Логотип
Театр

БЕЗНЕҢ ЗАМАН БУЛАТЫ

  Язмышның көтелмәгән борылышы Әлмәт театрына юллама белән белем алып, театр училищесен тәмамлаган вакытта Камал театрында эшләячәген күз алдына да китерми Ришат. Шулай да күңеле белән Әлмәткә кит...

 


Язмышның көтелмәгән борылышы

Әлмәт театрына юллама белән белем алып, театр училищесен тәмамлаган вакытта Камал театрында эшләячәген күз алдына да китерми Ришат. Шулай да күңеле белән Әлмәткә китәсенә дә ышанмый. 4 нче курста өстәмә рус актёрлык осталыгы һәм сәхнә теле буенча әзерлек курсларына йөргәндә Мәскәүгә укырга китәргә җыена. Кечкенәдән җырлап үскәнгә, киләчәген музыкаль жанр белән бәйләргә хыяллана. Театр һәм музыканы кушсак, музыкаль театр килеп чыга – Ришатның максаты шул юнәлештә эшләү була. «Имтиханнарга әзерләнгән дәвердә без «Нәүрүз» фестивалендә эшләдек, шунда Шамил абый Закиров мине күреп алып, театрга эшкә чакырды. Мондый тәкъдим килеп ирешкәч, мин инде беркая китмәячәгемне аңладым… Шул чакта Мәскәүгә киткән булсам, югалып калган булыр идем кебек, – дип искә төшерә ул вакытларны Ришат. – Шуларны уйлыйм да… Бүгенге халәтемә бик сөенәм. Аллаһка шөкер, яраткан шөгылем, яраткан эшем бар. Бу минем өчен зур бәхет һәм мин моның белән бик горурланам!»

Җыр һәм театр сәнгате турында хыялланган егет үз максатына ирешә: бүгенге көндә Ришат Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында җырлы рольләр башкара.

 

Беренче сынау

Ришатка рәсми рәвештә бирелгән беренче роль 2011 елда Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» пьесасы буенча куелган спектакльдә Рамай образы була. Әмма премьерага кадәр 19 ноябрьдә, «Зәңгәр шәл» куеласы көнне, Булат ролен башкаручы Ирек Кашапов кинәт кенә авырып китү сәбәпле, Булат роленә Ришат билгеләнә. Сәгать ярым эчендә рольгә кереп, спектакльне коткара Ришат!

«Искән җилләр көенә» спектакле дөнья күргәч, халык Ришатны белә башлый, чөнки ул тормышчан, җыр-биюле, күңелгә ятышлы әсәр. Тамашачы алдына яшь актёрны нәкъ менә шул спектакль чыгарса, «Зәңгәр шәл»не уйнау Ришатка театрда үз урынын булдырырга ярдәм итә һәм сәхнәдәш коллегаларының аңа карата хөрмәтен тагын да ныгыта.

Лирик-романтик образларны гәүдәләндереп тамашачы күңелен яулаган Ришатның кинәт капма-каршы характердагы, тискәре образлар башкаруы актёр тормышына яңа сулыш кертә. «Һәрбер характер кешедә тулысынча тупланган, аны бары тик дөрес куллана белергә генә кирәк», – ди ул. «Миндә романтика да бар, әмма кайвакыт кырыс та була алам. Үз фикеремне курыкмыйча, шул ук вакытта, уйлап әйтәм. Тискәре рольләрне уйнавы кызыграк. Романтик образ ул – уттай якты, хисле герой, халык аны шулай күрә һәм ул икенче төрле була алмый. Ә караңгы кеше ул хәйләкәр, күп яклы була, андый кеше үзенә кирәк булса, якты да була ала, хәйләкәр дә… Шуңа күрә, андый рольләрне башкару үзенчә кызык».

Һәр буынның үз Булаты…

Халык Булатны лирик герой дип кабул итәргә өйрәнгән. Ләкин драматургия ягыннан караганда, Булатны тулысынча уңай образ дип характерлау дөрес түгел. «Аның үзенә хас бер кырыслыгы да бар. Моны әсәр ахырында Кәрим Тинчурин тарафыннан язылган бер ремаркадан да күрергә мөмкин. Ишанның таш пулатлары, ефәк күлмәкләре мине оныттырганнардыр», – дип Мәйсәрәне дә рәнҗетмәкче Булат. Димәк, Мәйсәрәдә аның ниндидер шиге бар! Әгәр дә Мәйсәрә белән Ишан арасында берәр нинди мөнәсәбәтләр булганны белсә, Булат аны да, хәтта Мәйсәрәне дә үтерергә курыкмас иде, бәлки… Ләкин инде электән халык Булатны лирик герой дип кабул иткән һәм аны башкача тасвирлап та, башкарып та булмый. Шуңа күрә, әлеге образга мин лирик геройларга хас ниндидер үзенчәлекләрне кертеп, кырыс һәм шул ук вакытта каршылыклы ролемне башкарам». Нинди генә булса да, халык күңеленә Булатның тотрыклы образы нәкъ менә лирик герой буларак кереп калган. Һәр буынның үз Булаты һәм Мәйсәрәсе булган кебек, яңа буынның Булаты – Ришат Әхмәдуллин.

Театрның моңлы сандугачы

«Минем максатым Галиәсгар Камал театрында профессиональ белемле җырчы-артист булу иде. Хәзерге заманда җырчылар күп, ә җырлый белгән артистлар бик сирәк. Һәм шушы җырлый белгән артистлар арасында синең исемең дә булу – ул үзе бер горурлык. Җырчылар һәм актёрлар эшчәнлегенең иң катлаулы ягы – кабатланмау. Халыкны һәрвакыт үзеңә җәлеп итеп, яңа яктан ачылу артист өчен бик зур дәрәҗәдер, мөгаен».

«Иҗатыма югары бәяләмә»

Спектакльдә нинди дә булса роль башкарганда образларның уңай яки тискәре яклары актёрга азмы-күпме йогынты ясыйдыр, билгеле. Һәрбер артист теге яки бу ролен үз баласы кебек кабул итә, аны тудыра һәм үстерә. «Көтәм сине» спектаклендәге Камилне алыйк. «Шәхсән мин алай эшләмәс идем. Андый булырга язмасын, берүк. Ул бит кеше башыннан йөрүче куркыныч кеше! Шул ук вакытта, Камил бик куркак, ул иң элек үзе өчен курка. Икенчедән, ул бик кечкенә, мескен кеше…»

Шулай итеп, «Көтәм сине» спектаклендә Ришат катлаулы һәм аеруча татар сәхнәсенә хас булмаган каршылыклы образ – сутенер Камил образын тудыра. Әйтергә кирәк, Ришат бу образны профессиональ төгәллек белән башкара. Ә спектакльнең премьерасыннан соң аңа: «Мондый рольләрне башкарма, сиңа килешми», – дип әйтүчеләр дә булган хәтта. Әлеге сүзләрне ул үзенең актёрлык эшчәнлегенә бәяләмә итеп кабул итә. Һәм бу – югары бәя, ул рольнең тамашачыны ышандырырлык итеп башкарылганы хакында сөйли.

«Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр…»

«Тамашачылар – төрле, аларның спектакльне кабул итү дәрәҗәсе дә төрлечә. Һәрбер театр да репертуарны үз тамашачысына йөз тотып сайлый. Монысы табигый. Ләкин минем ачуны китергән бер сүз бар – «Менә, театрга ял итәргә бардык әле!» диләр… Театрга ял итәр өчен йөрмиләр! Монда гыйбрәт алыр өчен киләләр. Театрның төп максаты – тормыш чынбарлыгын ачып салу, кешеләрне теге яки бу ялгышлыклардан саклап калу ниятеннән төрле каршылыклы образлар аша уйланырга мәҗбүр итү. Шулай да, нинди генә тамашачы булмасын, безнең театрда һәр кеше үз күңеленә якын спектакль табачак. Бигрәк тә классик әсәрләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Бу төр әсәрләр актёрны да профессиональ яктан үстерә, тамашачыны да фикер белән баета.

Минем иң зур сөнечем – татар театрының дөньякүләм танылуы. Без Кытайда, Колумбия, Финляндиядә булдык. Кая гына барсак та, безне таныйлар, беләләр. Бу бит зур дәрәҗә! Татар театры Европа илләре театрларыннан бер дә калышмый. Һәм бу, үз чиратында, халыкның, милләтнең икенче бер югары дәрәҗәгә күтәрелүенең күрсәткече, минемчә».

«Кире»

Тамашачыга Ришат профессиональ җырчы һәм театр актёры буларак кына түгел, киноактёр буларак та мәгълүм. Рөстәм Рәшитов режиссёрлыгында Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмында Ришат Әхмәдуллинны Искәндәр ролендә күргән булсак, озакламый талантлы актёр «Кире» фильмында эпизодик рольдә катнашачак. «Бу фильмда башкарган ролемдә «Тапшырылмаган хатлар»дагы образымның кайтавазы чагыла. Контекст эчендә ул аңлашыла, ничек килеп чыкканын тиздән күрербез», – дип булачак премьерага карата кызыксындыру уятты Ришат.

«Спектакльгә күбрәк әзерлек таләп ителә. Кино эшчәнлегендә актёр күпмедер дәрәҗәдә чикләнгән кысаларда иҗат итә. Театрда да, кинода да ышандыру көче кирәк, билгеле, ләкин һәр икесендә дә образны халыкка җиткерү техникасы төрле. Берсендә кулланган алымнарны икенчесендә кулланырга ярамый – шушы нечкәлекләрне тоемлый белергә кирәк. Гомумән, татар киносы әле үзенең тәүге адымнарын гына ясый башлады, дисәк тә ялгыш булмас. Шулай да алга китеш бар һәм бу бик зур куаныч».

Театр – милләт сакчысы

Татар театры белән татар киносының туган телне саклауда һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруда зур роль башкарганына шикләнми Ришат. Шулай да: «Телне җәмгыять кенә саклап кала алмый, аны ата-ана сакларга тиеш», – дип искәртә ул. Казанда туып, рус балалар бакчасына йөргән һәм рус мәктәбен тәмамлаган Ришат Әхмәдуллин бүгенге көндә туган телендә иркен аралаша алуы өчен әти-әнисенә рәхмәтле. «Дөнья күләменә чыгу өчен башка телләрне дә камил белергә кирәк, туган телне әйтеп тә тормыйм, үз телеңне белмәү – оят!» Күп спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актёры Ришат Әхмәдуллин үзен нәкъ менә шушы өлкәдә таптым дип саный. Миңа калса, Ришат Әхмәдуллин үзе мәшһүр театрыбызның зур табышы! Шундый актёрлар булганда татар театрының киләчәге якты булачак!

Алсу Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк