Күңелнең кузгалган мәле

         Җаныңның ваклыгын заманга сылтама дияргә яратсак та, бүгенге заман үзе дә  шактый болгавыр һәм чуалчык, хәтта тынгысыз булып чыкты. Заман үз чиратында медицинаны да, аның даруларын да “күтәрәмгә” чыгарды. Шуңа күрә дәваның яңадан яңа ысулларын эзләү бик тә мантыйклы булыр. Хәер, аны әллә кайлардан эзләп торасы да юк, ул безнең көндәлек тормышта, ул да булса, театр бинасында гына икән. Әлбәттә, безнең максат дәвәлау ысуллары белән шөгыльләнү түгел, безнең бурыч театрның шундый көче барлыгын укучыга ассызыклап күрсәтү генә.

 

 

         Театрда күрсәтелгән һәр спектакль тамашачыга нинди дә булса берәр вакыйга, урысчадан калька итеп тәрҗемә кылып әйтсәк,  “тарих” сөйли. Кешеләр тарихын, язмышлар тарихын сөйли, дөресрәге, күрсәтә. Матур мәгънәсендә  әйткәндә,  кеше “гайбәтен” сөйли-сөйли күрсәтә,  күрсәтә-күрсәтә сөйли. Ә халык гайбәтне бик ярата, дөресен генә әйткәндә, үлеп китә гайбәт өчен безнең тамашачы!Әгәр дә әлеге тарих шәп сәнгать дәрәҗәсендә дә сөйләнсә, бигрәк тә инде!  Ошбу гайбәт-тарих-спетакльнең кульминациясе вакытында залдагы тамашачы  хәтта дөньясын онытырга мөмкин!  Бу очракта зал сәхнәдән коточкыч зур уңай энергия ала. Фәндә моны “катарсис” дип атыйлар.

 

         Бу элек электән шулай булган. Заманында Толстой һәм Достоевский романнарын  дөнья укыган! Чехов пьесалары буенча Станиславский куйган спектакльләргә эләгү  өчен Мәскәү яшьләре атналар буена чират торган. Рухи азык өчен, әлбәттә.Катарсис галәмәте бу!

 

Америкада чәчәк аткан бүгенге шоу-бизнеска теге заманнарда МХАТ гастрольлләре нигез салганлыгы да мәгьлүм.

 

Тамашачы театрга килгәндә бернинди эмоциясез, хис-тойгысыз килә, тамашачының бу күңел халәтен  хәтта кайбер режиссерлар “эт борыны кебек салкын тамашачы” дип атарга яраталар. Өстәвенә һәркешенең артыннан көндәлек мәшәкать-проблемалары да ияреп килә театрга. Менә шул тамашачыны спектакль ике сәгать башка дөньяда яшәтеп,  аның җанын “иләкләп” алырга тиеш була. Ә моңа ничек ирешергә икәнлеге хакында язу  безнең сәхифәнең төп темасы булмаса да ошбу нисбәттән бер кызыклы мисал китереп узыйк әле булмаса.  Сугышка чаклы М.Горький исемендәге киностудиядә иң беренче тавышлы фильм төшерергә җыеналар. Сюжет буенча бер дуңгыз баласы начальник кабинетына керергә һәм аның кулындагы кәгазьне тартып алып чәйнәп йотырга тиеш була. Әлбәттә инде атаклы Дуровка мөрәҗәгать итәләр. Чөнки чучка эт түгел бит, аны ничек өйрәтмәк кирәк ди?!

 

         Дуров риза була һәм зур суммада гонарар-акча сорый, ике тартма варенье, ике тартма коньяк,  өстәп үзенә  тагын биш дуңгыз баласы бирүләрен дә үтенә. Директор авыруга сабыша яза,  чөнки беренчедән гонорары бик зур, өйрәтүче өстәвенә тагын биш дуңгыз баласы да аләп итә! Ләкин нишлисең, сәнгать хакына риза булалар.  Дуров моның өчен ике ай вакыт кирәк булыр ди һәм шуңа кадәр борчымауларын үтенә.

 

         Репетициягә  бер атна кала директор хәлләрне белергә циркка килә. Дуровның абзарында бер генә чучка баласының гына йөргәне күренә. “Калганнары кайда?” – дип сорый директор аптырап. “Суеп ашадык!” – дип җавап бирәләр тегеңә. Ике тартма конъяк кайда?” “Коньякны эчеп бетердек”! Дирекорның коты ботына төшә, фильм өзелер, барып чыкмас дип курка ул.

 

Төшерү көнне Дуров үзенең чучкасын студиягә алып килә һәм үзләренең нишләргә тиешлеген сорый. Чучка баласы бүлмәләр буенча йөрергә, аннан соң начальник кабинетына кереп, аның кулындагы документны алып чәйнәргә тиеш диләр тегеңә.  Әлбәттә, моның барып чыгасына киностудия халкы һаман ышанып  бетми әле. “Моны төшерү өчен ничә көн кирәк булачак ?” – дип сорыйлар Дуровтан. Ул” Хәзер үк төшерәбез!” – ди һәм эшкә керешәләр.

 

Дуров бер банка варенье ала да аны чучка үтәргә тиешле юл буенча сылап чыга, аннан соң директор кабинетындагы өстәл өстендә яткан  документка да бераз тигезеп ала. Дуңгыз баласын “маршрут” буенча җибәрәләр һәм ул барысын да төгәл, дөрес итеп башкарып чыга! Кино директорының моңа бик тә ачуы килә, шундый гап-гади нәосә өчен син котырган гонорарлар сорадың, ике тартма конъяк, кыскасы, күпме чыгымнар китте шул юк кына нәрсәгә ди! Юк, түләмим дип дулый ул! Дуров аңа: “Мә, чучка,  мә,  варенье! Үзегез төшерегез дубльләрне !” – дип ташлап китмәкче була. Ләкин бу эшне аннан башка башкарып чыгып булмаслыгын аңлаганнан соң Дуровны туктатып калалар һәм түләргә ризалашалар. Менә сиңа сәнгать! Беркараганда бик гади дә кебек! Ләкин һәр эшнең үз остасы була. Ләкин иң әһәиятлесе бу түгел, тң әһәмиятлесе шунда ки, театрда драматург-режиссер бөтен бер спектакль барышы буенча “варенье” ягып чыгып, тамашачыны сәгатьләр буе урыннарында тотып утыралар!

 

Сәхнәнең тамашаны тотып тора торган икенче элементы, ул –кичереш. Спетакль башланып андагы геройлар белән якыннанрак танышканнан соң тамашачы аларның һәр гамәле өчен йә шатланып, яисә борчылып утыра башлый. Менә шул уртаклашу (сопереживание) дип атала. Шуның янәшәсендә үк читартта   герой  язмышына  тәңгәлләштерү (идентификация) тора. Тамашачы герой белән бергә яши башлый.

 

         Ләкин идентификация ул гадәттә аңнан бәйсез( подсознательно)  рәвештә бара. Күмәк аң безнең эчтәге “Мин” аша хәрәкәт  итәргә керешә.  Боларга сәхнәдәге геройларның шатлыкларын үзеңнеке итеп кабул итү, кайгыларын үз йөрәгең аша кичереп утыру һәм башкалар керә. Бу гамәл исә үз чиратында тамашачының күңелен сафландыра.

 

Игьтибар итсәгез:  яхшы һәм  оста куелган спетакльдә әүвәл геройның уңай яклары күрсәтелә, шул рәвешле тамашачы аны кабул итеп, яратып өлгерә, тора-бара кимчелекләр дә килеп чыга. Әлбәттә, тормышта  аларсыз гына булмый икәнлеген һәркем аңлый.

 

“Гамлет”ны алыйк. Әтисе үлү сәбәпле Гамлет чит илдәге укуын өзеп, өенә кайта. Баксаң, әтисе үлеме белән үлмәгән, аны үтергәннәр икән! Бу хакта аңа әтисенең өрәге әйтә. Тагын шуны белә Гамлет: әнисе атасын үтерүчегә кияүгә чыгарга җыена! Һәркайда ялган, алдау, алдану, сатлыкҗанлыклык, икейөзлек һәм рухи пычраклык! Нишләргә Гамлетка бу очракта? Әүвәл аның да кулына кылыч аласы килми. Ләкин шунсыз боларга карәшы көрәшеп булмый икән!..

 

Урта гасырларда (5 гасыр гомер үткән бит инде канә!)Гамлет атлы яшүсмерне чолгап алган әлеге пробелмалар безнең тормышта да буа буарлык! Шуңа күрә тамашачы аны караганда үзенекеләрне уйлап, исенә төшереп утыра. Гамлетның җиңүен тели, аңа шулай рәхәт булачак,  шул рәвешле үз проблемалары да хәл ителгән кебек тоелачак! Сәнгатьнең серле һәм сихри көче дип атала бу!

 

Менә шул. Йокымсырый башлаган йөрәгеңне уяту өчен, җонлана башлаган җаныңны чистарту максатыннан, күңелеңне  бер уйнатып алу өчен театрга барып кайту безгә бик тә мәслихәттер... 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
226
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Иркә: «Бу сорауга беркайчан да җавап бирмим»
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
  • Связь поколений
Реклама
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы