Логотип
Син дә хаклы

«Әйдә, хатын мунчага, яки кара пиарга калган көннәр...кемнәр?..»

Без пиарга каршы түгел, ул замана бизнесының бик мөһим инструменты. Сүз монда кара пиар турында бара.

Фикерләр

Гомер гомердән татар халкы җыр белән юанып яшәгән. Казан ханлыгы җимерлегәннән соң башланган чукындыру сәясәте дә сындыра алмаган аны, эчтән сызган, җылаган, әмма тыштан үзен җырлап юаткан. Татар моңы дигән бөек нәрсә бар, искиткеч төшенчә бар, нәкъ менә шул аның рухын сындырырга ирек бирмәгән.

Чыннан да, җыр ул адәм рухының асылы, кешегә эчке энергия бирә торган гаять үтемле сәнгать чарасы. Авыр заманнары булган татарның, дене хакына җирләрен тартып алганнар, Казаннан ары куганнар, шәһәр эченә керергә мөмкинлек бирмәгәннәр, дине өчен асканнар, кискәннәр, мәчетләрен юкка чыгарганнар; ул һаман моңлана-моңлана җырлаган. «Карурман»нары, «Олы юлның тузаны», «Ак калфак»лары барлыкка килгән аның. Игътибар итегез, әлеге саналып кителгән һәр җыр халык язмышының аерым бер чорына багышланган, һәр җыр тулаем бер гасыр язмышының бәгырендә туган!

Бу җырларны Рәшит Ваһаповлар, Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Әлфияләр күтәрде, үз чиратында исә ошбу халык җырлары әлеге шәхесләрнең үзләрен күккә чөйде.

Бүген эстрадада исә «хлам», «фанера» – халыкны алдау! –, ызгыш-талаш!.. Асылына төшенсәң, баксаң, күбесе пиарга, кара пиарга корылган боларның! Һәм, әлбәттә, тамашачының зәвыгенә!!! (Бу хакта сүз алдарак булыр.)

Әйдә, хатын, мунчага,

Тот кулыңа мунчала.

Килеп керсәк мунчага-

Ике пәри кул чаба!

Башта без бу мисалны эстрададагы җыр сүзләренең өтек-китек булуына мисал итеп китерергә уйлаган идек. Баксаң, ошбу халык такмагы аларга караганда мәгънәлерәк, тирәнрәк икән ләбаса! Бер өйдә берничә гаилә оешып хәят иткән татар ир-аты мунчага хатыны белән сөенә-сөенә, шатлана-шатлана кергәндер шул. «Пәриләрне биетеп алу өчен» дисәк тә була...

«Хлам» дигәннән... Сиксәненче еллар ахырында Горбач Илнең капкаларын ачып җибәргәч, безгә көнбатыш, сөенә-сөенә, ниһаять, юкка чыгарабыз бу илне дигән максатта үзенең чүп-чарын кертә башлады. Без исә үз вакытында аны иләк аша үткәрә алмадык.

«Иләк» дигәннән...Ул «хлам» безгә таба әле дә агыла көнбатыш җилләре белән. Иләк һаман тишек. Шул тишектән «пиар» дигән нәрсә килеп керде. Без пиарга каршы түгел, ул замана бизнесының бик мөһим инструменты. Сүз монда кара пиар турында бара.

Кайсы артист кайсысы белән типтерә башлаган, кем-кем белән талашкан, Рамазанованың шәрә боты матурмы, түгелме, кем-кемгә ирек бирми, кайсы түрә җырчының демократиясен кыса, «медеяләр» нишләп үзара талаша, ягъни «брат братның көтү көткәненә рад» дигән темага бәхәсләр, әнә, нәкъ менә шул кара пиарга керә. Дөрес булса, имеш-мимешләргә караганда, бертуган Гәрәевләр әлеге «ыгы-зыгы»ны акча түләп махсус уйлап тапкан диләр, эшләре шырыкка китә башлаган, шуңа күрә кара пиар кирәк булган компаниягә. Шушы уңайдан кайбер җырчыларга да, матбугат-конференцияләре җыя-җыя, үзләренә пиар ясарга бик кулай булган ди икән, ди бу... Шаклар катарсың, Миңгол Галиевләрнең, Георгий Ибушев, Рөстәм Закиров, Зәйнәп, Хәмдунә, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллиналарның шул рәвешле үзләренә реклама ясап йөргәннәрен тамашачы хәтерләми. Филүс белән Ришатка да кирәк түгел бугай ул. Халык болай да ярата, концертларына йөри бит. Грейларга да кирәк ул адым саен. Хәтта шул максаттан Салават кадәр Салаватны файдаланып карады малаең.

Театр сәнгатендә шул ук хәл. Ул лабораторияләр, яңа драма шаукымы һәм башка шаккатризмнар тамашачыга кирәкме икән дип, кемнең кемнән сорап караганы бар?!!

Тагынмы?...Тагын шул: бәхәсләрне «жареный фактлар» эзләү белән мәшгуль булган журналистларның адым саен «чәйнәп» маташулары да эчне пошыра. Шәхси продюссерлык үзәгенең үзара ызгышларына, имеш, мәдәният министры Ирада Әюпова гаепле булып чыккан! Ул ник кысылмый, имеш! Хөкемдар буларак нигә министр бәхәскә нокта куймый!

Советлар илендә элек «шабашниклар», «спекулянтлар» дигән кара тамгалы катлам бар иде. Халыкка кирәкле, файдалы кешеләр булган икән бит алар! Балта остасы «шабашниклар» менә дигән өйләр салган, «спекулянтлар» кибет киштәләрендә булмаган тауарны халыкка җиткергән. Без моны хәзер генә аңладык. Бүген сәнгатьтәге андый «шабашниклар»ның исә беркемгә кирәге юк. Бигрәк тә халыкка. Халыкка кирәк булмагач, министрга нигә кирәк ди алар?!!

Халыкка хезмәт итәләр, имеш! Сөекле тамашачыларына, кадерле дусларына! (Сәхнәгә чыгып залга сүз әйтергә хыялланган җырчы кисәге: «Мин сезне яратам! Сез булмасагыз, мин булмас идем!» кебек сүзләрдән башка сүз әйтә алмый, чөнки анда сөйләм культурасы юк, эчке культура юк күп җырчыларыбызда! Ызгыш эчке культура булмаудан килеп чыга да инде!..)

Кайберәүләр: «Мине тамашачы ярата бит!» – дип тәкрарлый. Тамашачы сине түгел, пентатоникага корылган җырын ярата ул, сеңлем, рухын сөендерә торган моңны ярата тамашачы, энекәем! Аннан соң әдәбият-сәнгать беркайчанда, беркайдада тамашачы «зәвыге» дәрәҗәсенә төшмәгән, ягъни әдәбият-сәнгатьнең «рухын» тамашачы түгел, киресенчә, әдәбият-сәнгать үз кимәлендә тәрбияләгән! Аның максаты да шул бит канә!

Беркайчан да әле болай ук «кызып» кителгән юк иде. Шуңа күрә алдан ук чын исемемне куеп тормам бу язмага, тәхәллүс белән генә эш итәрмен дип уйлаган идем. Култамганы сырлармын ахыры иң азакта булса да. Эшләр тирәнгә китәргә тора... Маңгайга бәреп әйтергә, ниһаять, вакыт җитте бугай! Алайса ак белән караны аермый башладык...

P.S. Бер дә болай кызып китә торган гадәт юк иде. Чак кына суынып алырга кирәк. Салкын акылга ни җитә. Шуңа күрә бәхәсне «Сәхнә» журналының март санында дәвам иттерергә булдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирка Татар эстрадасынын йолдызы.Дискотека уткарганда ин куп ул башкарган жырлар куела.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец,шушы фикерне язучы журналист!.Бик дорес язылган.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шэп!!