Логотип
Театр

И.Бикколовның «Татарча театр» мәкаләсендә Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасына бәя

Соңгы елларда әлеге күпкырлы талантлы шәхеснең тормышы, эшчәнлегенә кагылышлы, гомумән, Бикколовлар гаиләсенең ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы татар милли хәятендә тоткан урыны хакында кайбер язмаларны...

Соңгы елларда әлеге күпкырлы талантлы шәхеснең тормышы, эшчәнлегенә кагылышлы, гомумән, Бикколовлар гаиләсенең ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы татар милли хәятендә тоткан урыны хакында кайбер язмаларның басылуы – куанычлы хәл. Әлеге язма Ф.Әмирхан иҗатына бер караш һәм татар театр сәнгате үсешенең аерым сәхифәләрен тергезү ягыннан да кызыклы, файдалы булыр, дип уйланыла.

Ибраһим Җамаледдин улы Бикколов (1884-1938) җәмәгать эшлеклесе, педагог, ХХ гасыр башында актив әдәби-публицистик эшчәнлек алып баручы журналист, тәрҗемәче. Алдынгы карашлы руханилар гаиләсеннән чыгып, ике гасыр арасы кебек катлаулы чорда үз юлын мәгърифәтче-укытучы эшеннән тыш, журналист, публицист буларак та билгеләгән, шушы юнәлештә шактый күләмле хезмәт калдырган Ибраһим Бикколовның гасыр башы татар милли хәрәкәтендә, иҗтимагый тормышта тоткан урыны, вакытлы матбугат үсешенә керткән өлеше гаять зур һәм әһәмиятле.

Ибраһимның булачак татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан белән танышлыклары атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үк башланып, язучының соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. «Мөхәммәдия»дә Ф.Әмирхан тарафыннан оештырылган әдәбият түгәрәгендә И.Бикколов активлардан булып, Казанда татар шәкертләре тарафыннан оештырылган «Ислахчылар» хәрәкәтендә дә (1905-1906) Ф.Әмирхан, И.Бикколов исемнәре янәшә телгә алына. «Фатих Әмирхан турында истәлекләр» китабының кереш сүзендә Ибраһим Бикколовның шәхесен ачуда гаять әһәмиятле булган сүзләр язылган: «(Фатих Әмирханның) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә бергә укыган дуслары Р. Алуши, В.Бәхтияров, И.Бикколовның тирән эчтәлекле истәлекләрендә әдипнең иҗтимагый эшчәнлеге алгы планга чыгарыла. Сүз уңаенда И.Бикколовның Ф.Әмирханны аеруча якын күрүен әйтергә кирәк. Әдип үлем түшәгендә ятканда ул гел аның янында була, вафатыннан соң җирләү эшендә башлап йөри, калган кулъязмаларын җыештырып, тәртипкә салып куя». И.Бикколовның әлеге китапта урын алган «Бөек язучы Фатих Зариф угылы Әмирхан» һәм «Мәрхүмнең авыруы» дип аталган мәкаләләре классик язучыбызның эшчәнлеге һәм соңгы көннәре хакында шактый мәгълүмат бирүе белән кыйммәтле.

ХХ гасыр башы вакытлы матбугаты битләрендә И. Бикколов имзасы белән басылган мәкаләләр «Шура», «Мәктәп», «Аң», «Ак юл», «Сөембикә» журналларында шактый еш басыла. Актив журналист буларак ул «Әл-Ислах», «Сибирия», «Йолдыз», «Ил» кебек гәзитләр белән дә хезмәттәшлек итә. «Әл-Ислах» гәзите һәм бу вакытлы матбугат басмасында язышкан татар прогрессив эшлеклеләре исемлегендә И.Бикколов исемен Михаэль Фридерих та телгә ала.

И.Бикколовның публицистик эшчәнлеге шактый күпкырлы. Үз вакыты вакытлы матбугаты битләрендә аның атаклы шәхесләребез Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге, замандашы, дусты Габдулла Тукай иҗаты, гомумән, гасыр башы татар әдәбияты үсеше, вакытлы матбугат торышы, илдәге сәяси һәм икътисади тормыш хакында саллы, гомумиләштерү характерындагы мәкаләләре дөнья күрә.

1915 елда «Кояш» гәзитендә Ф.Әмирханның яңа пьесасы – «Тигезсезләр»нең беренче тапкыр сәхнәдә куелуына мөнәсәбәтле басылган «Татарча театр» язмасы бүгенге укучыда да кызыксыну тудырырлык мәкалә. Әлеге язма Ф.Әмирхан иҗаты турында замандашы бәясе буларак та, гасыр башы театр сәнгатенең торышы турында мәгълүмат бирә алырлык чыганак буларак та кыйммәтле. Әдәби-тәнкыйди мәкалә буларак, монда әсәргә идея-эстетик кыйммәте ягыннан бәя бирергә омтылыш та, автор фикеренең сәхнәдә актерлар уены аша тормышка ашырылу дәрәҗәсен билгеләү-бәяләү дә күзәтелә. Мәкалә авторы башта шушы вакыйганың халык тарафыннан ничек кабул ителүе – ягъни гасыр башы укучысы-тамашачысының яңа әсәргә, театр куелуга карата фикерен ачыклаудан башлый: «Дүшәмбе көн 9нчы февральдә «Новый клуб» залында «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан татарча театр уйналды. Сәхнәгә куелган Фатих әфәнденең «Тигезсезләр»е әле басылып мәйданга да чыкмаган, ләкин шулай да сәхнәгә куелудан әүвәл Казан халкы арасында шөһрәт алып өлгергән һәм халыкны «кайчан куелыр икән?» дип, көтәргә мәҗбүр иткән иде. Ниһаять, көтелгән көн җитте.»

«Тигезсезләр» әсәренең 1914 елда дөнья күрүен искә алсак, аның сәхнәгә куелышы 1915 ел башында булып, әлеге мәкаләнең әлеге вакыйгадан соң ук басылып чыгуы – бер яктан, әлеге әсәрнең гасыр башы татар әдәби-мәдәни тормышында тоткан әһәмиятле урыны, аңа мөнәсәбәтле кызыксыну зурлыгы хакында фикер йөртергә, икенче яктан, И.Бикколовның журналист-публицист буларак шактый җитез-оператив эшләвен дә аңларга мөмкинлек бирә. Мәкалә гасыр башы милли-мәдәни торышны да беркүпме күзалларга ярдәм итә.

Мәкалә авторы әлеге вакыйганы журналистлык төгәллеге белән чагылдыра, шул исәптән, театр сәнгатенең үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәм әсәргә, һәм аның сәхнәдә уйналышына анализ-бәяләмә бирә. Залның шыгрым тулы булуы, театр караучылар арасында һәммә сыйныф вәкилләре: зыялылар, морзалар, сәүдәгәрләр вә купецлар, яшьләр, укучылар – һәммәсе дә, хәтта театрларга бик сирәк килә торган картлар вә карчыклар да булуын искәртүе – Ф.Әмирхан иҗатына үз вакытындагы игътибарны чагылдыру ягыннан әһәмиятле, язма аның шул вакытта ук танылган язучы, драма әсәрләре авторы булуын да дәлили.

Мәкаләнең төп өлешен, әсәрнең сәхнәдә куелышы һәм сәхнә шартларында идея-эстетик мәгънәсенең ачылу дәрәҗәсен бәяләү алып тора. Сәхнәдә яңа куелган әсәрнең геройлары белән таныштыру барышында И.Бикколов аларга автор тарафыннан салынган фикер, персонажларның әсәрдә башкарган рольләре турында мәгълүмат бирү белән бергә, теге яки бу образга үзенең мөнәсәбәтен дә җиткереп бара. Әсәрнең төп героинясы Рокыяны «… гимназиядә укый, аны өй эчендә дә, өй тышында да һәммәсе яраталар. Ул үзе милләтче, чын-чын татар кызы», студент Габдулла «татарларга бик түбән караучы, татардан бер эш тә чыкмаячак, татар милләте бетә торган халык, шуның өчен аңа хезмәт итеп, аны тәрәккый иттерергә тырышу да габис эш дип йөрүче татар Иванушкасы. Ул үзе татарча яза да белми, татарлар арасына да катнашмый, аларның мөхәррирләренә вә әдәбиятларына да бик түбән генә карыйдыр», дип, автор искәрмәләрен дә бирә. Шушы геройларга мөнәсәбәтле И.Бикколов һәм Ф.Әмирханның, һәм үзенең милли идеаллары, татар халкының киләчәге хакында уйланулары белән бүлешә. Рокыя шикелле кызлары булган татар милләтенең киләчәге өметле дигән фикер әсәрнең үзәгендә торуына басым ясый.

И.Бикколов актерларның уенына шактый өзлекле, тәфсилле бәя бирә. Мәкалә авторы «Тигезсезләр» шикелле «хәрәкәт вә тирән рухка бай» пьесаларны уйнау бик җиңел эш түгеллеген, «Сәйяр» труппасының яңа гына сәхнәдә уйный башлаган яшь артистлары өчен бу спектакльдә уйнау җитди сынау булуын да искәртә. Шуның белән бергә «…Гомәр ролендә Мортазин, Закир (карт холостяк) ролендә Сакаев, Сәлимә ролендә Болгарская ханым, мөхәррир ролендә Тинчурин үз рольләрен бик муаффәкыятьле (уңышлы) уйнадылар. Рокыя ролендә Таҗдарова ханым үзенең 4 нче генә мәртәбә сәхнәгә чыгуы булуына карамыйча, канәгатьләнерлек итеп ролен ифа итде (башкарды)», дип, актерлар эшенә шактый югары бәя бирелә. Аерым артистларның гримнары, мимикалары, киемнәре туры килмәү, кайберләренең артык тупас уйнавы «шундый нәфис вә матур пьесада … сәхнәнең бөтен гармониясен бозып торды» дип бәяләнә.

Шул рәвешле, мәкалә авторы уенның «пьесага нисбәттә түбәнрәк булса да, урта дәрәҗәдән югары диярлек» дәрәҗәдә башкарылуы хакында нәтиҗә ясый, әсәрнең үзен «…публика өчен кешедә гүзәллек тойгыларын чын-чыннан уятырлык, кешене дөньяның бөтен былчыракларын онытып, матур бер нурлы хәяткә чумырырлык пьесага булган ихтыяҗны «Тигезсезләр» үтәде, дип әйтергә батырчылык итеп буладыр» дип югары бәяли. Өстәвенә, әлеге мәкаләлә татар театрының шул вакыттагы актерларын да күз алдына китерергә ярдәм итә.

Мәкалә барышында ук авторның теле үзенә җәлеп итә. «Клубның зур залы калфак вә кәләпүш диңгезе хәлен алган иде ки, шул калфак диңгезе залга аерым бер зиннәт вә матурлык биреп тора, күңелдә әллә нинди якты хыяллар тудырып, матурлык эзләре калдырадыр иде» дип язуы, И.Бикколовның үзенең дә өмет-идеалларын чагылдыра, аны шушы заманның алдынгы карашлы интеллигенты буларак таныта. Бу мәкаләсендә автор оста журналист буларак кына түгел, әдәбият-мәдәниятнең эчке хасиятләре хакында шактый хәбәрдар булган белемле тәнкыйтьче буларак та ачыла.

КФУ профессоры Флера Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк