Логотип
Шоу-бизнес

Эльмира Галимова: Бу кешене миңа Ходай язган

Россия күләмендә генә түгел, Италия, Германия, Австралия, Словакия һ.б. илләрдә симфоник әсәрләре тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән Татарстан һәм Россия композиторлар берлекләре әгъзасы, сәнг...

Россия күләмендә генә түгел, Италия, Германия, Австралия, Словакия һ.б. илләрдә симфоник әсәрләре тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән Татарстан һәм Россия композиторлар берлекләре әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге беренче Халыкара конкурс лауреаты, М.Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе әгәр дә иҗат сукмагына таба борылмаса, гомер күпереннән янәшә атлаячак ярын кайда очратыр иде икән?

Иҗат сукмагында…

Ә бит ул табиб һөнәренә кызыккан. Музыка исә нечкә күңелле, хисле кыз баладан бер тотам да калмаган. Өч яшендә аңа уенчык пианино бүләк иткәннәр. Өстендә серле билгеләр, үзләре нота дип атала икән. Әти-әнисе нота өйрәнә торган китаплар да сатып алган. Эльмира шигырь ятласа да, аны авыз эченнән генә көйгә салган, музыка мәктәбендә укыганда исә беренче тапкыр әнисе турында җыр уйлап чыгарган. Иҗат сукмагына әнә шулай тәүге адымнар ясалган. Унике яшендә ул Рәшит Кәлимуллин белән танышкан. Композитор аның эшләрен бәяләп: «Синдә сәләт бар!» – дигәч, иңнәренә канатлар үскән кыз бер-бер артлы фортепиано, флейта, скрипка инструментлары өчен пьесалар, соңрак сонаталар язарга тотынган. Шулай итеп, көйләр язу яшәү рәвешенә әйләнгән. Яшьтән үк эстрада белән мавыккан Эльмира 38 дипломга ия, төрле балалар конкурсы лауреаты. Әмма ахырдан музыка жанрының һәркемнең дә теше үтмәстәй үтә дә катлаулы өлеше күбрәк үз ягына аударган. Танылган композиторның 2015 елда «Дөньяны ноталар белән сурәтлим» дип аталган авторлык концерты С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган иде. «Сөембикә канаты» арт-операсымы ул, «Мегаполис», «Симфоник аллегория», «Дүрт стихия» симфоник картиналарымы, һәрберсе тамашачының йөрәк түренә үтеп кергән иде. Ничек үтмәсен икән! Көй агышында чишмә челтерәве дә, таш-таулар иңрәве дә ишетелә, баш очыннан ап-ак болытлар агыла, җил иркендә тирбәлгән чәчәкләр күзне иркәли. Композитор безне якты, матур хыялый образлар белән күрештерә… Аның көйләре шифалы. Чөнки ихлас. Чөнки чиста. Эльмира бер урында гына таптанмыйча һаман эзләнә. К.Тинчуринның моңарчы беркайда да уйналмаган һәм Минзәлә театры сәхнәләштергән «Каракүз» драмасының музыка авторы да ул.

 

Мин бу эшкә зур җаваплылык тоеп керештем, – ди Эльмира. – Аны музыкаль кыйсса дип билгеләделәр. Моңарчы әлеге драматургның иҗатына С.Сәйдәшевтән гайре мөрәҗәгать итүче юк иде. Шулай ук быел май аенда К.Тинчурин театрында «Беренче мәхәббәт»не (Илһам Гали әсәре) куйдылар. Баш режиссер Р.Заһидуллин миңа – көй авторына: «Эльдар Рязанов фильмнарына хас лирика кирәк», – диде. Ул минем комедия жанрында тәүге хезмәтем булды.

«Тәүбә, тәүбә!»

Беренче мәхәббәт… Хәер, мәхәббәткә «икенче, өченче» дигән саннар сугарга ярый микән? Яшь чагында Эльмира да хисләр өермәсендә бөтерелгәндер. Ләкин аңарда: «аһ, үлеп-бетеп гашыйк идем», – дигән төчелек юк. Күңелдән тулып ташыган хисләр, мөгаен бүген сәнгать әсәрләренә сыйгандыр.

Хәтерлисездер, бездә «Сандугач керде күңелгә» дигән фестиваль оештырганнар иде, – дип сөйли Эльмира ханым. – Аны Гөлсинә Гайнетдинова белән Рәкыйп Гаффаров җитәкләде. Шушы чарада өлкән сыйныф укучылары катнаша иде. Мин анда 1998 елда «автор-башкаручы» номинациясендә җиңдем. Ике елдан соң барлык лауреатларны бергә җыйдылар. Театраль тамаша әзерлибез икән. Гөлсинә апа миннән: «Синең дуэтың юкмы?» – дип сорады. «13 яшемдә язылган «Аңлашу» дигән җырым бар», – дидем. «Яңа гына Илнар Гәрәев Гран-при алды, аның белән икәү шуны җырларсыз», – диделәр. Минем дуслашып йөргән егетем Илнур режиссер ярдәмчесе иде, ул да кыстагач, мин ризалаштым. Без җырладык, концерт әйбәт үтте. Апрель ае иде ул. Шуннан соң Илнар белән элемтә өзелде. Көз җитте. Егетем белән ачуланышкан чагым иде, ул көнләшеп җаныма тия иде. «Эшем дә күп, сине көйләргә вакытым тыгыз», –
дип аралашуны өзәргә булдым һәм: «Моннан соң бер егет белән дә очрашмыйм», – дип тәүбә иттем. Миндә мәхәббәт кайгысы идемени, иҗат белән шөгыльләнәм, музыкалар язам. Мин музыка училищесының 4 нче курс студенты идем, беркөнне таныш түгел бер кыз: «Минем абый җырчы, сез аңа матур гына җыр язып бирмәссез микән?» – диде. «Ярар», – дидем, үтенечен кире какмадым. «Абый үзе килеп ала», – диде кыз. «Заказ бирүчем» Илнар Гәрәев икән. Шуннан соң ул ниндидер сәбәпләр табып минем белән аралаша башлады.

Унөч ел бергә!

Тәүбә бозыла шул. Фестивальдә үк кызга күз аткан Илнар белән аралар якынайган саен якыная. Өч елда егет әллә ничә мәртәбә өйләнешү турында сүз кузгата, тик Казан консерваториясендә укыган Эльмира гына ашыкмый: аның тәкъдимен кире кагар өчен нинди генә хәйләләр уйлап тапмый ул. Хәтта ки, «Без төркемдә икәү генә, руслар әйтмешли «штучный товар», әгәр укытучылар кияүгә чыгуымны сизсә, кырын караячак», – дип тә аңлата. Илнар үгетли-үгетли барыбер үз дигәненә ирешә: 2003 елда яшьләр өйләнешә. Сәхнәдә без аларны бергә күргәндә: «Бигрәк матур пар», – дип соклана идек. Күпләр әле аларның ирле-хатынлы икәнен дә белми иде.

Гаилә төзегәч, еллар узган саен хисләр үзгәрә, бер-береңә ияләшү, яраклашу китә, тормыш үз кануннарына буйсындыра, – ди Эльмира ханым. – Бу кешене Ходай миңа язган, аннан да кулайрагы юк», – дип яшисең. Кайчакта ир белән хатын арасына хыянәт кереп кысыла. Шул хакта күп кенә гыйбрәтле хәлләр ишетәм дә, күңел дәфтәренә җыеп куям. Нинди генә очракта да хатын-кыз гаиләсен таркатмаска тырыша. Индирабыз тугач, бәхетебез тагын да түгәрәкләнде. Илнар кызын яратып туялмый. Ул аның 30 яшенә бүләк, иртәгә юбилей дигән көнне дөньяга аваз салды. Индирага инде 8 яшь. Музыка мәктәбендә укый, бик матур җырлый һәм үскәч, табиб булам, дип хыяллана.

Бер казанга ике тәкә башы…

Сыя! Икесе дә талантлы икән, сыя! Галимова-Гәрәевлар кисәк кенә эстрададан читләште. Эльмираның сәбәбе аңлашыла: профессиональ композитор дәрәҗәсенә күтәрелде. Ә популяр җырчы Илнар Гәрәевкә ни булган? Нишләп ул, тамашачысын җыр-моңыннан мәхрүм итеп, сәхнәдән төшкән?

Илнар ялагай түгел, кемгәдер тәлинкә тотып, кемгәдер ялынып, этелеп-төртелеп йөрмәде, – ди Эльмира ханым. – Эстрададагы зәвыксызлык та гайрәтебезне чигерде. Бүген ул бүтән өлкәдә эшли.

Язмыш ир белән хатынны кайгы бизмәненә куеп та үлчи. Эльмираның башта әнисе авырый, аңа операция ясатып, аякка бастыргач кына әтисе чирли.

– Әтине саклап тугыз ай хастаханәдә яшәдем. Өйгә кайтмыйча! Тугыз ай! Тузгак ир булса, чәпчер, нишләп анда ятасың, бүтән туганнарыгыз белән чиратлашып тәрбияләгез, дияр иде. – Эльмира мәрхәмәтле иренең игелеген әле дә онытмый. – Әтигә передача ташыды әле. Хастаханәдән чыккач та, әтине ике ел карадык. 

Нинди генә биеклекләр яуласа да, Эльмира Галимова өчен гаилә – изге төшенчә. Өендә ул кызының ягымлы әнисе, ә иренең сөйкемле хатыны…

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк