Логотип
Шоу-бизнес

Ялгышмы, язмышмы?

Йомшак күңелле ул – әнигә охшаган, ә мин нәкъ әти инде… Тиз кызып китәм, дуамаллыгым да бар. Шуңадыр, абыемның дуслары белән уртак тел табу авыр булмады, урамда шау-гөр килә идек. Хәзер инде без бал...

Йомшак күңелле ул – әнигә охшаган, ә мин нәкъ әти инде… Тиз кызып китәм, дуамаллыгым да бар. Шуңадыр, абыемның дуслары белән уртак тел табу авыр булмады, урамда шау-гөр килә идек. Хәзер инде без бала-чага түгел. Үстек…

Абыем Казанда укуын тәмамлап, шунда эшкә урнашты. Әти белән әни аның белән бик горурлана. Бик акыллы шул ул безнең. Авылда эш юклыктан мине дә шәһәргә озаттылар. Укырга кердем, тиздән диплом алам. Йөргән егетем дә бар, диплом алуга туй итәбез ди. Кыскасы, барысы да үз чираты белән әкрен генә тәгәри. Тик… абыем өчен бераз борчылам. Эшенә бирелеп, өйләнергә ашыкмый. Кызлар белән йөрергә аның вакыты да юк, чөнки эшкә иртән чыгып китә, кич кайта. Үзем дә бик сирәк күрәм әле. Соңгы арада ул бер кыз белән аралаша башлады. Кәефе күтәренке, телефон экранына елмаеп, шул кыз белән языша. Гаилә, балалар, бүләк алу кебек темаларга ачылып сөйләшергә тарсынмый. Алыштырып куйдылар диярсең! Аның өчен бик сөенеп, өйдәгеләргә дә ым кактым. Кызлар шундый бит инде алар, эчкә корт керде, теге кызның кем икәнен беләсем килде. Фотоларына караганда начар кешегә охшамаган, чибәр, йөзендә сабыйлыгы да бар. Дус була алырбыз дип сөендем. Уртак дусларыбыз да бар икәне ачыкланды. Бу кыз турында сораштыргалый торгач, хәйран мәгълүмат тупладым. Яхшысына караганда яманы күбрәк булды. Абыема бөтенләй дә туры килми бит бу кеше, дигән уй башымнан чыкмый. Бәхете дип йөргән кешесе бәхетсезлегенә әйләнер дип борчылам. Сеңелләре абыйларын көнли дигән сүз ишеткәнем бар, бәлки, анысы да бардыр. Ләкин дус дип йөргән кызлары да аның турында шундый фикерләр әйтә икән, димәк, бу сүзләрдә күпмедер дөреслек тә бардыр. Әниләргә берни дә сөйләмәдем, борчылачаклар. Киңәш сораучым башка юк… «Сәхнә» журналы редакциясе, киңәш бирегезче. Кешедән ишеткән сүзләргә ышанып дөрес эшлимме? Абыема ничек ярдәм итим? Әллә кысылмаскамы?

Алинә, Балтач районы

Булат Нигъмәтуллин, җырчы: Алинә, үзем абый буларак бәлки сиңа файдалы киңәшләр белән булыша алырмын. Ашыгып фикер йөртергә ярамый. Бик борчылсаң да, артык кысылма, адымнарыңны җайлап, уйлап эшлә. Беренчедән, син кеше сүзенә ышанып, бер дә дөрес эшләмисең. Бу начар сүзләрне сиңа җиткерүче үзе үк тискәре кеше. Икенчедән, алар бит әле өйләнешергә җыенмый. Бер-берсен якыннанрак белергә вакытлары җитәрлек булыр. Мәхәббәт дигән хис тәэсирендә канатланып очып йөрү тиз уза, менә шуннан соң мөнәсәбәтләргә бераз акыл белән карый башлыйсың. Кеше сүзенә ышанып, абыең сайлаган кызны начар итеп кабул итмә, чөнки ир-ат үзенә тормыш итәрдәй пар сайлый. Абыеңны хөрмәт итсәң, ул сайлаган кешегә каршы чыкма.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Киңәш сорап яки киресенчә, ярдәм сорап язган хатларыгызны saxna@mail.ru һәм Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт «Сәхнә» журналы адресларына җибәрә аласыз.

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк