Логотип
Театр

Җилкәннәр җилдә сынала

  -Растам Абдрашитович, һәр театр белән бәйле кешенең үз тарихы була. Сезне театрга ни китерде? Ничек язмышыгызны сәхнә сәнгате белән бәйләргә булдыгыз?   -Тарихы дип, театрның аның адәм баласын...

 

-Растам Абдрашитович, һәр театр белән бәйле кешенең үз тарихы була. Сезне театрга ни китерде? Ничек язмышыгызны сәхнә сәнгате белән бәйләргә булдыгыз?

 

-Тарихы дип, театрның аның адәм баласын үзенә җәлеп итүче сихри көче була бит. Миңа биш яшьләр тирәсендә без Әстерханга әнинең туганы булган талантлы актриса, татар театр сәнгатен булдыруда зур көч сарыф итүче кешеләрнең берсе – Хәдичә Ханскаяга кунакка бардык. Шул ук вакытта инде мин беренче тапкыр ул вакыттагы Оренбург колхоз-совхоз театры дип аталган театрның гастрольләрендә булдым. Язмыш димә инде! Бу вакыйгалардан соң 40 ел үткәч тормыш мине шушы ук төбәккә инде театрны оештыручы буларак китерде.

 

-Сәнгатькә мәхәббәт, димәк, нәселдән килә?

 

-Бардыр инде. Әмма әти дә, әни дә сәнгать кешеләре булмады. Әти – гади эшче, әни – укытучы иделәр.

 

 

-Растам Абдрашитович, Сезне язмыш кат-кат сынап, әйтерсең лә чыдамлылыкка тикшерде. Көл өстендә театр төзи башлау шактый авыр бит ул. Җитмәсә труппаның да таркалып беткән чагы... Беренче вакытта да труппаның күпчелеген әле тәҗрибәсе бик аз булган артистлар тәшкил иткән. Аларга үз-үзләрен күрсәтү мөмкинчелеге бирү җитәкчелектән күпме вакыт, көч һәм сабырлык сорый бит.

 

 

-Театр бинасы мәсьәләсе шактый катлаулы булып чыкты. Бары тик 1990 елда гына үз яңа бинабызда эшли башлау бәхетенә ирештек. Бу эштә миңа тормыш иптәшем, уң кулым Люция Каюмовна бик нык ярдәм итте. Әмма Люцияне хатыным булганга күрә генә театр труппасына кабул ителмәде. Ул чорда Люция Оренбург дәүләт татар драма театрында бердәнбер профессиональ артист иде. Еллар шаукымында инде таркалып өлгергән өлкә филармониясенең татар труппасыннан бер-ничә артистны театрда эшләргә күндерү өчен бик күп көч һәм вакыт сарыф итәргә туры килде. Бүләк Байбулатов, Нурия Фатыхова һәм соңрак Россия Федерациясенең атказанган артисты исеменә лаек булган Рафаэль Фатыхов театрны аякка бастыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Шулай итеп оешып, театрыбыз үзенең беренче постановкасын куйды. Ул “Җыр күңелне уята” дип аталган композиция иде: без тамашачыга Әмирхан Еникинең “Рәшә” повестеннан өзек тәкъдим иттек. Җыр һәм биюле әлеге тамашаны халык бик җылы кабул итте. Ә инде труппаның сәхнә түренә менгән беренче спектакле – ул Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу”ы.

Әйе, кайсыбер яшь артистлар өчен көндәлек эш профессиональ мәктәп ролен дә үти. Без артистларыбызның белем алуга омтылышларын һәрвакыт хуплыйбыз, аларга киңәш белән булса да ярдәм итәргә тырышабыз. Театр коллективы – бер йодрык сыман бит ул. Бер-береңә ярдәм итеп, аңлап эшләгәндә генә тату профессиональ труппа оешуы мөмкин.

 

-Ничек кенә булса да бу эшләрне башкарып чыгу өчен кешедә каты характер һәм шул ук вакытта сабырлык та булуы кирәк. Янда якын кешеләрең булу да иңнәргә канат куя. Шулай бит?

 

-Безнең әти шундый сыйфатларга ия иде. Күп сөйләшмәс, бер карашыннан барысын да аңлый идек. Ә әни инде үзенең сабырлыгы, нечкә күңеллелеге белән аерылып тора иде. Әле дә булса сокланам: без өч малай үстек. Ничек итеп әни безгә тиешле тәрбия бирә алган да, безнең шуклыкларны түзгән? Әти белән әнигә зур рәхмәт. Алар безне шундый итеп үстерде. Якын кешеләрнең тагын берсе – ул тормыш юлын бергә үтү өчен сайлаган ярың. Театрны оештыру көненнән алып, Люция һәрвакыт минем янда булды.

 

 

-Беренче спектакль – ул бит театр дигән корабның олы сәяхәткә чыгуына тиң. Ни өчен театрның беренче сәхнә түренә алып менгән спектакле итеп Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” пьесасын сайладыгыз?

 

 

-Әйе, беренче спектакль һәрвакытта да зур әһәмияткә ия. Аның уңышлы-уңышсыз булуыннан тулаем театрның киләчәк тормышы хәл ителә. Туфан ага Миңнуллинның бу пьесасын сайлавыбыз очраклы гына түгел. Мин әле Әлмәт театрында эшләгән чакта ук Туфан Миңнуллин махсус үзе миңа бу пьесасын куярга тәкъдим итте. Без аны уңышлы гына башкарып чыгардык. Оренбургта театр оешкач инде нәкъ шушы спектакльне куюны кирәк дип таптык, чөнки ул тамашачы мәхәббәтен дә яулап өлгерде, театрыбызның шул вакыттагы яшәешенә дә туры килеп тора иде. Үз бинабыз булганга тиклем әле без шушы спектакльне өлкәнең төрле район-авылларында, Оренбургның үзендә йөздән артык мәртәбә күрсәттек. Шушы спектакльне труппаның яратып куювын, тамашачының аны җылы кабул итүен күреп, белеп торган Туфан ага Миңнуллин безнең белән киләчәктә дә дустанә мөнәсәбәтен дәвам итте. Нәтиҗәдә, 25 ел эчендә без талантлы драматургның каләменнән чыккан 9 пьесасын сәхнәләштердек. Юбилей уңаеннан 10нчы пьесаны әзерләдек.

 

 

-Туфан Миңнуллинның махсус сезнең белән Әлмәт театры сәхнәсендә куяр өчен язган тагын бер пьесасы – “Бәйләнчек” сатирик комедиясе дип беләм. Соңрак исә әлеге спектакль Оренбург тамашачысының мәхәббәтен яулады. Бу постановка хакында бер-ике сүз әйтеп үтсәгез иде.

 

-Әйе, бу хак сүзләр. Туфан Абдуллович бу пьесаны нишләптер нәкъ мин куйганны теләде. Бүгенге көндә бу спектакльдә төп рольне Айрат Хәбибуллин уйный.  Альберт роле тамашачыны кат-кат уйландыра: көндәлек тормышта без һәрвакытта да бу бәйләнчек кебек кешеләргә карата гадел, игътибарлы, миһербанлы һәм принципиальбезме? Туфан Миңнуллин үзенең пьесаларында һәрвакыт глобаль гомумкешелек проблемаларын күтәрүе белән аерылып тора иде. Шуңа күрәдер дә тамашачы аның һәр спектаклен яратып, үз итеп кабул итә. Ул гади тамаша кылу гына түгел, ул кешене, беренче чиратта, уйланырга этәрә.

 

 

-Оренбург театры сәхнәләштергән “Нәзер” пьесасын Т.Миңнуллин аеруча бик ярата. Ул хәтта аның антрепризеры булып, Татарстан Республикасы халкына тәкъдим итүне хуп күрә.

 

 

-Бу пьесаны язуын мин Туфан абыйдан үзем сорадым. Тамашачы әлеге спектакльне бик яратып кабул итте. Шул исәптән Татарстан һәм Мәскәү тамашачысы да. Спектакльнең премьерасы Казандагы Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә сезон ябылу һәм Т.Миңнуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан үтте. Премьера алдыннан барыбыз да бик каты дулкынлана идек, чөнки бездән алда фестиваль кысаларында Т.Миңнуллинның пьесалары буенча сәхнәләштерелгән 18 спектакль инде куелган иде. Әмма, шөкер, тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте. Туфан абыйга да актерларның уены бик ошаган иде. Нәтиҗәдә – ул спектакльне барлык Татарстан халкына күрсәтергә булды. Ике ел дәвамында “Нәзер” спектакле 19 районның 67 авылы тамашачысына күрсәтелде. Шушы вакыйгалардан соң Т.Миңнуллин безгә “Төш” пьесасын куярга тәкъдим итте.

 

 

-Туфан Миңнуллин театрыгызның беренче оешкан көненнән үк якын дусты булып килде. Энергия тулы талантлы драматургны кинәт югалту театр өчен остазыгызны югалтуга тиң булгандыр...

 

-Әйе... Бу чынлап та шулай. Остазыбыз, иҗатташ дустыбызның үлемен без шәхси трагедиябез буларак кабул иттек. Бүгенгедәй исемдә: бу хәбәр безгә Туфан абыйны театрыбызда үтәчәк чираттагы иҗади очрашуга көткәндә килеп җитте. Бүгенге көндә дә без Туфан Миңнуллинның спектакльләрен сәхнәләштерүдән туктамыйбыз. Талантлы шәхес хакындагы хәтер яши һәм киләчәктә дә яшәр дип ышанабыз.

 

 

-Әлеге вакыйгалардан соң инде күпме сулар аккан, ә төгәлрәк әйткәндә – 25 ел. Ярты чирек гомер театрда узган. Язмыш димичә нәрсә диясең?! Бүген инде ике юбилей уздырыла – М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының 25 еллыгы һәм шушы театр куйган беренче спектакльнең авторы – Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Абдулла улы Миңнуллинның 80 еллыгы. Театр һәм аның тамашачылары хәтере янәдән театр тарихында булып узган еллар истәлеген яңарта. Сезнең театрны күркәм юбилее белән котлыйбыз! Иҗади гомерегез озын булсын, халыкны шатландырып, яңадан-яңа уңышларга ирешеп яшәргә язсын!

 

 

-Зур рәхмәт! Амин, шулай булсын! Сезгә дә уңышлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк