Логотип
Шоу-бизнес

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә!..

Сиксәненче еллар башында татар эстрада сәнгате күгендә яңа йолдыз кабынды: Зөһрә йолдыз! Шаулы еллар иде бу. Күктән төшкән тәлинкәләрдән шомланып, илдәге икътисади-сәяси тотрыксызлыктан халыкның тәмам...

Сиксәненче еллар башында татар эстрада сәнгате күгендә яңа йолдыз кабынды: Зөһрә йолдыз! Шаулы еллар иде бу. Күктән төшкән тәлинкәләрдән шомланып, илдәге икътисади-сәяси тотрыксызлыктан халыкның тәмам гаҗиз чагы иде. Ничектер, нәкъ шул чорда тамаша заллары тулып, сәхнәләр гөрләп торды. Күрәсең, дөнья ыгы-зыгысыннан башын кая куярга белмәгән халыкның җанына азыкны газиз моңнан эзләве булгандыр инде.

1988 елда уздырылган халыкара «Татар җыры» конкурсында Зөһрә Шәрифуллина икенче урынны яулый. «Татарстан яшьләре» газетасы уздырган анкеталар нәтиҗәсе буенча да Зөһрә Шәрифуллина халыкнын иң яраткан җырчыларының берсе булып таныла. Зөһрә чибәр! Зөһрә яшь! Зөһрә татар моңына гашыйкларның сөйгән кызы! Көянтә-чиләген калдырып Айдан сикереп төшкәнмени Зөһрә сәхнәгә.

Шулай да... шулай да ник Зөһрәне аерып ярата халык? Ник Зөһрә дип яна яшьләр? Моның сере нидә? Моны без Зөһрәне тыңлый-тыңлый аңладык. Жанның иң нечкә кылларын тибрәтер моңына йөрәк җылысын да кушып җырлый икән Зөһрә, Зөһрәбез. Нәфис буй-сыны, сөйкемле карашы, ягымлы елмаюы белән бөтен тамаша залын әсир итә икән Зөһрә, бәгырьләрне айкый, хисләрне бөтереп ала икән шул бу җырчы. Хәтта шаян җырларында да аның йөрәк түреннан аккан моңын тоясың. Татар моңлы халык шул ул. Зөһрә дә залны моң бишегендә тибрәтә, хәтер төеннәрен чиштерә. Үзен халык күңеленә алып кергән «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Нигә яна йөрәгем» җырларын гына тыңла син аның! Милләтнең тирән төпкеллердә яткан моң-зарына җан сулышы өстәп, яңа буын хәтеренә сала ул җырларны. Концерт тәмам. Зал hавасы алкышлардан тирбәлә. Күпләрнең Зөһрә белән аерылышасы килми. Алар аның ишектән чыкканын көтеп торалар, аңа матур-җылы сүзләрен әйтеп калырга ашыгалар. Әйе, җыр сөючене алдап булмый. Үзе белән бер рухта сулаган җырчы гына аның ихтирамын яулый. Халык мәхәббәтен яулый һәм ике дистә ел дәвамында шуны саклый белгән Зөһрә җырчыбыз үз сәнгать сукмагының башы турында болай ди:

− Мин бәләкәйдән өйдә үзем генә калсам, җырларга ярата идем. Күршебезгә килен булып төшкән Мәсхүдә апа безнең өй яны тыкрыгыннан суга йөргәндә, минем җырлаганымны гел ишетә икән. Бер көнне ул безгә керде дә: «Сеңлем, бик матур җырлыйсың, син музыка мәктәбенә йөр әле», − диде. Бардым мин анда. Ишек төбендә басып торам. Бер апаны күреп, «Мәсхүдә апа кирәк ие», дим. Ул анда баяннан укыта икән. Тәки йөреп киттем мин Мәсхүдә апа классына. Әнкәй әткәйнең пенсиясенә баян алып кайтып бирде.

Дәвамы бар

Язилә Абдулкадыйрова

«Сәхнә» журналы 2014 ел, июль-август

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк