Логотип
Театр

Җаваплылык хисе

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең беренче адымнарын ерактагы 1918 елда ясый. Шуннан соңгы 100 ел эчендә ул үзенең спектакльләре белән халкыбызны сөендереп, аның күңеленә матурлык, әхл...

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең беренче адымнарын ерактагы 1918 елда ясый. Шуннан соңгы 100 ел эчендә ул үзенең спектакльләре белән халкыбызны сөендереп, аның күңеленә матурлык, әхлак орлыклары салып килә, берничә буын тамашачыда театр дигән сәнгать дөньясына мәхәббәт тәрбияли. Театр 1966 елны «Халык театры» исемен ала, ә инде 2011 елда «Дәүләт театры» дигән югары дәрәҗәгә ия була. Түбәндә әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның Әтнә театры директоры Ленур Илфир улы Зәйнуллин белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Ленур, әлеге җаваплы вазыйфада чагыштырмача яңа кеше буларак, журнал укучыларын үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Сез театр дөньясына ничек килдегез?

Мин Әтнә районы Олы Әтнә авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия университетының география бүлегендә белем алдым. Мәктәптә укыган елларда ук музыкага тартылдым. Студент елларында бу мавыгу җитди төс алып, музыка язу, аңа аранжировка эшләү белән махсус рәвештә шөгыльләнә башладым. Әйтергә кирәк, музыка дөньясына чумып, күпсанлы җырларга көй язылды. Югары белем алгач, Әтнәгә кайтып, Мәдәният йортында музыка яздыру студиясендә эшли башладым. Әтнә театры Мәдәният йортына күчкәч, үзара бәйләнеш тагы да артты, спектакльләрне җыр-музыка белән бизәүгә, тәэмин итүгә катнаша башладым. Әкренләп театрның кайнап торган дөньясына тартылдым. Күпмедер вакыт үткәч, район җитәкчелеге директор вазыйфасына чакырды.

Беренче елны шактый авыр булды. Композитор буларак моңа кадәр ирекле иҗат белән шөгыльләнгән идем, театр исә эш көнен генә түгел, айны-елны план буенча оештыруны таләп итә. Әтнә театрына 46 ел гомерен багышлаган Гомәр абый Мәрдәновның миңа фатыйха рәвешендә әйткән сүзләре хәтердә

саклана: «Театр ул шундый урын, анда вакытлыча гына эшләп, яшәп булмый. Ул сине бөтен барлыгың белән тартып ала». Минем белән дә шулай булды. Хәзер җыр-музыка белән шөгыльләнергә вакыт табу кыенлашты. Мин театр белән яшим, кем әйтмешли, иртән торгач та, кичен йокларга ятканда да театр турында уйлыйм…

Театр директоры булу бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш булуын тоемлыйм, шулай да аның «кухня»сын ачып керәсе килә…

Директор ул зур коллективның эшчәнлеген оештыручы, аны бер максатка туплаучы.Театрдагы иҗади эш режиссёр кулында булса, гамәли як, ягъни күптөрле эшчәнлекне тормышка ашыру өчен директор җаваплы. Көн саен, сәгать саен дигәндәй «тавык та чүпләп бетерә алмаслык» эш бара. Ул бинаны җыештырудан башлап, гастрольләр оештыруга, финанс чыганаклары табуга кадәр эш төрләрен үз эченә ала. Мин һәрвакыт коллективка таянып, аның ярдәмен һәм ышанычын тоеп эшлим.

Әтнә театрының «Дәүләт театры» статусын алуы сезнең өчен нәрсә ул җаваплылыкмы, әллә дәүләт кайгыртучанлыгын ныграк тоюмы?

Билгеле, халык театры булу үзешчәнлекне, һәвәскәрлекне аңлата.

Театрның үз-үзенә һәм тамашачы ягыннан да таләпчәнлек бермә-бер ким. Ә «дәүләт театры» статусы зур җаваплылык өсти. Ул коллектив өчен яулап алынган бер биеклек, аннан түбән төшәргә безнең хакыбыз юк. Финанс мөмкинлеге арту исә байтак мәсьәләләрне үз вакытында хәл итү дигән сүз. Шул ук вакытта театр дәүләт тарафыннан куелган таләп-шартларны да үтәргә тиеш була. Бу исә спектакльләр санына, төрле гастрольләргә йогынты ясап, эшне башкача оештыруны таләп итә. «Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты буенча ярдәм күрсәтелү безгә бик нык ярдәм итә: яңа спектакльләр чыгару белән бергә, техник база яңартыла, яңа костюмнар әзерләнә һ.б.

Әтнә театры авыл җирлегендә эшләүче бердәнбер дәүләт театры. Әлеге «провинциальлек» эшкә комачаулыймы, әллә инде…

Иҗатчы өчен авылда яисә шәһәрдә яшәү алай мөһим дә түгелдер. Бездә эш-иҗат өчен бөтен шартлар бар. Әмма театр бит тамашачы белән яши. Ә Әтнәдә 3 меңнән артыграк кына кеше яши. Театр яратучы халык берничә көндә яңа спектакльне карап бетерә. Шуңа да без гастрольләргә чыгып, башка төбәкләрдә уйнарга тиеш булабыз. Икенче яктан, зур мәдәни яңалыклардан, чаралардан читтәрәк булу да үзен сиздерә. Әйтик, театр белгечләре безгә һәрвакытта да килеп җитә алмый. Ә инде уңай ягына килгәндә, милләтнең телен, гореф-гадәтләрен саклаучы халык арасында булуыбыз театр эшчәнлегендә, халыкчан рухны саклавында чагыла.

Әтнә театры яңа сезонда тамашачыны нәрсәләр белән сөендерергә тели?

Һәр сезонны театр матур планнар, изге хыяллар белән башлый. Быелгы юбилей елында да шулай. Менә театрның йөз еллыгына китап әзерләп чыгардык. Төзүче-авторы Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Юбилейга әзерлек 3 ел алдан башланды. Төп яңалык репертуар белән бәйле булып, безнең театрыбыз алдагы елларда төрле сәхнәләрдә уйналып, Бөтенсоюз конкурсларында җиңүләр яулаган спектакльләрне кире кайтару, сәхнәгә менгерү максаты куйдык. Арада М.Әмирнең «Миңнекамал», Х.Вахитнең «Ике килен-килендәш», Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», С.Шәкүровның «Туган туфрак» һ.б. бар. Әлеге спектакльләр, нигездә, совет чоры вакыйгаларын үз эченә ала, әмма алардагы ихласлык, үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгы, кешеләрдә әхлакый сыйфатлар чагылышы бүгенге тамашачыга да бик тансык икән. Бигрәк тә урта һәм өлкән буын елый-елый карый, соңыннан, сәхнә артына кереп, рәхмәтләр укый.

Язманың дәвамын ноябрь саныннан укыгыз

«Сәхнә» журналы №11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк