Заворотнюкның хәле ничек?

Актриса ике ел яман чиргә каршы көрәшә. 3 апрельдә аңа 50 яшь тулды.
Барысы да алай ук начар түгел икән. Анастасия Заворотнюкны дәвалауда яхшы тенденция бар.
Бу хакта 2 апрельдә, «Комсомольская правда» да күзәнәкләрне пролиферацияләү лабораториясе мөдире, Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Петр Чумаков белдергән.
«Бу гаҗәп, әмма Анастасиянең барысы да, гадәттә, глиобластомадагы кебек, начар түгел. Кагыйдә буларак, мондый диагноз белән хәл начар якка бик тиз үзгәрә. Ә Заворотнюк инде ике ел көрәшә, һәм аның тенденциясе яхшы», – дип ассызыклый Чумаков.
Ул искәртеп узганча, актриса Петров исемендәге Санкт-Петербург онкология институтында эксперименталь иммун терапиясен узган: «Анда аның яман шеш күзәнәкләрен алганнар һәм аларга каршы махсус Т-лимфоцитлар «өйрәткәннәр», аннары шешкә һөҗүм итсеннәр өчен аларны пациентның организмына керткәннәр».
«Заворотнюк очрагында бу уңай нәтиҗәләр биргән, күрәсең. Һәрхәлдә, аның хәле начараймый. Дәваламасаң, андый хәл булмый», – ди Чумаков.
Чыганак: Кызыл таң
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте