Логотип
Театр

Күз алдына китер

Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театрының зур залында Казанда танылган яшь режиссер Илшат Рәхимбайның «Представь» һәм «Не верю» дип исемләнгән кыскаметражлы фильмнары киң тамашачы хоз...

Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театрының зур залында Казанда танылган яшь режиссер Илшат Рәхимбайның «Представь» һәм «Не верю» дип исемләнгән кыскаметражлы фильмнары киң тамашачы хозурына тәкъдим ителде. «Не верю» фильмының сюжеты гади генә, ул театрга үлеп гашыйк кызның хис-кичерешләре турында. Бүген исә без «Представь» фильмы хакында сүз алып барырбыз. Фильм икесе ике диндәге бертуганның үзара мөнәсәбәтләре хакында.

Кайчандыр әти-әнисе катнаш гаиләдә туып үскән балаларының берсенә – Сергей, икенчесенә Сәет дип исем бирәләр. Еллар үтә. Ике туганның юллары аерыла. Һәм менә алар кабат очраша. Сергей – рус авылында рухани, кечесе Сәет татар авылында – мулла. Мулла азан әйткәндә, күрше авылдан руханиның чаң сукканы ишетелеп тора. Ике дин әһеле узара күрешеп, аралашып тормаса да, бер-берсе турында азан, чаң тавышы аша хәбәрдар булып торалар. Шулай бер көнне чаң тавышы ишетелми. Мулла үзе дә аңламастан, сәер күңел халәте кичерә. Чаң тавышы ишетмәгәч, йоклый алмый.

Икенче көнне торып, рухани, ягъни үзенең бертуган абыйсы янына ашыга. Мулла абыйсын аңын югалткан хәлдә, «Ашыгыч ярдәм» машинасына салган вакытка килеп җитә… Шуның белән фильм тәмамлана. Фильм барышында туган сорауларны фильмның режиссеры Илшат Рәхимбайның үзенә бирергә булдык.

– Фильмның идеясы ничек туды?
– Гәрчә дин эчендә кайнамасам да, миңа дин темасы һәрвакыт якын булды. Хәтта хәләл җефетем коръәннең татарча тәфсирләре буенча диссертация яза. Якын тирәмдә динне өйрәнүче галимнәр, дингә кагылышлы интеллигенция вәкилләре дә бар. Минем өчен дин зур феномен булып тора. Дөньяда ничә миллиард кеше, дингә карата үз фикерен әйтеп, полемикага бирелеп, шул өлкәдә ачышлар ясый. Төрле дин әһелләре белән диннең фәлсәфәсе турында сөйләшүләр генә түгел, диннең ниндидер бер кызыклы күренеш икәнен җиткерергә тырыштым. Дөресен әйткәндә, фильмда дин темасы фон гына булып алына. Ә фильмның төп темасы гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр.

– Нинди мөнәсәбәтләр соң ул, Илшат?
– Фильмга кадәр геройларның үз тарихы бар. Ике туганның тарихы катнаш гаиләдән башлана. Олысы, ягъни Сергей исемлесе әшәкерәк, дорфа кеше булып үсә. Кечкенә чактан ук энесе Сәетне үпкәләтергә ярата. Күрәсең, энесенең абыйсына карата үпкәләре җыелып барган. Олысы, үсеп җиткәч, начар юлга кереп китә. Инде 18 яшьтән төрмәгә эләгә. Әмма шуны әйтергә кирәк, әти-әниләре игътибарны нәкъ менә олысына биргәннәр. Кечесе үпкәләрдән бик тиз арына алмый, өстәвенә әти-әнисенең игътибары җитеп бетмәве дә үзенекен итә. Дүрт елдан соң Сергей төрмәдән кайта. Әниләре олы улларын бик сагынып көтә, ләкин Сергей төрмәдән кайткан мәлдә әниләре өйдә булмый. Сәет өйдә ялгызы гына булудан файдаланып, абыйсыннан балачак үпкәләре өчен үч ала. Сергей да әти-әнисен сагынган, аларны сораштыра, ләкин Сәет: «Син безнең гаиләгә кара тап төшердең, монда сине беркем дә көтмәде, әти-әни сине каргады», –дип алдалый. Эчкән баштан абыйсы Сәетне сугып очыра да авылдан китеп бара. Әти-әнисен Сәет: «Малаегыз төрмәдән кайтты, акча урларга теләде», – дип ялганлый. Сергей исә шул китүеннән бүтән әйләнеп кайтмый.. Шәһәрдә эш таба алмыйча интегеп йөргәннән соң монастырьга килеп эләгә. Әти-әниләре исә гомерләре буе олы улларын көтеп яшиләр. Улларын күрү бәхетенә ирешә алмыйча вафат булалар. Сәит гомер буе күңелендә шул таш белән яши. «Мин алдаладым», – дип әниләренә дә әйтә алмый, абыйсын да кире кайтара алмый

– Параллельләрне искә алсак, урыс авылы суыграк кадрларга бай кебек тоелды…
– Фильмны 15 минутлык ясау максаты күп кенә кадрларны кисәргә мәҗбүр итте. Бюджет та күп түгел иде, шул сәбәпле, артык декорацияләрдән файдалану чикләнде. Руханиның өендәге күренешләр Марий Эл республикасының Мамсинер авылында төшерелде. Атна буе авылда яңгыр да яумады, кояш та чыкмады, болытлы көннәр иде, шул да тәэсир иткәндер. Фильм төшерер алдыннан шул авылның Атакаеннан безгә ниндирәк йорт бирү мөмкинлеге турында сорадык. Рухани яшәячәк өйдә, 5-6 ел кеше яшәмәгән, шуңа да карамастан, йорт яхшы сакланган. Авылда барлыгы 30-40 хуҗалык. Яшьләр гомумән юк. Урыс авылының үз атмосферасы булды. Ә Мамадыш районының татар авылы Арташка килү белән җиде көн рәттән кояш кыздырды. Шуңа күрә кадрлар да икенче төрлерәк булды. Һава торышына махсус «заказ» бирмәдек.

– Минем аңлавымча, актерлар сайлау кастингсыз үткән. Шулаймы?
– Актерлар турында мин озак уйладым. Минем өчен рольләрне уйнаучыларның актер булу-булмавы да мөһим түгел, шул ук вакытта рольне башкарып чыгарлык кешеләр булуы кирәк иде. Бер дустым миңа Марсель Тимофеевны тәкъдим итте. Ә мин аны белә идем. Ул катнашкан берничә фильмны караганнан соң, рухани ролен нәкъ менә Марсель Тимофеев уйнаячак дип әйттем. Ә Раушан абый белән мин фильм төшерер алдыннан ике ай элек сөйләшкән идем. Мулла роле өчен туры килә торган актерны табуыма инандым. Минем өчен бернинди кастинг кирәк булмады. Татарстанда рольләрне башкарып чыгарлык актерлар арасында, алар минем өчен идеал иделәр. Бу рольләрдә бүтән актерларны күз алдына да китерә алмыйм.

– Чиркәү чаңы белән азан тавышын бергә кушу аеруча зур урынны алып тора…
– Әле сценарий язылганчы, актерларны тапканчы ук иң беренче килгән идеяләрнең берсе ул. Ягъни менә ике авыл: берсендә – азан, икенчесендә чиркәү чаңы ишетелә. Аларны бергә кушып, музыка язу – иң яхшы уйлап табуларның берсе. Фильмда менә шундый образлы урын булачак дип сөйләү – бик күп кешене канатландырды. Башта композитор Эльмир Низамов белән бик озак уйладык. Электрон музыкага тартылып карадык. Премьерага бер атна кала, Эльмирның башына хор яздыру идеясе килә. «Ышан миңа, бу бик көчле булачак», – дип, миңа якынча яңгырашын тыңлатып күрсәткән иде. Шуннан соң яздыра башлагач, Эльмир үзенең дусты Динә Венедиктова җитәкчелегендәге 40 кешелек хорын чакырды. Күз алдыгызга китерәсезме, минем фильм өчен 40 кеше үз тавышын яздыра. Мин тыңлыйм, күзләрдә яшь, үзем калтырыйм. Хорның йогынтылы килеп эләгүе көчле булды.

– Төшерү вакыты нинди хисләр калдырды?
– Фильм төшергән кешеләрдән сорасагыз, ул ниндидер могҗизалы ун көн кебек истә калды. Минем өчен, фильм төшергән көннәр – зур вакыйга булды. Әйтеп бетергесез атмосфералы көннәр кичердек. Урыс, татар авылын алсак та. Ничек без анда килеп кергәннән башлап, чыгып киткәнгә кадәр. Ашавыбыз, нәрсә төшерүебез, ничек кешеләр белән күрешүебез. Ул көннәрне бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Алар ниндидер тылсым, мистикага бәйле булды. Һәр кеше үзенең зур вакыйгага өлеш керткәнен аңлый иде. Һәрбер кеше фәлсәфәгә бирелде, энергияне тоеп, зур эштә катнашканын аңлады һәм бу – иң мөһиме.

– Киләчәккә карашыгыз нинди?
– Эшеңә көч куеп, яшәүдән тәм табудан туктамыйсың икән, ә яшәүдән тәм табу – зур эш, дөньяга мәхәббәт сугара белергә тиешсең. Дөньядан миллион рәхәт һәм мәгънә табып, максатка алып бара торган кешеңне танып, һәр вакыйгада ниндидер билгеләр күреп, элемтәләр тотып, шуларны бер-берсе белән тоташтыру – иҗатка чиксез илһамланудыр. Әгәр син шундый агымда яшисең икән – бу синең төп максат.

Раушан Шәриф, мулла ролен уйнаучы:

Минем нәселдә муллалар бар, шуңа күрә ул минем күңелемдә. Әтием дә мулла. Ничектер бу мәсьәләгә җитдиерәк карадым, мулла образына кереп китү миңа авыр булмады. Безнең режиссерның типик мулла ясыйсы килмәде, аның гади, белемле, тормышның ачысын-төчесен күргән кеше тудырасы килде. Без һәрвакыт үзебезне эзлибез бит, табарга тырышабыз. Үзеңне бу тормышта табу, үзеңнең бу тормышка килүеңнең мәгънәсен аңлау кирәк. Бездә иман, тәрбия, әхлаклылык – барысы да дингә бәйләнгән. Миңа коллектив белән эшләү, иртәнге сәгать дүрттә торып төшереп йөрүләр, авыл табигате, аның кешеләренең шуның хәтле ачык булуы ошады. Илшатның артистлар сайлый белүе дә бик зур әһәмияткә ия. Бер минут эчендә кешене җәлеп итәр өчен күпме көч кирәк бит. Уйландыра торган кино кирәктер инде ул. Сәнгать бит – эзләнү. Без һәрвакыт эзләнәбез. Минемчә, фильмның ахры сорау калдырыр. Финалны конкрет әйтә алмыйм. Фильм да бит «Представь» дип атала. Күз алдына китереп карыйк инде…

Марсель Тимофеев, рухани ролен уйнаучы:

Кадрларда чын булырга тырыштым. Үзем ислам динендә булсам да, христиан диненә хөрмәт белән карыйм. Әтием – керәшен, әнием татар булулары да моңа зур нәтиҗә ясагандыр, чөнки ярты туганнарым – мөселманнар, икенче яртысы – христианнар. Фильмны төшерүгә кадәр христиан диненең кагыйдәләрен белми идем. Дөрес итеп чукынырга, сүзләр һәм догаларга мине Лев атакай белән Михаил атакай өйрәтте. Иң якты хатирәләремнең берсе – фильмны төшерү вакыты, ә моңсуы, әлбәттә, аерылышу. Гомумән алганда икенче фильм ниндидер бер арт хаус булмасын иде, киресенчә, аңлаешлы, кешенең күңеленә үтеп керерлек, тормышның кыйммәтләре турында уйландырырлык, һәр кешегә сорау бирерлек булсын иде, дип көтеп калам.

 Лилия Туктарова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк