биредә, нәкъ Дөбьязда тупланган була алар. Шул изге чишмәнең якында булуы, бәйрәмгә җыелганнарны мәрхәмәтсез кояш кыздыруыннан коткара. Барып су эчә, Сабан туе карый торгач, көн узып та китте. Илфат – режиссер бәйрәм күренешләрен кадр-га ала, яшь артистлар Сәйдәш, Рөстәм белән генә көне буе эшли.
 
 
Чәй эчәргә тукталган арада: 
– Рәдиф абый, әз генә түз инде, Сабан туе барганда көрәш күренешләрен алып калырга кирәк, үпкәләмә инде, – дип җайлый тора. Теге ат җайлаган кебек инде, тагын шулай дәртләнеп китәм. Үзем эчемнән генә: «Киносы «черт с ним», ярый әле бәхеткә салкын чишмәсе бар бит», – диям. Көн кичкә авышкач, мәйдандагы халыкның күпчелеге таралышып беткәч, ниһаять, миңа да чират җитә. Кара джипка утырттылар да, имеш мәйданны, көрәш барышын күзәтәм. Минем малайны уйнаган Рөстәм Гайзуллин көндәшен Сәйдәш Камалиевны күтәреп бәрә дә, мин җиңел сулап куям, чит ил машинасы белән соңыннан кузгалып китәм. Алай гына түгел икән әле, кулъяулыгы белән маңгаемнан агып төшкән тиремне дә сөртеп алам. Шуның белән минем актерлык галәмәтем, бүгенгә тәмам, немецча әйтсәк, Гитлер капут! Илфат кына җылы карашын өзмәскә тырыша. «Рәдиф абый, үпкәли күрмә, инде, зинһар, кечкенә генә бер өзек өчен көне буе тотканга, син бит безнең яраткан абыебыз, синең биредә янәшә басып торуың гына да зур бәхет, дип сайрый. Ә мин кошлар сайравын чыннан да яратам. Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиевка, тормыш иптәше Энҗе Камалиева – ул да атказанган артист, иренә ияреп: «Рәдиф абыймы, Рәдиф абый ул бик чыдам, бик кешелекле кеше. Нишләп үпкәләсен әле», – ди. Мондый сайраулардан әллә күз яшьләрем, әллә тир тамчылары чирәмгә тып-тып тама...
 
– Рәдиф абый, менә ролеңнең сүзләре, караштыргалый тор инде яме, син кирәк булуга хәбәр салырбыз, икенче юлы иң беренче сезнең белән эшләрбез. Сезнең белән эшләрбез, дигәне, аның икенче Сабантуй ветеранын уйнаган бик талантлы шәхес Әмир Камалиев белән диюе инде. Менә шулай сандугачлар сайраган моң астында, өч-дүрт аебыз кино мәшәкатьләре белән үтеп тә китте. Вакыт узган саен, алдарак кичерелгән мизгелләр дә сүрелә, онытыла бара. Тик шулай да бөтенләй истәлекләрне сызып ыргытырга ирек бирмәделәр. 
 
– Рәдиф абый, иртәгә Сабада киноның презентациясе, ягъни тәкъдир итү була, кайтсагыз бик әйбәт булыр иде, Рәис Миңнеханов та килә, – ди. 
 
– Минем Саба районының җитәкчесен күп мәртәбәләр күргәнем бар инде, – дим, шаяртам.
 
Режиссер чынга ала: 
– Беләм, беләм, Рәдиф абый, ул да безнең киноны карарга килә, бер караган иде инде ул, иртәгә дә кереп чыгам әле, – ди. 
 
Әлбәттә, район җитәкчесенең килүе мине сөендерде, любишь, не любишь, төбәкнең бәге, җитәкчесе, атаклы Нургали абый малае бит!
 
Икенче көнне шыгрым тулы залга Рәис Нургали улы нотык тоткач, кино башланып китте. Күптән мондый эчтәлекле, татарның милли байлыгы, мең еллар буена кадерләп сакланып килгән Сабан туена багышланган әсәр караганым юк иде. Аның сценариен язган, тасмага төшергән режиссер, автор Илфат Камалиевка ышанычым, хөрмәтем тагын да артты. Юк-бар финанслар белән менә дигән фильм төшергән. Шундый кешегә ничек: «Талантлы кеше син Илфат энекәш», – димисең. Шул ук вакытта күңел рәнҗи, йөрәк әрни, татар кинолары төшерәбез, диеп, миллиардлар җиргә күмелсә дә, урланса да, рәтле-башлы әсәр күренгәне юк әлегә. Аллага шөкер, бар бит талантлы, фидакарь шәхесләребез, талантлы яшьләребез, артистларыбыз, язучыларыбыз бар. Ә үзеңнең туган телеңдә башкарылган тасманы карау аңлатып бетермәслек бәхет хисләре кичерергә мәҗбүр итә! Кая ул Празат Исәнбәт, Гали Хөсәенов, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиевлар, диеп аптырап, кайгырып йөргән бер буш чорда, фикер йөртә, анализ ясый, әсәрне үстерә белә торган режиссерыбыз да бар икән. Аны эшләтергә мөмкинлекләр тудырырга гына кирәк.
 
Үткән ел бик кызу, коры килде. Шул кояш астында кино төшерә торгач, корыч кебек чыныктык, каралдык. Әсәрдә рольләр башкарган артистларның дустанә мөнәсәбәтләре, бер-берсенә хөрмәт белән караулары соклану уятты. Әллә инде күптән аралашып яшәгәнгәме, минем өчен Әмире дә, Сәйдәш тә, Рөстәме дә, Гөлназы да, Хәлидәсе дә, Энҗесе дә, Мараты да, Фәрхәте дә, Альбинасы да, Илнары да, Алмазы да, Илүсә бәләкәй кызый да, Гөлнара, Илфаты да, Рамиле дә бик хөрмәт иткән иптәшләрем. Әсәрне тере, дөрес итеп уйный алганбыз икән, алар барысы да куючы режиссердан торды. Фильмны ике-өч кат карагач, артистларның уенында ясалмалык юклыгына инандым. Карате, бокс, көрәш алымнары кулланылган урыннар да табигый чыккан, һинд киноларындагы кебек маймылланулар биредә бөтенләй юк, киресенчә бар хәрәкәтләр дә чынбарлыктай караучыларга килеп ирешә! Иң мөһиме залда утыручы тамашачыларның артистларны басып бик озак алкышлавы, безнең барыбыз өчен дә зур шатлык иде, чөнки иң зур, иң объектив тәнкыйтьчеләр – алар безнең тамашачыларыбыз! Ә алар арасында район җитәкчеләре дә, танылган укытучылар, табиблар, китапханәчеләр дә бик күп иде. Халкыбызны татар көрәшенә багышланган әсәребез белән сөендерә алганыбызга без аеруча шат! Ә аның меңъеллык мирасын киләчәккә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыра баруыбыз, татар әдипләренең, сәнгатькәрләренең иң мөһим вә төп максаты. Безнең эшләгән эшебез бу өлкәдә бәлкем, бер генә тамчыдыр, ләкин, шул тамчылардан күлләр, диңгезләр җыела. Бу халыклар диңгезендә кинолы, илле, дәүләтле булып яшәргә безнең дә хакыбыз бар. Без зур тарихлы, олы мираслы, көчле милләт! Корыч менә шулай чыныкты!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк