Логотип
Сәнгать

Лилия Григорьева: “Милли сәнгатебезнең матурлыгын чит илләргә чыккач күрдем”

Төньяк боз океанынада да, Конгода, Таҗикстанның мамык плантацияләрендә дә кулыннан камерасын ычкындырмаган. Ә көннәрдән бер көнне тормышын үзгәртеп сәнгать белән шөгыльләнә башлаган.  “Иптәш кызым...

Төньяк боз океанынада да, Конгода, Таҗикстанның мамык плантацияләрендә дә кулыннан камерасын ычкындырмаган. Ә көннәрдән бер көнне тормышын үзгәртеп сәнгать белән шөгыльләнә башлаган.

 “Иптәш кызым халык иҗаты техникумына укырга керергә булды. Мин дә аңа иярдем”, – дип ничек чүлмәкче булуын сөйләп китте Лилия. Техникум белеме генә аз тоелгач, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Даниягә барып андагы керәч сәнгате осталарыннан яңа технологияләр өйрәнгән. Нәтиҗәдә, 15 ел буе эшләп килгән туристик фирмасын остаханә итеп үзгәртеп корган, бүген шунда иҗат итә, осталык дәресләре үткәрә.

 

“Балчык  әвәләүнең сәламәтлеккә файдасы зур, – дип аңлатты Лилия. – Бервакыт табиблар белән осталык дәресе үткәрергә туры килде. Балчык авырткан буыннарны дәвалый, дип искәрттеләр. Үзем исә бервакыт тәҗрибә үткәреп, шундый ачыш ясадым. Болыннан күп итеп ак чәчәкләр җыеп кайттым да, бүлеп, беришен – пыяла, калганын балчык савытка суга утырттым. Пыяла савыттагылар нибары өч көн утырды, балчык чүлмәктәгеләр ике атна шиңмәде. Песием дә яхшыны начардан аерырга өйрәнде. Балчык савытта торып чистарган суны гына эчә”.

 Лилия күптәннән инде татар бизәгенә гашыйк икән. Милли орнаментларыбызның онытыла баруына йөрәге сыкрый. Юкса сәяхәт вакытында аз санлы халыкларның да борынгы милли традицияләренә мәхәббәтен күргәне, тойганы булган. Ә без татарлар, гасырлардан килгән бәһасез сәнгатебез була торып, аны саклый, үстерә, күрсәтә белмибез. Сувенир кибетләребездә үзбәк, төрек савыт-сабалары тулып ята. Татарныкыларын исә берән-сәрән генә күрергә мөмкин. Анда да бизәкләрнең татарныкы булуы шик тудыра, чөнки, кызганыч ки, бизәкләребезне өстән-өстән генә өйрәнеп ясаучылар да бар. Милли савыт-сабаларны күпләп чыгару гамәлгә куелмаган. Лилия борынгы бизәкләребезне заманчалаштырып башкалабыз кунакларына күрсәтергә хыяллана.

Бүгенге ыгы-зыгыда балчык белән эшләү тынычландыра, хисләрне, фикерләрне бер тәртипкә салырга ярдәм итә, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Л.Григорьеваның остаханәсенә дәресләргә гаиләләре белән килүчеләр дә бар. “Бервакыт әнисе белән бер кыз килде, – диде Лилия. – Моңа кадәр бер-беребезгә ят булганбыз икән, моны шушында килгәч кенә аңладык, диделәр. Чыннан да, бүген адәм балаларының утырып бер-берсе белән күзгә-күз карап сөйләшергә дә вакытлары юк бит. Ә бергәләп балчык әвәләү, бер-береңнең кул җылысын тою , янәшә утырып эшләү, дөнья мәшакатьләреннән арынып тору тугынлык җепләрен ныгытып җибәрергә мөмкин”.

 Остаханәдә гашыйк парлар да еш кунак була. “Егет һәм кызларның дүрт кул белән эшләүләрен, бер төрле сулауларын күреп күңел сөенә. Керәч остаханәсе – егет һәм кызлар өчен бер дигән очрашу урыны ул,”, – дип нәтиҗә ясап куйды остакул.

Л.Григорьевада кунакта балалар да еш була. Төркем –төркем килеп туган көннәрен үткәреп китәләр икән. Берочтан үзләре ясаган чынаяк-тәлинкәләрне дә алып китәләр.

Киләчәктә Лилиянең шәкертләре дә татар милли бизәген, керәч сәнгатебезне сакларга, яңартырга ярдәм итәр дип өметләнеп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк