Логотип
Театр

Бүген гап-гади авыл хатыны, иртәгә — патшабикә…

Гөлсем Исәнгулова… Аның турында китап язарга була. Ләкин язмышның адаштырырлык бормалы-сырмалы урам-тыкрыклары ак кәгазь битенә генә сыеп бетәр микән? Ай-һай! Ә йөрәккә барысы да сыя, тамчысы да түгел...

Гөлсем Исәнгулова… Аның турында китап язарга була. Ләкин язмышның адаштырырлык бормалы-сырмалы урам-тыкрыклары ак кәгазь битенә генә сыеп бетәр микән? Ай-һай! Ә йөрәккә барысы да сыя, тамчысы да түгелми. Аны юкка гына горур дип атамыйлар шул инде. Холык шундый: нинди генә очракта да сер бирмәскә! Төп таянычы — таланты! Табигать үзе өеп өеп биргән талант! Заманында Х.Кумысников, Н.Фәттах, Р.Мостафин, Б.Камалов, Ш.Хөсәенов кебек корифейлар махсус ул уйнаган спектакльләргә йөргән, аның иҗатын бәяләп, сокланып матбугатта язмалар бастырган. Бүген исә Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты белән «Сәхнә» журналы очрашты.

- Чиксез-чакрымнарга сузылган гомер сукмагы… Гөлсем ханым, әлбәттә, ул сукмак туган җирдән башлана. Сез Мәләвез районы Карагай авылында (Башкортостан) туып үскән.

—Карагай авылының күмәк хуҗалыгында хисапчы булып эшләгән әтине хәтерләмим диярлек, аны сугышка алалар да, ул 1943 елда хәбәрсез югала. 17 яшьлек Әкълимә апамны дус кызы белән Эстәрлебаш районына салым агенты итеп җибәрәләр. Ул әнине, абыйны, энекәшне һәм мине бер чуаш авылына күчерә. Ләкин растрата ясадыгыз дип, апамны Уфа төрмәсенә илтеп ябалар. Әнием Гафифә аны коткарырга адвокат яллыйм дип, бозауны сатып, шул акчага бер тәпән бал, бер тәпән сары май алып юлга чыга. Шуннан соң без аны бүтән күрмибез. Күрәсең, урманда үтереп калдыралар. Өч бала әнине ай буе көтәбез, без ач, шунда 11 яшьлек Зөбәер абыем хәлне аңлатып, туганнарга хат язып сала. Нәтиҗәдә әтинең туганы аны Мәләвезгә алып китә. (Аннары ул Эстәрлебаштагы, соңрак Уфадагы балалар йортына урнаша.) Энем Альбертны әтинең сеңелесе сыендыра, ә мине — 7 яшьлек кызны әнинең туган авылы Мостафага озаталар. Сынтимер атлы абыйга мин бабай дип эндәшә идем. Әби усал иде. Мин бәләкәй, хәл юк, чиләкләрне көянтәгә асып елгадан су ташыйм. Әй кыйнап та карады инде! Аларның өлкән уллары япон сугышыннан бер пыяла графин алып кайткан. Шунда әллә кымыз, әллә әйрән салып тотканнар, савытның эче каткан. Әби әйтә: «Бар, — ди, — елга буенда ком белән ышкып чистарт», — ди. Ком юк, вак ташлар тутырган идем, савыт ватылды. Әби ишегалдында кайнаша иде, күрде дә күзе акайды, кулында уклау, килә өстемә! «Мин гаепсез, ул бит каткан», — дип кычкырам, ишетми, куллары көчле, эләктерде дә ярды уклау белән. Өч көн өйдә кунмадым, әрекмән яфрагы җәеп мәчет янында йокладым.

—Бу коллыктан ничек котылдыгыз соң?

—Абыем физика укытучы якташыбыз Усманов абыйга гаиләбездәге фаҗига турында сөйли. «Сеңелем белән энекәшемне ятимнәр йортына урнаштырырга ярдәм итегез әле», — дип үтенә. Мин яшәгән авылга хат килә. Русча язылгач, берни аңламадык дип, аны тартмага тыгып куялар. Унөч айдан соң акланып иреккә чыккан Әкълимә апам аны таба һәм мине Уфага китерә. Тик без соңарабыз, балалар йорты тулган, буш урын юк, без ат абзарында төн кундык. Абыем ач икәнебезне күреп ипи сыныклары бирә иде. Министрлыкка хәтле бардык, анысы да исемдә әле. Директор, сугыш ветераны Әхмәров абый бик шәфкатьле кеше иде, кызганды, 25 кыз торган кысан гына бүлмәнең ишек төбенә раскладушка куйдыртты. Бу минем өчен иң зур бәхет иде.

—13 елга хөкем ителгән апагызны төрмәдән кем азат итте икән?

—Аның егете юрист булган, ул тырышкан. Салым акчасын урлаган һәм бөтен гаепне ике кыз балага сылтаган Кунафин исемле карак бәндә Оренбургта йорт төзеп ята икән, бу егет аның эзенә төшкән.

—Җиденче сыйныфтан соң Сезне интернатка күчерәләр. Шул чакта ук артист булам дип күңелегезгә беркеткәнсездер, мөгаен.

—Уфада безне опера һәм балет театрына спектакльләр карарга йөрттеләр, мин башкорт артистларының уенына гашыйк идем. «Их, Рәгыйдә Янбулатова кебек сәхнәдә йөрсәң иде», — дип хыяллана идем. Әмма урта мәктәпне тәмамлаганда ул хыял артка чигенде, чөнки химия фәнен ярата идем, шуңа күрә нефть институтына керергә әзерләндем. Беркөнне артист Рәфкат Фәйзи (М.Фәйзинең туганы) очрады да: «Гөлсем, газетада белдерү укыдым, Мәскәүдә Щепкин училищесына татар студентлары төркеме туплыйлар, син дә алар белән бар!» — диде. «Мин бит татарча белмим», — дим. «Аның нәрсәсе авыр, лар-ләр кушымчасы кушасың да, татарча була инде», — ди Рәфкат абый.

—Ә ни өчен сез — башкорт кызын ул Казанга димли соң?

—Бик теләп башкорт студиясе белән китәр идем, тик алар ике ел алдан ук укырга керешкәннәр иде шул.

—Шулай итеп Казан якларына тәвәкәлләдегезме?

—Әйе. Без имтиханда берәр төрле этюд күрсәтергә тиеш. Аланда җиләк җыям, имеш. Үзем җырлыйм, монысы тавышыңны күрсәтер өчен кирәк. Берзаман карыйм, дус кызларымнан аерылып адашканмын икән. «Ау-у», — дип кычкырам, имеш. Соңыннан Рәшидә Җиһаншина: «Шулчакта күзеңнән яшьләр атылды», — диде. Җирдәге тырысым янына килсәм — елан! Куркуымны белдерәм һәм таяк табып, моның башына кадаган хәрәкәтләр ясыйм да, аннан чыгып йөгерәм, имеш. Бәләкәй генә сәхнә әсәре кебек булды ул.

—Хуш, имтиханнарны әйбәт кенә тапшырдыгыз, күңелдә шатлык мәтәлчек ата.

—Анысы шулай. Әле Мәскәүгә китәргә айдан артык, ә минем туган якта беркем дә көтми, Казанда каракалпак кызы Мәсгудә Хәйруллина белән икәү калдык. Тулай торакта яшәгән Һидият Солтановлар бер кило чамасы вак бәрәңге бирде, шуны әз-әзләп пешереп ашадык. Театр тирәсендәге йортларның ишеген кагам: «Тамак хисабына өегезне җыештырам», — дигәч: «Кирәкми», — диләр. Урамда каңгырап йөргәндә Хәлил Әбҗәлилов очрады. «Нишләп йөрисең?» — ди. «Менә, эш эзлим, — дим. — Мин балалар йортында тәрбияләндем, анда кайтуның мәгънәсе юк», — дим. Хәлил абый шуннан соң Мәдәният министрлыгыннан безгә 100 сум акча бирдертте.—Татар театр тарихында сезнең төркем аерым урын били. Училищедан соң барыгыз да Г.Камал театрына шаулап кайтып керәсез дисәм, Сез бераз Мәскәүдә тоткарлангансыз икән, Гөлсем ханым.

—Безнең курсны Михаил Гладков укытты. Искиткеч педагог иде ул. Алар хатыны белән җәй аенда теплоходта Әстерханга сәяхәт итә һәм Казанда туктаганда мин төркемне оештырып, аларны каршы ала идек. Без аның 60 яшьлек юбилеена бүләккә бүрек юнәттек. Дефицит заман, өлкә комитеты аша таптык. Ул аны кимәгән, ун елдан артык, көя ашамасын дип, эченә нафталин тутырып, кадерләп саклаган. Менә шушы Гладковның революция чорында качкан туганы белән апасы, Сталин үлгәч, Кытайдан кайта. Апасына Мәскәүдә бер бүлмәле фатир бирәләр. Укытучыбыз әйтә: «Син монда кал, апамның фатиры сиңа булыр, әлегә телевидениедә режиссёр ярдәмчесе булып эшләрсең», — ди. Мин ризалаштым. Ләкин Татарстан Мәдәният министрлыгыннан телеграмма суктылар «Әгәр Казанга кайтмасагыз, дипломыгызны кире тапшырыгыз», — дигәннәр. Нишлим, буйсындым. Ул чакта диплом бик кадерле иде.

—Гөлсем ханым, сезнең Г.Камал театрында иң тәүге ролегез — Зәйтүнә («Без аерылышабыз», Ш.Шаһгали әсәре) әллә ни зур роль булмаса да, Сездәге талант очкыны тамашачыны гына түгел, әдипләребезнең дә йөрәген яндыра. Драматург Шәриф Хөсәенов — мактауга бик саран кеше — уеныгыздан тәмам әсәренә: сәхнәгә кочак тулы хризантемалар күтәреп менә.

—Декабрь азагы, урамда салкын. Чәчәкләрне җәймә белән каплап килгән иде Шәриф. Без аның белән Мәскәүдә укыганда ук таныш идек, ул дусты янына килгән саен, безнең тулай торакка кереп чыга иде.

—Беренче чорларда яшь артистканың яшәү шартлары да мактанырлык булмагандыр инде. —Дүрт ел подвалда тордым. Мичкә ягарга яллап утын китертә идем. Артистның хезмәт хакы әллә ни түгел иде, без кинофильмнар тәрҗемә иттек. Аңа ярыйсы гына түлиләр иде. Берсендә театрда җыелыш узды, анда партия өлкә комитетыннан Мөдәррис Мусин да катнашты. Ул җыелыштан соң эшенә кайта, мин дә шул якта яшим бит инде. «Әйдәгез әле, минем тормышымны күреп чыгыгыз», — дип подвалга алып төштем. Андагы мәхшәрдән куркып, чәй дә эчмичә, атылып чыгып китте. Шуннан соң Газовая урамында 8 кв.м. бүлмә бирделәр миңа.

—Татарстанда төпләнеп калдыгыз. Г.Камал театрында уйнап, шөһрәт казандыгыз. Артист һөнәрен сайлавыгызга үкенмисезме?

—Юк инде, үкенмим. Мәктәпне тәмамлап 25 ел үткән иде, Уфага — сыйныфташлар белән очрашуга бардым. Укытучыларымның кайберләре исән иде әле. «Без сине берәр завод-фабрика директоры итеп күргән идек, синдә оештыру сәләте бар иде», — диделәр.

—Щепкинчыларның әйдаманы инде Сез, Гөлсем ханым. Ун ел саен җыелышып сәхнәдә хисап тотасыз! Тагын өч елдан училищедан канатланып очуыгызга алты дистә тула, мөгаен, бу юлысы да оештыру мәшәкатьләре Сезнең җилкәгә төшәр. —Ул кичәләрне оештыру җиңел дисезме әллә?! Аларның һәрберсе гений бит!

—Кайбер төркемдәшләрегезнең Сезнең хактагы фикерен тыңлагыз әле. «Гөлсем беркайчан да халтурага юл куймады. Ул телнең сафлыгы өчен борчылып яшәде.» (Р.Шәрәфи), «Гөлсем бар җирдә тәртип иде. Әгәр артист уйнап җиткермәсә, җитешсезлекләрен шунда ук әйтә иде.» (Р.Батулла), «Сабакташыбыз театр өчен күп эшләгән, үз мәктәбе булган артист.»(Р.Таҗетдинов), «Гөлсем бик бәхетле артист, бик күп еллар сәхнәдә герой булды. Берсеннәнберсе гүзәл рольләр башкарды һәм халык күңеленә талантлы артист булып кереп калды.» (Ә.Шакиров).

—Әйдәгез , иҗат иленә сәяхәт кылыйк. Сезнең тарафтан нинди генә образлар тудырылмаган. Алар төрлетөрле. Бер-берсен кабатламый. Арада кайсысы җаныгызга якын? 

—Берсен дә аерасым килми, барысы да якын. Шәфәк («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Корри («Фаҗигале юлда», А.Муис), Әйшә («Зифа», Н.Исәнбәт), Липочка («Агай-эне ак мыек», А.Островский), Гөлҗиһан («Банкрот», Г.Камал), Энҗебикә («Кол Гали», Н.Фәттах), Назлыгөл («Хуш, Назлыгөл», М.Байҗиев), Миңзифа («Кичер мине, әнкәй», Р.Батулла), Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Ханбикә («Таһир белән Зөһрә», Ф.Борнаш), Сәрия («Кайда соң син?» Х.Вахит), Зәмзәмбану («Ташкыннар», Т.Гыйззәт) һ.б.

—Санасаң — йөздән артык каһарман. Бары тик чын талант иясенә генә хас осталык: бүген гап-гади авыл хатыны, иртәгә — патшабикә. Монда мин Миңзифа белән Энҗебикәне мисал итеп китерәм.

– Миңзифада бит мескенлек юк, ул олы йөрәкле ана! Бернидән дә зарланмый, үз кануннары белән яши. Миңзифа үзенә ирләр дә табар иде, һич югы өенә кертеп яшәтер иде. Ә аңа ярамый, авыл халкы алдында оят. Мин аны горур холкы аша күрсәтергә тырыштым. Без «Кичер мине, әнкәй» спектаклен 600 ләп уйнаганбыздыр. Тамашачы үлеп ярата иде. Батуллага үпкәләдем әле, кичәсендә бездән уйнатмады, Кариев артистларын өстенрәк күрде. – Алар кыска гына өзек башкарганда: «Их, сикереп менеп үзем уйнар идем!» — димәдегезме?

– Миңзифа сабыр хатын, эчендә утлар янса да, сиздерми. Ул бер генә тапкыр улына суга, без ул күренешне финалга калдырган идек, ә Кариев артисткасы аягындагы башмагын салып малай артыннан чаба.

– Гөлсем ханым, Сезгә кемнәр белән уйнарга җайлы иде?

– Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Шәүкәт Биктимеровлар белән сәхнә бүлешүе рәхәт иде.

– Равил Шәрәфи: «Спектакль сагында өч кенә артистка торды, таркалырга ирек бирмәде, алар —Рауза Хәйретдинова, Гәүһәр Камалова, Гөлсем Исәнгулова», — дигән иде.

– Мин бит беренче чиратта тамашачы турында уйлыйм, мин катнашкан спектакль аңа ошарга тиеш! Әгәр кемдер сәхнәдә эленке-салынкы йөри, образдан читләшә яки спектакльнең эчтәлегенә туры килмәгән сүзләр кыстыра икән, әйе, уен беткәч, кирәкләрен бирәм! (Көлә.)

– Сез беркайчан да матди байлыкка омтылмадыгыз кебек. Югыйсә иҗат тәхетегез биек, түрәләргә хәтле талантыгызны бәяли иде.

– Үзем өчен соранып гомеремдә дә җитәкчеләр бусагасын таптамадым. 60 яшемдә Президент аппараты җитәкчесе Әгъзам Саматович Гобәйдуллин кабул итте. «Нишләп РФның атказанган артисты исемегез юк?» — диде. «Аны бит мин үзем бирмим», — дидем. Көнкүрешем турында төпченде. «20 ел элек Татарстан урамындагы бөтен уңайлыклары булган фатир алдым», — дидем. «Кемнәрегез бар?» — ди. «Улым, — дидем. — Хатынының бер бүлмәле фатирында яши, ник боларны сорашасыз?» — дидем. «Безнең татар халкында ир-ат йортка керми бит», — ди. «Ярар, вакытыгызны алмыйм», — дип торып баскан идем: «Туктагыз, фатир мәсьәләсен ничек хәл итик соң?» — ди. «Миңа берни дә кирәкми, әгәр мөмкинлегегез бар икән, Нурихан Фәттахка бирегез, чөнки кызы ире үлгәч ике баласы белән әтиләренә кайтты. Улы гаиләсе белән чит шәһәрдән күченде, алты кеше өстәлде, Нуриханга язарга урын да юк», — дидем. Шулай итеп Нурихан өч бүлмәле фатир алды.

– Гөлсем ханым, Сезнең үзегезне дә, геройларыгыз шикелле, горур, диләр. Күңелегез рәнҗемиме?

– Рәнҗеми. Элегрәк драматургларның миңа атап язылган героиняларын башкаларга бирделәр. Нишләтәсең инде, һич сәбәпсез тавыш куптаручылар да, юктан гына миннән гаеп эзләүчеләр дә булды. Ант итеп әйтәм, ник алай дисез, ник болай дисез дип беркем белән дә әрләшмәдем. Дәшми генә идем.

– Минем Сезнең яшегезне яшерәсем килә. Сез һаман төз гәүдәле, һаман чибәр. Әйтерсең, еллар Сезгә бөтенләй кагылмаган! Адәм баласы өлкәнәйгән саен хатирәләрен яңарта. Иҗат сукмагында Сезгә кемнәр юлдаш иде дә, кемнәр терәк иде?

– Иң беренче Хәлил абый Әбҗәлиловның исемен атар идем, без, щепкинчылар, ул булмаса, кем булыр идек икән? Мәскәүгә төркем җибәреп, театрны яшь артистлар белән яшәртү проблемасын нәкъ менә Хәлил абый кайгырткан. Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗановларга рәхмәт яусын! Мин бит 62 яшемдә театрдан киттем, әмма режиссёр Фәрит Бикчәнтәев иҗат гомеремне ун елга озайтты: өч спектакльдә уйнатты. Аңа чиксез рәхмәт!

– Әңгәмәгез өчен үзегезгә дә рәхмәт, Гөлсем ханым! Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

Нәбирә Гыйматдинова

"Сәхнә" журналы №6

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк