Логотип
Театр

Ильяс Халиков: "Марсель абый безне автосервиста машинаны төзәткән кебек, яңадан сүтеп җыйды"

Юк, ул чакта алай дип аталмый иде бугай әле ул. Музыкаль төркемдә укыгач, төрле чараларда еш катнашырга туры килде. Хәтта шушы театрда бер спектакльдә массовкаларда катнашырга, Марсель Җаббаров белә...

Юк, ул чакта алай дип аталмый иде бугай әле ул. Музыкаль төркемдә укыгач, төрле чараларда еш катнашырга туры килде. Хәтта шушы театрда бер спектакльдә массовкаларда катнашырга, Марсель Җаббаров белән бергә эшләргә дә насыйп булды әле. Нинди спектакль икәнен хәтерләмим. Ләкин төп рольләрдә хәзер танылган җырчы Ләйсән Гыймаева белән, группадашыбыз Илназ Аглюков уйнаганлыгы тәгаен истә калган. Менә шундый мизгелләр...

17 мартта, Казан дәүләт федераль университетында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаровка 70 яшь тулуга багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Университет каршында эшләп килгән «Мизгел»  яшьләр театры да  20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Юбилярны котларга Марсель аганың дуслары, туганнары, аның белән төрле елларда сәхнә тоткан иҗатташлары, студентлар, яшь артистлар да килгән иде. Бәйрәм кичәсе «Мизгел» театры репертуарындагы төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрдәге күренешләр белән үрелеп барды.

Бу театрның үзендә уйнап, хәзер төрле җирләрдә лаеклы хезмәт итүче студентларның күңелендә нинди хатирәләр уелып калган соң? Университет җитәкчелеге тетатр хезмәтенә нинди бәя бирә? Бүген без әнә шул хакта сөйләшик. 

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф  Җамалетдинов:

 Университетыбызда «Мизгел» яшьләр театры булу – коллектив өчен зур отыш һәм бәхет дисәк тә ялгышмабыз. Әлеге театр белән нәкъ менә Марсель Җаббаров җитәкчелек итүе – икеләтә куаныч. Ул театрны оештырды, хәзер аның җитәкчесе һәм алыштыргысыз режиссеры.

Әле дә хәтерлим: Марсель Бакирович 1996 елда элеккеге педагогика университетының татар филологиясе факультетына килде. Тора-бара ул безнең коллектив әгъзасына әйләнде, иң якын хезмәттәшебез булып китте. «Мизгел» яшьләр театры туган телебезне саклау һәм үстерүдә, яшь буынга (аеруча булачак укытучыларга) эстетик тәрбия бирүдә, яшь тамашачыларның рухи дөньясын баетуда, татар театр сәнгатенә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия. Чыннан да, коллектив, заман сулышын тоеп, берсеннән-берсе матур әсәрләр сайлап, үрнәк булырдай көчле образлар тудыра, аларның чыгышын ел саен көтеп алалар. Югарыда күрсәтелгән уңышлар, һичшиксез, театрның җитәкчесе – Марсель Җаббаров исеме белән бәйле. Күренекле артист, режиссер, тәрҗемәче, драматург Марсель Бакирович үзенең әле сизгер психолог һәм оста педагог булуын да раслады.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин:

Без Марсель белән 20 ел бергә эшләдек. Бик дустанә яшәдек, спектакльләрдә бергә уйнадык. Мин күбрәк тискәре образларны башкарсам, аның образлары уңай була иде... Талантлы, артык тырыш актер, таләпчән булды. Спектакльгә җанын биреп әзерләнә, ярты сәгать алдан сәхнә кырыена килеп баса, шул минутларда үзе генә калып, нидер уйлана торган иде. Хисле кеше, образдан тиз генә чыга алмый... «Мизгел» театрында да яшьләр белән тырышып хезмәт куя. Андыйлар хәзер арабызда сирәк шул.

Ильяс Халиков, җырчы:

“Мизгел” яшьләр театры турында сөйләшә башлагач студент елларым искә төшә. Марсель абый безне төрле чараларда күреп алып, башта кырыйдан карап йөреп, дөньябызны өйрәнгәннән соң, театрга чакырды. Шулай сәхнә тормышына кереп киттек. Ул безне авылдан килгән егет кызларны автосервиста машинаны төзәткән кебек, сүтеп җыеп, безгә дөрес юнәлеш бирде, дип әйтергә дә була. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле. Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Күзләр” спектаклендә – Мулла, “Беренче мәхәббәттә” Әбсәләм рольләрен башкарырга туры килде. Спектакльләрне сәхнәгә кую иң соңгы көн, ә менә репетицияләрдәге, спектакльләргә әзерләнгән, сөйләшкән, киңәшләшкән вакытлардагы мизгелләр беркайчан да онытылмаячак. Хәзер дә сагынып искә алабыз.

Марсель абый үзе бик көчле психолог. Һәрвакытта да гади. Студентларның күңелен аңлап, аларның хыялларын чынга ашыру турында уйлана торган бөек шәхес. Аның кебек кеше белән танышу минем өчен бик зур бәхет булды дип әйтәсем килә. Хәзер дә гел аның белән киңәшләшәм. Чөнки сәхнәгә дини җырлар белән аяк баскан, үзебезнең “Мөнбәр” театрын оештырып йөргән вакытта, Марсель абыебызның сүзләрен искә алып эшләдем. “Хыялланырга, хыялларны чынга ашырырга кирәк”, – дигән сүзләре безне һәрвакыт уйландыра иде. Әле дә нинди генә бәйрәм булмасын һәрвакыт котлап, һәрберебезнең гаиләләре тормышы белән кызыксынып, хәлләребезне белешеп тора. Шулай итеп безгә көч бирә.

Булачак укытучылар өчен бу театрның хезмәте бик тә мөһим. Ул аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәчәк. Әлбәттә, әдәби әсәр аша, шушы мәгънәви спектакльләр аша, күпме студент үзләренең күңелләренә шифа алып туган якларына кайтып китәләр. Үзләрендә дә шундый түгәрәкләр оештыралар, укучыларны нәфис сүз осталыгына өйрәтәләр, мәгънәле тормыш алып барырга, шәхес булып формалашырга этәрәләр. Киләчәктә дә Марсель абый үзе дә, аның варислары да шушы эшне дәвам итсеннәр иде. Форсаттан файдаланып Марсель абыйга рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Җәмәгате Дания апа һәм балалары белән тигезлектә, оныклар сөеп тыныч, матур тормышта яшәргә язсын дигән теләктә калам. 

 

Ильназ Бах, җырчы:

Мизгел безне жыйган бер гаилә инде ул. 2003 елда укырга кергәч, Марсель абый беренче курслар бәйрәменнән соң күреп мине үзе янына чакырды, үз канаты астына алды, күп кенә спектакльләрнең баш рольләрен миңа ышанып тапшырды. Шул чактан бирле бүгенге көнгә кадәр мин шунда. Әлеге театр тормышка карашымны үзгәртте, мине яшәргә өйрәтте дисәм дә ялгыш булмас. 2006нчы елда “Кыр казлары” артыннан спектаклендә уйнап, барча югары уку йортлары арасында “Иң яхшы ир-ат роле” исеменә ия булып, җиңү яуладым. Шулвакыт Марсель абый мине сәхнәдә таныштырганда Ильназ Баh дип игълан итте. Шуннан бирле Баh булып калдым. Марсель абый кебек кеше юк һәм тиз генә булмас та. Ул кабатланмас... Бик тә кешелекле, итәгатьле, туган җанлы, игътибарлы кеше ул. Өстәвенә алыштыргасыз артист, көчле режиссер, педагог һәм дә психолог. Мин һәм безнең гаилә аны бик тә хөрмәт итәбез, яратабыз.

“Калеб” тапшыруы алып баручысы, КФУ студенты Эльвина Нәҗипова:

Казанга укырга килгәч, беренче курслар бәйрәмендә биергә туры килде. Авылдан ук сәхнәгә гашыйк, бию белән янып яшәгәнгәме, уку йорты сәхнәсендә чыгыш ясау үзе бер горурлык, рәхәт бәхет булды. Югары курс егете белән татар биюен башкардык. Әлеге бәйрәмнән соң икенче көнне миңа шалтыраталар: "Эльвина, кызым, бу Марсель Җаббаров, “Мизгел” яшьләр театры режиссеры, миңа кереп чык әле". Марсель абыйның биюемә гашыйк булганы билгеле булды. Шул көннән мин “Мизгел” сафларына аяк бастым. Уку дәверендә Т.Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш" спектаклендә – Шәмсенур (башлангыч сыйныф укытучысы), Мостай Кәримнең Ике хат әсәре буенча куелган "Соң иде шул" спектаклендә – Таңсылу, баш рольдә уйнадым. Мин Мизгел гаиләсендә булуыма чиксез бәхетле һәм Аллаһыма рәхмәтле!

Марсель абый, ул абый гына түгел, ул әтием, бабам шикелле якын кеше. Иң беренче күргән көннән алып, бүгенгегә кадәр Марсель абый безне, яшьләрне, илһамландырып, иҗат көчен биреп тора. Безнең һәммәбездә сәхнәгә якын сыйфатларны күреп, ул аларны ачарга тырыша һәм тамашачыга җиткерә белә. Үзең дә белмәгән сыйфатларыңны ача ул.

Марсель абый нечкә күңелле, ягъни һәрберебезгә, шундый саклык, аклык бн якын килә. Безнең шатлыкларыбыз өчен шатланса, борчуларыбызны бергә уртаклаша. Аннан бернәрсәне яшереп тә, әйтми дә калып булмый. Ул безне күз карашыннан ук тоеп ала, һәрдаим ярдәм итеп, яратып яши.

Ул безгә бик кадерле кеше. Рәхмәт сиңа, Марсель абый, булганың өчен! Безнең хисләр беләнн янып яшәгәнең өчен!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк