Логотип
Театр

«Диләфрүз»гә 30 яшь

     Әйе, вахтер бик тырышып аңлаткан кешене мин тиз таныдым. Бер дә бирешә белми торган бу ханым – Диләфрүз апа Дежурова иде. Берничә минуттан, ут кебек балкып, көчле энергетикага ия булган Диләфр...

 

   Әйе, вахтер бик тырышып аңлаткан кешене мин тиз таныдым. Бер дә бирешә белми торган бу ханым – Диләфрүз апа Дежурова иде. Берничә минуттан, ут кебек балкып, көчле энергетикага ия булган Диләфрүз ханым ишектән көчле җил булып килеп керде дә, компьютерга текәлеп утырган редакциягә җан өрде.

 

   Яшь кеше булмаса да, ерак араларны якын итеп, Мәскәү шәһәренең «Диләфрүз» татар халык театрына утыз ел тулу уңаеннан, 17 нче апрель көнне Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә куелачак Х.Вахитнең «Күк капусы ачылганда» водевеленә чакыруларны тапшырырга килгән. 1986 нчы елда Диләфрүз апа күптәнге хыялларының берсен тормышка ашырып, Мәскәүдә татар театрына нигез сала. Утыз ел дәвамында әлеге театрның җитәкчесе, режиссеры, оештыручысы ролен үзе алып бара ул. 
 
   Театрның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Диләфрүз исеме – фарсы теленнән кергән, «сөендерүче», «шатландыручы» дигән мәгънәне аңлата. Әлеге труппа илебезнең төрле шәһәрләрендә булып, күп кенә төбәкләрдә яшәүче татарларның мәхәббәтен яулаган. Гастрольләр белән Зеленоград, Подольск, Загорск, Ленинград, Волгоград, Казан, Рязань, Уфа, Тверь шәһәрләрендә булганнар. «Киләсе гастрольләр Петрозаводск шәһәренә көтелә. Анда безнең беренче баруыбыз гына түгел. Безне һәрбер җирдә күз яшьләре белән озатып, тагын килүебезне сорап, озатып калалар», – ди Диләфрүз апа. 
 
   Коллективның иҗат чишмәсе, символик рәвештә, Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе белән башланып киткән. Театрның репертуарында «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин), «Әниләр һәм бәбиләр» (Т.Миңнуллин), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Кияүгә чыгам әле» (Х.Нигъмәтуллина) спектакльләре бар. 2010 елда «Сөембикә-ханбикә» спектаклен куеп, башкала тамашачысын шаккатыралар. «Сәхнәдә Сөембикәне күрәсем килде. Мәскәүдә аның кем икәнен белмиләр, алар татар мәдәниятеннән аерылган бит!» – дип сыкранды Диләфрүз апа. Бу теләген дә тормышка ашыра ул. Пьеса сорап Мансур Зиннуровка мөрәжәгать итеп карый, ләкин тәкъдим ителгән, поэма формасанда язылган «Ике егълау» спектакленең тексты артистлар өчен авыр булып чыга. Ахыр чиктә, «Сөембикә-ханбикә» әсәрен аларга Мәдинә Маликова махсус язып бирә, ә Мәсгут абый Имашев көй яза. Спектакльнең премьерасы үзе бер вакыйгага әйләнә. Россия каналыннан килеп сюжет эшләп китәләр, автор үзе дә бу көнне залда була. Сөембикә образындагы Ленария Хуҗиева үз ролен бик тә тормышчан һәм үтемле итеп башкара.
 
   Берничә буын артист алышынып өлгерсә дә, Туфан ага Миңнуллинның «Хатын үзебезнеке» комедиясе күп еллар дәвамында сәхнәләреннән төшми. Хәзерге вакытта Х.Вахитнең «Күк капусы ачылганда» әсәрен сәхнәләштерү эшләрен алып баралар. Артистларның барсы да диярлек эш кешеләре, ләкин шуңа да карамастан, репетицияләргә вакытында килеп, театр өчен вакыт табып яшиләр. Динар Фәесханов, Хамисә Хөсәинова труппаның җырчылары, Розали Гарман – биюче, Станислав Дежуров, Гөлнара белән Ринат Лиханнар сүз осталары. Татарстанның атказанган артисты Рафаил Курамшин һәм Илдар Мавлюкаевлар театрның баянистлары.
 
   Каралган спектакльдән калган тәэсирләрне язар өчен тамашачыларга махсус дәфтәр тәкъдим итү – театрның кызыклы традиция-се дисәк тә була. Архивта тугыз дәфтәр җыелган, алар барысы да зур истәлек булып саклана. Шуларның берсенә Т.Миңнуллин «…Учакны сүндермәгез», дип язып калдырган. Дөрес сүзләр бит… Диләфрүз ханымга алга таба да әлеге театрның учагын дөрләтеп, тамашачысын сөендереп торуын телибез. Иҗади уңышлар сезгә, Мәскәү татарлары! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк