Логотип
Сәнгать

Ләйсән - бик көнчел, Салават аннан да көнчелрәк...

яши, тигезлек тәэмин ителә дә инде. Салават-Ләйсән гаиләсенең бизмәне дә өзлексез хәрәкәттә, тирбәлештә, ахры. Татар җыр эстрадасына икәүләшеп килеп кергән әлеге парның: бүген сәхнәдә бер сыңарының...

яши, тигезлек тәэмин ителә дә инде. Салават-Ләйсән гаиләсенең бизмәне дә өзлексез хәрәкәттә, тирбәлештә, ахры. Татар җыр эстрадасына икәүләшеп килеп кергән әлеге парның: бүген сәхнәдә бер сыңарының гына балкуы, ә икенчесенең күләгәгә китүе ни-нәрсә белән аңлатыла? Кем кемне күбрәк ярата һәм кем кемнән ныграк көнләшә? Аларның гаиләсе яңа гына оешкан чорында − моннан унбер ел элек − тотрыклырак идеме, әллә бүгенме?

Шушы сорауларга без Ләйсән һәм Салават Фәтхетдиновлар гаиләсенең якын дусты, кайчакта хәтта арадашчы, «арбитр» ролен да үтәүче, Галиәсгар Камал исемендәге театр директоры Шамил Зиннур улы Закиров ярдәмендә җавап табарга тырыштык.

− Шамил абый, Сезне Салават-Ләйсән гаиләсенең бер әгъзасы дияргә дә ярыйдыр: кайчан карама, йә Салават үзе, йә бөтен гаиләсе белән Сезнең кабинетта, һәм, гомумән, театрда күренәләр.

− Әйе, атнасына дүрт-биш көн Салават Казанда була. Ләйсәндә артыннан килеп җитә. «Штаб-квартиралары», гадәттә, монда инде. Ул «квартира» минем күңелемдә дисәк, дөресрәк тә булыр. Аларга минем янда җылы, ышыктыр инде, мөгаен. Үземә дә алар белән күңелле.

− Алайса, гаиләнең эшләре, уртак серләре дә күз алдыгызда инде?

− Шулай диярлек.

− Салаватның сәхнәдәге сөйләвеннән дә, концерт сезоны барышында икесен бергә күргәләп тә чамаларга мөмкин: Ләйсән ирен өрмәгән җиргә утыртмый, шул ук вакытта узенең барлыгын да гел сиздертеп тора кебек. Бу нидән икән − Салаватны нык яратуыннанмы, әллә тегесенең үзен көйләтергә гадәтләнгән булуыннанмы?

− Билгеле бит инде − кая гына барса да, Салаватка кызларның күзе төшә, бик гашыйклар үзенә. Салават үзе дә кызларга битараф түгел. Шушы киң күңеллелеге хатынына көнләшергә азык та бирә бугай. Ә төп сәбәп, билгеле, Ләйсәннең үлеп яратуында. Һәм искитәрлек көнчеллегендә дә булса кирәк. (Аның бәхете дә шул, бәхетсезлеге дә, минемчә.) Элегрәк, бергәләп концертлар куйган чорларында, сәхнә артына кем керә, Салават белән нинди хатын-кыз сөйләшә, аңа кемнәр чәчәк китерә – Ләйсән hәркайсын күздән кичереп, каравыл- лап йөри иде. Ә бу нәрсә ирләрне котырта гына, минемчә, hәм андый чакта ир-ат «сулга» ычкынырга барыбер җай таба.

− Ә хәзер нәрсә үзгәрде?

− Хәзерме? Хәзер Ләйсән концертларда катнашмый. Гәрчә җырлыйсы, сәхнәдә күренәсе киләдер. Ләкин гаилә өчен бу яхшыга гына. Икесе арасындагы мөнәсәбәтләр күзгә күренеп җайланды, гармониялерәк була төште кебек.

− Менә, Ләйсән ярата, Ләйсән көнләшә, дидек. Нәрсә, Салават үзе бөтенләй дә көнчел түгелме әллә?

− Һa, Салаватмы! Ләйсән бер өлеш көнләшсә, Салават – йөз өлешкә күбрәк! Андый чакта усаллаша да белә. Ә болай ул бик тә гаилә җанлы кеше. Домострой кешесе дияргә була. Ир буларак, үзен иреккә күбрәк хаклы дип тә саный бугай.

− Алай икесе дә көнчел булгач, ничек моңа кадәр талашмый-сугышмый, аерылышмый гына яшәп киләләр соң? Димәк, кайсыдыр берсе акыллырак, күбрәк дипломатиягә ия булып чыга?

− Салават инде ул, билгеле. Аның дипломатиясе дә, политикасы да мең кырлы!

− Аралашуда бу ничегрәк күренә? Ләйсәнгә карата кырысмы ул, «ир−баш!» дигәннән чыгып эш итәме, әллә хәйләкәрме, юмалый беләме?

− Бик шаян, тапкыр, җор телле бит инде ул. Шул ягы белән алдырта бугай. Гел шаяртып, төрттеребрәк сөйләшә. Читтән карап торсаң, мөгамәләсе хатынына бәйләнү кебегрәк күренергә мөмкин. Ләкин бу шаярып бәйләнү генә.

− Ләйсәннең моңа ачуы кабармыймы?

− Юк, алар бер-берсенә күнеккән бит инде, бер-берсенең холкын яхшы беләләр. Минемчә, үзенә игътибар итмәсәләр, киресенчә, ачуы кабарыр иде. Хатын-кыз психологиясе шундыйрак, ахры.

− Күз алдына китерик: без дә рәсми рәвештә күп хатынлылык рөхсәт uтелде ди. Салават шул форсаттан файдаланыр идеме?

− Үзеннән сорасак, дөресрәк булыр иде, билгеле. Алай да, мин юктыр дип уйлыйм. Чөнки Ләйсән белән авылда ук табышканнар, җылаша-җылаша кавышканнар, гашыйк инде алар бер-берсенә. Хәер, теләсә нинди ситуациядә дә Салават гаилә башы, чын ир-егет булып калачак.

− Балаларына кемнең тәэсире көчлерәк?

− Салават гел юлда, өйдә ул сирәк була. Ә кайтып керсә, кызлары башта үзен кочаклап җылыйлар, аннары иркәләнергә тотыналар. Кечесен − Алинәсен бигрәк тә нык ярата, бераз узындыра да кебек әле. Зурысы, Лианасы, элегрәк сеңлесеннән көнләшә иде. Хәзер үсә төште, тынычланды бугай инде. Ә болай балалар hәрвакыт әниләре белән. Ләйсән аларны мәктәпкә илтә, алып-кайта, өйдә дә бергә алар. Димәк, әниләре тәрбиясе көчлерәктер.

Дәвамы бар

Флюра Низамова

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль, август

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк