Логотип
Шоу-бизнес

«Яратам» дип «егылмадым»

   Хәтерлисездер, узган гасырның 80 нче елларында аның исеме телләрдән төшмәде. Бүген яшьләр мөкиббән киткән заманча башкаручылар сыман, ул да сәхнә күркенә әйләнгән иде. Шөкер, җырчы вакыт сынавын...

   Хәтерлисездер, узган гасырның 80 нче елларында аның исеме телләрдән төшмәде. Бүген яшьләр мөкиббән киткән заманча башкаручылар сыман, ул да сәхнә күркенә әйләнгән иде. Шөкер, җырчы вакыт сынавын узды, әле дә Искәндәр безне җырлары белән сокландыра. Без беләбез, иҗат әһелләренең җанатарлары, асылда, хатын-кыз. Заманында яшь җырчы бик күп туташ-ханымнарның йөрәген яндыргандыр. Аның шәхесе белән кызыксыну арткан саен артты гына. «Искәндәр кем белән яши икән? Искәндәр кемгә өйләнгән икән? Мәхәббәте кем икән?» – кебек сораулар минем генә, әллә ничә танышымның төн йокысын качыра иде. Хәзер генә «җырчыларымыз» интернетта үзе турында ниләр генә язмый, инде без аларның туачак балаларының исеменә кадәр белеп торабыз. Ә Искәндәр чорында сәнгать кешесенең шәхси тормышы сер томаны белән уратылган, төп «чыганак» – гайбәт иде. Аны Римма Ибраһимова белән дә йөри дигән имеш-мимеш тараттылар. Артистның нәкъ менә Римма ханым бригадасында эшләгән чагы иде. Икәү бергә күренгәч «озын телләр»гә җитә калгандыр. Ә егет гаиләле булу турында уйлап та карамый. Аңа җырларга кирәк! Ул уйламаса да әрсез кыз-кыркын тик ятмый шул: концерттан соң сагалап, мәхәббәт аңлаталар, гыйшык белдереп хат язалар. И-и, күрсә дә күрә икән җырчы башы! Әле бит тавыш кына әсир итми, төз буйлы, кара күзле чибәр Искәндәр тышкы кыяфәте белән дә һуштан яздыра. 
 
Җаныма якын
Аллаһы Тәгалә насыйп ярымны Чистайда очратыр дип, мөгаен ул уена да китермәгәндер.
 
Римма Ибраһимова белән ул якларда концерт куйганда Факия исемле кыз белән таныштым, – ди Искәндәр. – Хыялымда мин сайларга тиеш парым нечкә билле, озын толымлы чибәркәй иде һәм Факия шушы таләпләргә туры килде. Әнисе клубта эшләгәч, кыз артистлар белән аралашкан. Безнең аралар вакыт-вакыт өзелә, чөнки мин айлар буе гастрольдә була идем. Кыз ошаса да, өйләнергә ашыкмадым. Күтәрелеп кенә киләм, халык концертларыма агыла. Хөкүмәт җитәкчеләре алдында чыгыш ясыйм. Берсендә партия өлкә комитетына чакырдылар. Зур гына түрә корсагыма төртеп: «Үзең ябык кына, мондый көчле тавыш кайдан чыга соң?» – дип шаккатты.
 
Бер бүлмәле фатирга тиенгәч тә, егет әлегә оя корырга ашкынмый. Гәрчә Факия аны сәфәргә озатып, каршы алып торса да, үзе әйтмешли: «Иң олы мәхәббәтем – сәнгать иде, шуңа күрә «яратам» дип «егылмадым». «Мине кулга төшерергә тырышучылар күп иде, яшермим, – дип көлә җырчы. – Өеңә киләләр, эчкән чәшкеләрен дә юмыйча калдыралар иде. Ә Факия чиста-пөхтә, тыйнак-сабыр, җаныма да якын».
 
Таныштырырга гына кайткан җирдән…
Искәндәр сөйгәнен әниләре белән таныштырырга дип (таныштырырга гына!) Чирмешәнгә алып кайта, анда апасы: «Әйдәгез, никах укытабыз!» – дип, буйдак тормышка нокта куйдырта. Никах та укытыла, авыл советында паспортларга тамга да сугыла. Казандагы фатирда егермеләп туган-тумача, дус-иш белән туй мәҗлесе дә үткәрелә. Кыскасы, артист хыялындагы кыз белән гаилә корып җибәрә. Икенче көнне исә… гастрольләр. 30 ел аны Факиясе каршы ала, озатып кала. Гаҗәп, Искәндәрнең бармагы һаман балдаксыз! Ул аңа кыршау шикелле тоела микән дисәк, сәбәбе гап-гади икән: яратмый. «Балдак ише нәрсәләрне әби-бабайларыбыз 
да кимәгән, аңа карап кына бер җирләре дә кителмәгән», – ди. 
Аның кыйбласы – сәхнә
Ирле-хатынлы Биктаһировлар ике малай тәрбияләп үстергән. Олы уллары Сәйдәш өздереп тальянда уйный. Кайчакта без аны әтисе белән бергә сәхнәдә дә күрәбез. Киленнәре Гөлчәчәк Гайфетдинова Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәләтле артисткасы. Әби-бабайны Саҗидә белән Җәннәт исемле оныклар белән сөендергәннәр. Төпчекләре Ихтияр әлегә башлы-күзле түгел. Кызганыч, егет Ирек Мөхәммәтов, Майя Плисецкая, Николай Цискаридзе кебек мәшһүрләр белән танылган Мәскәү хореография академиясенә укырга керә дә, биюләрне күңелем тартмый дип, ташлап кайта. 
Әгәр без Искәндәр Биктаһировлар: «Гомер узган, туннар тузган, Факия ханым инде көнләшмидер?» – дип сорасак һәм ул: «Юк», – дисә, ышанмас идек. Җырчының быел юбилей елы. Ә артист картаерга һич тә теләми: һаман төз гәүдәле, күзләре һаман ут яна, ә тавыш – бәгырьне айкаган моңлы тавыш, үзгәрми, яңа төсмерләр, яңа аһәңнәр белән баетыла гына. Димәк, аның иҗатына гашыйк тамашачы кимеми.
 
– Артист дөньясы үзгәрәк, – ди Искәндәр. – Сәхнәдә берәрсе чәчәк бирсә дә, хатын: «Кем әле бу?» – дип кызыксынырга мөмкин. Шылтыратсалар да, әзрәк шик белдерә.
 
Ә сакта тугрылык. Аның кыйбласы – сәхнә. Өйгә бары тик моң тулы җыр гына кайта.
Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк