Логотип
Тарих

Җиңү көнен якынайткан җырчы

Мәктәптән соң, Җәваһирә Казан музыка училищесына укырга керә. Танылган җырчы Мәрьям Рахманкуловадан дәресләр ала. 1941 елда Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә чыгыш ясарга дип...

Мәктәптән соң, Җәваһирә Казан музыка училищесына укырга керә. Танылган җырчы Мәрьям Рахманкуловадан дәресләр ала. 1941 елда Мәскәүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә чыгыш ясарга дип Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хорына чакырыла. Уку һәм ансамбльдә эшләү бергә үрелеп бара. Филармониядә, җыр һәм бию ансамбле дә әле ул чакта яңа гына оешкан чак. Аларның үз биналары да булмый. Бутлеров урамындагы Галимнәр йорты булачак декадага әзерлек штабына әйләнә. Монда – симфоник һәм халык музыка уен кораллары оркестрлары, композиторларның очрашулары, чакырылган җырчы, музыкантларны тыңлау, кабул итүләр, репетицияләр. Болар барысы да яшь кыз Җәвәһирәнең зур сәнгатьтә беренче адымнары була. Тик дәһшәтле сугыш башлану сәбәпле, декада булмый кала. Музыка гөрләп торган Галимнәр йорты госпитальгә әверелә, иҗат коллективлары таркала. Ир-егетләр фронтка китә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хатын-кызлар гына кала. Филармония, яшь талантларны кечкенә төркемнәргә бүлеп, Татарстан районнарына концерт куярга җибәрә. Танылган музыкант Гани Вәлиев, яшь артистлар Рәшит Ваһапов, Җәваһирә Сәләхова, биюче Хәдичә Хәйруллина бер бригада булып авылларга чыгып китә. 17 яшьлек яшь җырчы Җәвәһирә халкыбыз дәһшәтле сугыш газаплары, мохтаҗлык кичергәндә үтә авыр шартларда сәхнәгә аяк баса. Ул бертөркем сәнгатькарьләр бригадасында сугышчылар алдында чыгыш ясый. Сталинград, Брянск, Курск, Орел фронтлары… Барлыгы 148 концерт, 115-е алгы сызыкта була. 
 
 «1943 елның апрель ахырлары иде бу. Без гастрольләрдән кайтып төшүгә, сез фронтка артистлар бригадасы белән китәсез, диделәр. Фронтка китәр алдыннан Мәскәүдә безне тыңлаганнан соң, Брянск фронтына, Курски-Орел ягына җибәрделәр. Шулай итеп без 1 майны фронтта – сугышчылар алдында каршыладык. Ул яклар каен урманнарына бай иде. Урман солдат-сугышчыларның өе булган кебек, урмандагы землянкалар-блиндажлар – безнең өйгә һәм урман – клубка, ә йөк машиналары сәхнәгә әверелде. Сугышчыларның артистларны нинди күтәренке рух белән каршы алуларын сүз белән генә аңлатуы бик кыен. Татарстаннан килгән һәрбер милләт кешесе өчен без иң якын туганнары кебек булдык. Бригадада 10 кеше идек. Шулардан Г.Валиев, Люба Бердникова, Файнтих Бабенова, рус драма театрыннан Макаров, Цветаева, Борисенко, опера театрыннан Кудельская һ.б. бар иде. Безне фронттагылар – үзебезнең артистларыбыз дип йөртә иделәр. Бригада гадәттә фронтка 45 көнгә җибәрелә иде, ә без 69 көн булдык. Без нинди генә частьләрдә чыгыш ясамадык. Шулар арасында иң хәтердә калганы – Сталинградны саклаучы сугышчылар белән очрашу, аларга орден, медальләр тапшырган тантаналы митингларда катнашу иде. Без бертөркем артистлар фронтта данлыклы «Катюшала»лар белән хөҗүм итүче полк янәшәсендә концертлар биреп йөрдек. Баш очыннан пулялар, сызгырып үтә. Әллә яшьлек, әллә дошманга үч-нәфрәт көчле – салкынны да сизми идек, курку хисе дә булмады. Ул чакта җыр – дошманга каршы дәһшәтле корал булды. Сугыш минем язмышыма төрле яклап сукты. Өч абыем да сугышта үлеп калды. Ул кайгыларга әнием ничек түзгәндер инде», – дип язган үзенең истәлекләренә Җәваһирә Сәләхова.
 
Сугышны шулай якыннан үз күзе белән күреп белү Җәвәхирә Сәләхованың иҗатына да тәэсир ясый. Ул тынычлык турында җырларны күңел биреп башкара. Татар, башкорт халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен яратып җырлый.
 
 «Татар халык көйләрен җырлау белән башлаган артистка репертуарын баету өчен тырышып эшли. Татар композиторларының һәр көн туып торган, заманга аваздаш булган иң яхшы җырларын зәвык белән башкарып концерт программаларына өсти бара. С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров җырлары, музыкаль комедияләрдән, опера спектакльләреннән өзекләр, Җ.Фәйзинең «Идел буенда» музыкаль комедиясеннән Рәмзия ариясе, Н. Җиһановның «Намус» операсыннан Нарспи җыры, Башкортстан композиторы Заһир Исмәгыйлевнең җырлары, «Гөлнәзирә», «Керфекләрең нигә кара», »Тәфтиләү», халкыбызның башка моңлы җырларын башкарып Җ. Сәләхова халык мәхәббәтен яулый, эстрада солисткасы булып камилләшә. Ул – чиста, якты, матур тембрлы лирик сопрано тавышка ия җырчы. Тавышы бик табигый, иркен агыла. Аның өчен микрофон да кирәкми. Сәхнәдә җырчы соклангыч мөлаем, ихлас булды. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачының рәхмәт сүзен, яхшы фикерен ишетте», – дип яза Җәваһирә Сәләхова турында Зәйнәп Хәйруллина.
 
1957 елда Җәваһирә Сәләхова Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. Анда композиторлар Р.Яхин, Х.Вәлиуллин, язучылар Г.Бәширов, М.Әмир, җырчы В.Шәрипова, биюче Ф.Абдуллина, театр артисткасы Ф.Ильская һ.б. күренекле сәнгать һәм әдәбият әһелләре белән чыгышлар ясый. 1958 елда филармониянең бертөркем артистлары: У.Әлмиев, Г.Җәмлиханов, М.Гатиатуллин, Н.Гатиатуллина, Җ.Фәйзи, А.Фәйзуллина һ.б. белән Корея Халык Республикасында гастрольләрдә була. Кайларда гына булмасын, ерак якут җирләре, Урта Азия, Казахстан, Урал-Себер киңлекләре дисеңме, һәр җирдә аның чыгышлары зур уңыш казана.
 
Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов белән алар 17 ел бергә эшлиләр. Беренчеләрдән булып дуэт җырлый башлыйлар. Алар башкаруында яңгыраган «Галиябану», «Асыльяр», «Зөләйха» кебек җырлар өлкән буын тамашачысының хәтерендә әле дә булса сакланадыр. 
 
Заманында композитор Салих Сәйдәшев тә аларның башкару осталыгын үрнәк итеп куя. Җ. Сәләхова филармониядә 40 елдан артык эшли, 60 яшенә кадәр сәхнәдән төшми. Ул филармониянең эстрада һәм әдәби-музыкаль лекторий бүлеге, опера артистлары белән дә гастрольләргә еш йөри. 
 
 Җәвәһирә Сәләхова өлкән яшьтә дә татар хатын-кызының матурлык үрнәге, эталоны булды, зыялы, югары мәдәниятле шәхес булуы белән соклану уятты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк