Логотип
Театр

Кабатланыр микән бу кичә?

Иҗат кичәләре уза тора, уза тора… Күбесенең эчтәлеге бер үк төрле: күккә чөеп мактау, буш сүз, җыр-бию… Әзрәк ардыра башлады. Ә менә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге лауреаты, ары табан сана...

Иҗат кичәләре уза тора, уза тора… Күбесенең эчтәлеге бер үк төрле: күккә чөеп мактау, буш сүз, җыр-бию… Әзрәк ардыра башлады. Ә менә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге лауреаты, ары табан санасак драматург, режиссер, киносценарийлар авторы, артист, әкият остасы, педагог Рабит абый Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәм минем күңелемдә Мөдәррис Әгъләмов әйтмешли: «Кабатланыр микән бу кичә?» дигән сорау белән тәмамланды. Тагын бер кабатлансын иде ул. Чара сәяси төсмер алуы белән кыйммәт иде. Сәхнә түренә ана телебезнең бүгенге аяныч хәле, милләт язмышы, татар фаҗигасе иң алга чыгып басты кебек. Гаҗәп түгел, чөнки хөрмәтле аксакал үзе милли рух белән тукылган зат. Аны авыз тутырып милләтпәрвәр дип атасак дөресрәк булыр. Тирән гыйлем, бай мәгълүмат иясе кыска гына кичәдә бөтен уй-фикерләрен әйтеп тә өлгермәде бугай. «За кадром» (кадр артында) ниләр калды икән соң?

Рабит абый, мәгәр бәйрәмегез өч сәгатькә сузылса да ялыктырмас иде. Кыскалыкта — осталык дисезме, әллә сценарий авторлары «кыстымы?»

 —Миндә тарихи әйберләр шыплап тулган, бар белгәнемне чыгарырга теләгән идем. Улларым Нурбәк белән Байбулат тәнкыйтьләп ташлады. Илгиз Зәйниев олы кеше дип алай ук каршы төшмәде.

—Әлбәттә, изге нияттән дип уйлыйм.

 —Әйе, әти монысы нигә кирәк, диләр. Мин инде ничә язучы сугышта үлгәненә хәтле сөйләмәкче идем. Алар — кырык дүрт. Кырым татарларын да хисапка керттем. Ә сугыш елларында бөтен Мәскәү язучылары Татарстан ипиен ашап ятты. Берсе дә сугышка бармады. Симонов аратирә барып кайтты. Анда да корреспондент сыйфатында гына. Менә фаҗига кайда бит. Сталин тегеләрне яклый-саклый, ә татарны сөрә.

Яшьләр сценарийдан бу өлешне сызды. Бәлки дөрес тә эшләгәннәрдер. Аннан соң, Кырым татарларының барлык зыялысын Сталин кырып бетерде. Мин санамакчы идем: кемнәр төрмәдә үлгән, Г.Ибраһимов, М.Галәү, Х.Туфан, Ф.Кәрим, Ф.Борнашларны да искә төшермәкче идем. Күрәм, озынга китте, кыскарттым. Бөтен нәрсәне берьюлы сөйләп булмый бит инде. Россиядә инкыйлабка кадәр татарларга мөнәсәбәт начар булмый. Н.Чернышевскийның «Что делать» әсәрендә Рахметов — төп каһарман. Язучы татарны яклый. Куприн, Толстойлар шулай ук татарны яклап яза. Боларны да сөйләмәкче идем. Сугыштан соң татарга ябырылу башлана. М.Кудинов, В.Боков, В.Сидоровларның иҗатын тикшерсәгез, анда гел: «Татарва, татарщина». Болар урта кул язучылар, болар татарны сүгеп өскә үрмәләмәкче булды. Марина Цветаева — шагыйрә, шулай ук: «Спи, младенец! Не то злому, псу-татарину отдам», дип татарга тибә. Безнең ни гаебебез бар?! Сугыш батырлары исемлегендә без дүртенче урында торабыз.

—Заманында Ярослав Смеляков кебек шовинист «Русский язык» шигырендә:

«На мельнице русской смололи,

 Заезжий татарский язык», — ди.

Наҗар Нәҗми аңа бик усал җавап бирә.

—Әйе, Наҗар аганың шигырен Я.Козловский русчага тәрҗемә иткән һәм ул 1963 елда «Учительская газета»да басылган. Ни татар, ни башкорт матбугаты чыгармады. Курыктылар.

—Хәтерегез сокланырлык, кичәдә шуның русча вариантын сөйләп шаккатырдыгыз. Ә инде Л.Тостойның «Хаджи Мурад» әсәреннән алынган өзекнең мәгънәсен әйтәсе дә юк. Әгәр Сез: «Нәрсә генә кыландырсалар да, безнең милләт исән калачак!» — дисәгез, ул алай ук тәэсир итмәс иде. Психолог та икән Сез, Рабит абый, татарны күпме генә изсәләртаптасалар да, мәңге үлмәячәген «татарин»(татарник) дигән үлән образы аша төшендердегез.

 —Атаклы Рудольф Нуриев турындагы «Бию җене кагылган егет» романында мин бу кисәкне эпиграф итеп алдым. Нурбәкнең дә җанына кагылган ул, улым аны Петербургта — бер кичәдә яттан сөйләп биргән.

UIythtG34o0

—Ә бит чит ил әдәбият тарихында каләме белән изүчеләргә каршы көрәшкән әдипләр шактый.

 —Классик әсәрләр укыганда бик күп кызык әйберләр ачыла. Мәсәлән, француз язучысы Проспер Мериме «Кармен» новелласында басклар белән чегәннәрне (испаннар бу халыкларны кешегә санамаган), ә фәнни фантастика жанрына нигез салучы Жюль Габриэль Верн «Капитан Немо» трилогиясендә индусларны яклаган. Немо — үзе дә индус, халкының бәйсезлеге өчен көрәшә, хәрби корабльләрне батырып йөри.

—Сөембикә белән Кол Шәриф булып уйнаган артистлар кичәне тагын да бизәп җибәрде. Ә бүген безнең татар ир-егетләрендә Кол Шәриф рухы бармы?

—Нишләп булмасын! Халыкта яши бит ул. Шагыйрьләр, язучылар җанында ята ул рух. Моны инкяр итәргә ярамый. Мин коньюнктур шагыйрьләрне гомер буе яратмадым. Мине өстәгеләр күрмәгәнбәяләмәгән Рөстәм Кутуй кебек әдипләр иҗаты кызыксындыра иде. Р.Харис, Р.Фәйзуллиннарга соңрак кына тотындым.

—Рөстәм Кутуйны да күләгәдә калган дип саныйсызмени?

—Әйе, аның кебек кыен ашаган шагыйрь булмагандыр, мөгаен.

— Ә мин аны нигәдер татарлыгыннан ераклашкан кеше дип уйлый идем.

—Ераклашмаган. Ул үзенең татарча белмәвенә бик нык кимсенә иде. Беренчедән, Гадел Кутуйның малае, әти-әнисе: «Рус теле баш» дип өйрәтмәгән. Кояш Тимбикова: «Нигә татарча белмисең?» — дип аның җанын ашый иде. Рөстәм — әтисе Кутуй җимеше. Гадел үзе русча шәп белгән, Толстойның 100 еллыгына рус телендә доклад әзерләгән. Рөстәм бер шигырендә ханбикә Сөембикәдән гафу үтенә. «Мин синең яклы була алмадым, мин марҗага өйләндем», — ди.

—Кичәдә аны да шигыре белән искә алдыгыз, рухы шат булсын! Сезне бүген исем-дәрәҗә белән шаккатыру авырдыр. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырганда котлап һәм мактап: «Миңа менә шундый депутат кирәк иде», — диде. Безнең җитәкчеләр дә ялгышын соң гына аңлый шул. 10-15 ел элек әйтелергә тиеш иде ул. Сез, билгеле, югары мөнбәргә омтылмыйсыз, холкыгыз бүтән. Икенче елга сайлаулар… Абруегыз зур, сүзегез үтә, әйдәгез әле, үз урыныма фәлән каләмдәшемне тәкъдим итәм дип керегез үзләренә!

—Депутат итеп сайларлык яшь егетләребез җитәрлек. Мәсәлән, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллиннар.

—Ркаил Зәйдулла ничек?

 —Әйе, Ркаил дә әйбәт кандидатура. Белемле, сәяси яктан ныгыган.

 GWkUjfuBVM

—Рабит абый, тагын сценарийга ниләр сыймады?

—Путинга мөрәҗәгать. Эчтәлеге болай: халык исәбен алыр алдыннан миңа Путин шалтырата…

—Шундый төш күрәсезме?

 —Тукта, ашыкма! Үзе татарча сөйләшә. «Батулла әфәнде, керәшеннәрнең, мишәрләрнең, башкорт һәм кырым татарларының аерым милләт буласы килә, ничек булыр икән бу?» — ди. Минәйтәм: «Владимир Владимирович, сез татарның бөтенләй бетүен телисезме? Әгәр алар юкка чыксын дисәгез, Калашников автоматы таратыгыз, татарлар бер-берсен атып бетерәләр дә, руска бер ядрәм дә тимәячәк, мәйтәм. Татар канын агызасыгыз килмәсә, татарын, керәшенен башкорт итеп яздырыгыз, ә Татар бугазын Башкорт бугазына алмаштырыгыз. Кенигсбергка хәтле 20 миллион «башкорт» татарча сөйләп йөриячәк. Өченче ысул да бар, мәйтәм. Татар алабута бит ул. Аның тычкан күзе шикелле вак орлыклары була, әгәр шушы чүп үләненә берәр хайван яки кеше тибеп китсә, алабута бөтен дөньяны тутырачак, мәйтәм. Шуңа күрә, типмәгез сез татарга!» СССРның 100 еллык тарихында иң шәбе — Путин. Монологта Ленин, Сталиннарның кабәхатлеген саныйм. Брежнев вакытындагы әфган сугышларын искә төшерәм. Ельцин — исерек. Иң акыллысы — Путин. Чөнки ул безне яклый. Татарстанга килгәч Мәскәүне коткарган ике татар Пожарский белән Минин турында әйтте, мәйтәм. Чит илләр безнең турында гайбәт сөйли, имеш Путин тоталитар режим урнаштырды. Юк, дуслар, минәйтәм, тоталитар түгел, татаритар! Әгәр дә инде халык үз теленнән баш тарта икән, димәк ул шовинистик һәм ассимиляцион сәясәткә китереп кысылган. Тел мәсьәләсендә, иптәшләр болай бит ул, Россия күләмендә татар мәктәпләрен ябып бетерделәр, шушы изүләргә ничек түзеп торалар икән дип сынап карый Путин безне! Болар калкынырмы, юкмы, ди. Әгәр дә без күтәрелсәк — Президент татарга каршы чыкмаячак. Әйдәгез, кануни яктан үзебезнең хокукларыбызны яклыйк!».

—«Батулла дәресләре»нең дәвамы кебек икән. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын, мондый мәгънәле кичәләрне тагын оештырырсыз әле. Иҗат сандыгыгызның капкачын күтәрсәк, ул шыплап тулган. Җәмгысе 77 китап, бүген исә нәшриятта 10 томлык сайланма әсәрләрегез әзерләнеп ята. Үзегез канәгатьме?

—Бу томнар өр-яңа әйберләрдән тупланды. Монда документлар, хикәяләр, көндәлекләр.

—Көндәлек дигәннән, элек язучылар берлеге җыелышларында кулыгызда гел диктофон күрә идек.

—Әйе, озак еллар көндәлек алып бардым, аннан соң туйдым. Көндәлек язганда кеше үзен аклый, үзенең начар сыйфатларын яшереп калдырырга тырыша һәм булыр булмас нәрсәләрне купайтып күрсәтә.

—Сез әле 25 пьеса авторы да. Шуларның кайсысы озын гомерле дә, кайсысы кыска гомерле?

—Мин пьесаларны бармактан суырып яздым. Алар табигый булмаган хәл-вакыйгаларга корыла иде. Миңа хикәя-әкиятләр рәхәтлек бирә. Үземне драматург дип тә санамыйм.

—Чү, алай кистереп әйтмәгез әле! «Кичер мине, әнкәй» ничәмә ничә театр сәхнәсендә уйналды. Бүген дә ул Г.Кариев театры репертуарында бар.

—«Сөйгән ярым ятка кала» яисә Тукайга багышланган «Сират күпере» кебек пьесаларым өчен оялмыйм мин.

—Рабит абый, әдип өчен иҗатта иң зур бәхет нәрсә ул?

 —Бөтен язган әйберләреңне бастыру. Мин чүбен дә ташламадым. Соңгы ун томлыкта һәр китап 30 табак чамасы.

—Димәк, алдагы егерме томга кушсаң — өч дистә! Рекорд куясыз, аксакал! Менә кем икән ул әдәбият аты. Сөбеханалла, җигелеп эшләгәнсез.

—Чөнки тыл нык. Бүген дә ипинең ничә тиен икәнен белмим. Фатир өчен түләүләрне, нинди кием кияселәрне уйламыйм, гаиләм тулысы белән иҗат мохитына корылган. Хатыным Рузия улларымны тәрбияләргә дә, хөкүмәт эшенә дә өлгерә. Балаларымның анасына чиксез рәхмәт!

zrBrU2SoCf8

—Сез бик талантлы ике егет үстердегез. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла күптән түгел «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек»кә лаек булды. Ул Россия күләмендә уза торган әлеге театраль премиянең «Балет — заманча бию/ ир-ат роле» номинациясендә җиңде. Мәскәүнең Зур театр сәхнәсендә премияне алганда, Нурбәк татарча чыгыш ясады. Актер, КВНда катнашучы Байбулат Батуллин Казан хореография училищесын тәмамлый, Мәскәү кино мәктәбенең Попогребский курсын бетерә. Аның Мәскәү кино мәктәбендәге диплом фильмы — «Половинки» Россиянең милли кинематография сәнгате һәм фәннәре академиясенең «Золотой Орел» премиясе номинанты булды. Казанда «Дилемма», «Синие бабочки», «Тайна изумрудного лотоса» һәм «Сиротинушка» фильмнарында төшә.

 Әгәр дә Сезнең белән: «Нурбәк белән Байбулатның әтисе», — дип кенә таныштырсалар, үпкәләмисезме?

—Юк, үпкәләмим! Дәрәҗә бу минем өчен. Элек шәкертләрем һәм улларым йөземә кызыллык китермәсә ярар иде дисәм, хәзер, киресенчә, үзем аларның йөзен кызартмасам иде дип яшим.

—Сезнең белән очрашканда: «Ни хәл, Батулла абый?» — дип сорасаң, Сез: «Шөкер, яшьли үлмәдек», — дисез. Без аны шигар итеп кулланабыз.

—Әле аның «СССРда яшәүче татарныкы кебек», дигәне дә бар иде.

—Киләчәктә моны «Гүзәл татар илендә яшәгән татарныкы кебек» дип үзгәртергә язсын! Без Сезгә иҗат уты белән өретелгән бәрәкәтле озын гомер телибез!

 —Рәхмәт!

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк