Логотип
Театр

Буада тамаша

Татар театры нинди юл белән барырга тиеш? Әлеге сорау татар театры барлыкка килгәннән бирле көн кадагында булып, әледән-әле җитди бәхәсләргә дә китерә. Соңгы вакытта татар театрының торышы, бүгенгесе...

Татар театры нинди юл белән барырга тиеш? Әлеге сорау татар театры барлыкка килгәннән бирле көн кадагында булып, әледән-әле җитди бәхәсләргә дә китерә. Соңгы вакытта татар
театрының торышы, бүгенгесе һәм киләчәге турында бәхәсләр көчәеп китте. Моның үзара тыгыз бәйләнгән ике сәбәбе бар: берсе — театрларда эзләнүләр, төрле экспериментлар, төрле якка чарпаланулар күзәтелеп, аның бүгенге торышы белән тулысынча канәгать булмау; икенчесе — милләтнең теле, мәдәнияте, менталь сыйфатлары сагында торган театрның киләчәктә дә милли йөзен саклап калуына ирешү турында уйланулар чагылышы. 9 август көнне Буа дәүләт драма театрында үткәрелгән театр лабораториясенә йомгак ясау да әлеге бәхәсләрдә чагылган сорауларга җавап эзләү булып торды. Рус телендә «Буинская Талия» дип аталган чара икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге проектның авторы — Г.Камал исемендәге театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, төп оештыручылары — Буа театры җитәкчесе Раил Садриев һәм Мәскәүдән килгән театр белгече Александр Вислов. Белгәнебезчә, «талия» күңел ачуны, ял итүне күздә тотучы җиңел комедия төшенчәсенә туры килә, аны икенче төрле «муза» дип тә атыйлар. Буа театры сатира театры буларак танылды, шуңа да бу лаборатория тамашага нигезләнгән уенга, төрле экспериментларга, эзләнүләргә йөз тотып, яңа алым-чаралар эзләүне максат итә. Әлеге чара театраль җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Аның эшендә режиссёр һәм эксперт буларак, шулай ук бәяләүче, фикер алышучы сыйфатында Санкт-Петербург, Мәскәү, Саратов, Уфа, Киров, Ульян һәм Казан шәһәрләреннән танылган белгечләр, шактый күп санда журналистлар катнашты. Белгечләр һәм тамашачылар игътибарына Буа театры артистлары белән 4-5 көн дәвамында читтән килгән режиссёрлар әзерләгән дүрт спектакль эскизы тәкъдим ителде. Болар — билгеле бер эксперимент, эзләнү, теге яисә бу фикерне тамашачыга җиткерү алымнарын, чараларын файдалану юлларын ачу проектлары. Ә инде артистлар өчен әлеге чара — менә дигән өйрәнү мәктәбе. Башка шәһәрләрдән килгән режиссёрлар белән төрле халыклар театрына хас чараларга нигезләнеп эшләү һәркемнең сәләтен төрле планда сынап карау мөмкинлеге дә бирә.
Әлфәт Закирҗанов
Фото: театр архивыннан 
Язманың дәвамын "Сәхнә" журналыннан укыгыз
"Сәхнә" №9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк