Логотип
Театр

Кабатланмас актриса

Искитмәле талантлы студия иде ул! Танылган режиссер, ГИТИС профессоры А.Д.Попов болар турында «талантлы коллектив, иң шәп чыгарылыш төркемнәренең берсе» дип язып чыкты. Педагоглар һәм курсның җитәкч...

Искитмәле талантлы студия иде ул! Танылган режиссер, ГИТИС профессоры А.Д.Попов болар турында «талантлы коллектив, иң шәп чыгарылыш төркемнәренең берсе» дип язып чыкты. Педагоглар һәм курсның җитәкчесе О.И.Пыжова озын-мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле Празат Исән­бәтне, Хәйдәр Гыйматдиновны, Гали Хөсәеновны, башкалар­дан аерылып торган Диллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәевләрне, хисле эчке дәрманы ташып торган Гәүһәр Камалованы, камыштай сылу Асия Галиеваны, какшамас холыклы Асия Хәйруллинаны, Асия Харисованы, Рауза Әхмәрованы озак вакытлар искә алачаклар әле. Һәм шулар арасыннан, әлбәттә инде, Шаһсәнәм Әсфәндиярованы да.

Чып-чын шаһинә

Алар төрлесе төрле язмышка дучар булды. Берәүләр, үз­ләре белән бигүк исәпләшмәүне күтәрә алмыйча, театрдан китеп барды. Исәнбәт, Гыйматдинов, Бикчәнтәев һәм Хөсәеновлар соңрак режиссерлыкка кереп киттеләр. Кемнәрдер озак еллар буена рольсез калып, күмәк күренешләрдә генә катнашып яшәргә мәҗбүр булды.

Әлеге афәтләр ГИТИСчылар арасыннан бер Әсфәндияро­ваны гына читләтеп узды дияргә мөмкин. Сәбәп, мөгаен, аның искиткеч чибәрлеккә, төз-зифа буй-сынга, күкрәктән чыгучы йомшак-моңлы тавышка ия булуындадыр. Сәхнә өчен менә дигән япь-яшь героиня инде. Һәм әкренләп-әкренләп ул Камал театрының кабатланмас үзенчәлекле актриса­сына әверелә барды. Шунысы гаҗәпләндерә: татарга хас бул­маган Шаһсәнәм исеме ничек бирелгән аңа да, Шәрекъ хатын-кызларына хас гүзәллек каян килгән икән? Чып-чын шаһинә бит инде, валлаһи. Ә бит Шаһсәнәмдә дөрестән дә Шәрекъ, төгәлрәге үзбәк, хива ханнарының каны ага иде. Аның Үзбәкстанда Термез шәһәрендә тууы очраклы гына хәл түгел бит. Шаһсәнәмнең үсмер чагы да Ташкентта үтә. Ул шундагы хореография училищесында белем ала һәм хәтта Үзбәк Опера һәм балет театрының берничә спектаклендә биюгә дә ирешә. 1940 еллар башында ул Казанга күчеп кайта. 1942-43 елларда музыка мәктәбендә укый, ә аннан соң Мәскәү. Аны нәкъ менә шул вакытта, исемен кыскартып, Шаха дип йөртә башлыйлар да инде. Һәм ул Мәскәүдә институтта укыганда да, Казандагы дуслары арасында да – Шаха, ә инде студентлар өчен (1960 еллар башыннан ул театр училищесында, консерваториядә укыта) Шаха апа булып кала.

Аның Шәрекътан килүче тамырлары холкында да чагыла иде – бер яктан, искиткеч дәрәҗәдә тәэсирләнүчән холык, икенче яктан – бераз оялчанлык һәм ачылып бетмәү... Таш­кентта, Мәскәүдә, Казанда дус-ишләренең күплеге исә аның аралашучанлыгын, кунакчыллыгын күрсәтә иде. Шаха театрның үзендә, Актерлар йортында, училищеда узган кичә­ләрнең гел үзәгендә булды, рус театры актерлары белән уртак тел табып, якыннан аралашып яшәде.

Ә шәхси тормышы бик үк уңышлы барып чыкмады, дияр идем. Беренче ире Гыйматдиновның тупаслыгына түзә алмый аннан аерылырга мәҗбүр булса, икенче ирен яшьрәк хатын-кыз тартып алды... Аннары Шаха бандит һөҗүменә дучар булып, коточкыч тән җәрәхәтләре алуына карамастан, янә тормышка әйләнеп кайта алды. Әмма Ходай аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәде: искиткеч тәрбияле, инсафлы итеп үстерде ул бердәнбер кызын – бүгенге көндә Татарстан­ның халык артисткасы дәрәҗәсенә күтәрелгән Җәмилә Әсфәндиярованы.

Дәвамы бар

Илтани Илялова

«Сәхнә» журналы 2016 ел, февраль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк