Халык җырчысы

Җырчылар да дөнья рекорды куя икән! Әйе, әйе, нәкъ шулай! Син арттырасыңдыр, алар бит спортчылар шикелле туп типми, озынлыкка йөгерми, биеклеккә сикерми, суда йөзми, диючеләр дә булыр. Алайса белеп торыгыз — мондый тарихи уңышка үзебезнең татар җырчысы иреште! Татарстанның халык, Россиянең ат­казанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин 2016 елда хал­кыбыз җәүһәрләрен туплап диск чыгарды. Аңа барысы 205 җыр һәм мөнәҗәт сыйган. Берничә еллык зур хезмәт кергән әлеге дискны тыңласаң, ундүрт сәгатькә якын вакыт кирәк булыр иде. Анда инде бөтенләй онытылганнары да, яңа яңгыраш алганнары да бихисап. Шул рәвешле күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордчы булды: аның исеме җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Россия һәм Бөтендөнья рекордлар китапларына кертелде. Татарның бай җыр мирасын торгызу, халыкка кайтару юнәлешендә күп көч куйган гаҗәеп матур та­вышка ия талантлы башкаручы М.Сөнгатуллинның бу хезмәте тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип бәяләнде.

 

Агачлар кыска иде

— Мирсәет, сез — классик җырчы, татар халык җырларын башкаручы буларак танылдыгыз. Сезне җыр кай­чан әсир итте? Беренче чыгышлары­гызны хәтерлисезме?

— Әлки районының чал та­рихлы төбәгендә — Татар Борнае авылында туып үстем. Җырга сәләт нәселдән-нәселгә күчә, диләр. Мин җырга мәхәббәтне әнием Миңнегөлдән күчкәндер, дип саныйм. Әнием чыгышы белән Спасс районының Чәчәкле авылын­нан. Ул өй эшләрен башкарган чакта моңлы итеп җырларга ярата иде. Әтием Миншәһит тә акрын гына сызгыра-сызгыра йорт тирәсендә эшләп йөри. Ә мин гаиләдә алты бала арасында иң өлкәне буларак, алар тирәсендә бөтереләм. Күңелем халкыбыз моңнарын отып ала. Өйдә кеше булмаганда үзем дә җырлыйм. Урманда җиләк җыйганда кыч­кырып карыйм, тавыш әллә кай­лардан кире үземә әйләнеп кайта. Аннары Казан радиосыннан Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова чыгышларын тыңлыйм да, канатланып үзем генә белгән урман аланына йөгерәм. Бигрәк тә миңа Илһам Шакиров тавышы ошый. Мин дә аның кебек җырларга телим. Ләкин кешеләрдән оялам. Шуңа күрә урманга качам. Биредә мин үз хисләремә тулы иркенлек бирәм. Якында беркем дә юк, бөтен тавыш­ка яраткан башкаручыларымның «Кара урман», «Тәфтиләү» һәм баш­ка җырларын җырлыйм.

— Димәк, сезнең беренче тыңлаучыларыгыз урмандагы агачлар һәм кошлар булган. 

— Мин җырлаган аланда гаҗәеп кайтаваз иде. Минем тавыш яңгырап чыга да, әллә кайларга барып, кире минем колакка килеп бәрелә. Башка аланнарда ул алай яңгырамады.

— Кешедән оялу хисен ничек җиңдегез? Тамашачылар алдында кайчан чыгыш ясый башладыгыз?

— Мине кемнәрдер ишеткән, укытучыбызга: «Мирсәет матур җырлый», — дип әйткәннәр. Укыту­чым миңа: «Җитәр шүрәлеләр өчен җырларга! Халык алдына чыгар­га вакыт!» — диде. 1965 елның 29 октябрендә — комсомол туган көнне авыл сәхнәсенә чыгып баянсыз гына Ф.Әхмәдиевның «Чистай вальсы»н башкардым. Ошаттылар. Тагын чакыртып чыгардылар. Менә шул көннән башлап сәхнә үзенә бөтереп алды да инде мине.

— Балачак аланына кабат килгәнегез булдымы?

— Берничә ел элек авылга кайткач урманга барып таптым ул алан­ны. Балачактагы кебек җырларга тырышып карадым. Биш дистә ел дәвамында агачлар күккә ашкан. Элекке кайтаваз юк инде.

Ташчы да мактаулы һөнәр

— Авыл һәм район сәхнәләрендә җырлап, төрле бәйгеләрдә катнашып мәктәпне тәмамладыгыз. Һәм үзегезнең тормышыгызны сәнгать дөньясына багышларга дигән карарга килдегезме?

— Казанга килеп музыка учили­щесына укырга кердем. Ләкин анда тулай торак юк икән. Ничек яшәргә? «Нигә башта ук әйтмәдегез? Моны белгән булсам, сезгә килми дә идем. Фатирда торырга акчам юк бит,» — дип ачуландым да әле. Өйдә тагын биш бала үсә бит. Ай саен ун сум акчаны каян табыйм? Нишләргә белмичә, училищедан чыктым. Күңел төште. Башка керәсе дә килми. Шул­вакыт урамда Казанга киткән якта­шымны очраттым. Ул Дербышкадагы 33 нче профтехучилищеда ташчы һөнәрен үзләштерә иде. Аңа хәлне аңлаттым. «Ә бездә тулай торак та бар, бушлай ашаталар, махсус кием бирәләр, имтихансыз кабул итәләр,» — дип үзе янына кодалады таны­шым. «Әй, авылга кайтканчы, мин дә синең белән барам!» — дидем. Бик авырлык белән документларны кире алып, профтехучилищега юл тоттым. Менә шулай ташчы һөнәрен үзләштерә башладым. Анда да үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым. Укуны тәмамлагач, бер ел төзелештә эшләдем. Һәм Совет армиясе саф­ларына алындым. Чехословакиядә хезмәт иттем.

 

Язмышны үзгәрткән очрашу

Солдат хезмәте тәмам. Туган якка кайттыгыз. Сез хәзер һөнәрле. Кая гына барсагыз да, эшкә ике кул­лап алачаклар.

— КамАЗ төзелешенең гөрләгән чаклары. Шунда китеп, төзелешкә урнаштым. Автокранчы һөнәренә укыдым. Көндезләрен автокран угы белән идарә итәм. Кичләрен «Энер­гетик» мәдәният йорты сәхнәсендә җырлыйм. Шулай бер ел үтеп китте. Сабантуй җитте. Сәхнәгә менеп өч җыр башкардым. Җырлап кына бе­тердем, яныма матур итеп киенгән өлкән яшьтәге бер кеше килде дә, сораулар яудыра башлады: «Әле генә сәхнәдән син җырладыңмы?» — ди. «Мин» дим. «Музыкаль белемең бар­мы?» — ди. «Юк» дим. Аннары зыялы агай: «Мин композитор һәм Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов булам. Безгә укырга кил. Мин сине чакырам,» — диде.

— Димәк, әлеге тәкъдим күңеле моң белән тулган егетнең тормышын капма-каршы якка бора да куя.

Мин Нәҗип аганың киңәшенә колак салырга булдым. Ләкин эштән киткәндә кыенлыклар туды. Мине аннан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына җибәрергә исәпләгәннәр иде. Документларны кулга төшергәндә җәй узып киткән иде инде. Консерваториянең буса­гасын атлап кергәч: «Быел кабул итү тәмамланды. Киләсе җәйгә иртәрәк кил,» — дип борып җибәрделәр. Нишләргә? Филармониягә барып урнаштым. Кыш буе гастрольләрдә йөрдек. Җәй җиткәч, кабат консерваториягә юл тоттым. Кабул итү комиссиясендә Нәҗип Җиһанов үзе утыра. Шарт буенча комиссиягә дүрт җыр тәкъдим итәргә кирәк иде. Мин «Тәфтиләү» җырын гына башкардым. Нәҗип Гаязович: Мин «Җитте. Сине әзерлек курсларына алабыз», — диде. Консерваториянең вокал бүлегендә Идеал Ишбүләков классында укыдым. Ул мине җыр серләренә төшендерде. Уку чорында күп кенә арияләр, татар һәм рус ха­лык җырлары, романслар өйрәндем…

— Мирсәет, консерваторияне сез «опера-концерт җырчысы, укытучы» белгечлеге буенча тәмамлагансыз. Опера театрына бару турында хыял­ланмадыгызмы?

— Башта урын вәгъдә иткәннәр иде, ләкин анда башка кеше­не алдылар. Тик мин моңа артык борчылмадым. Минем кыйблам татар җыры, беренче чиратта халык җырлары булуына тулысынча инан­ган идем инде. Кулга диплом алгач, филармониядә эшли башладым. 1984 ел иде бу. Концерт бригадасы белән ил буйлап йөрдек. Мәскәүдә чыгышлар ясаган чакта Кадрия исемле чибәр һәм акыллы бер кыз белән таныштым. Ул чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан, Мәскәүдә яши иде. Бер-беребезне бер күрүдән ярат­тык, аннары өйләнештек. Бер елдан артык Мәскәү белән Казан арасында йөрдем: Мәскәүдә яшәдем, Казан­да эшләдем. Аннары Мәскәү өлкә филармониясенә эшкә урнаштым.

 

Мирсәет «Бәйрәм»е

— Мирсәет, биредә сезнең тагын бер талантыгыз ачыла...

— Сәләтле музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән танышып, «Бәйрәм» ансамбле оештыр­дык. Музыкантлар эзләп таптык. Башта үзем генә җырлап йөрдем. Бер елдан соң Равил Харисов­ны алдык. Ансамбль бик по­пуляр иде. Советлар Союзында, чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә булдык. Эстрада һәм татар халык җырларын башкар­дык. Милләттәшләребезне моң дәрьясында йөздердек. Һәр төбәктә концерт заллары шыгрым тулы булды. Нәкъ менә шушы чорда халкыбызның милли җырларга кытлык кичергәнен күңелем белән тойдым. Һәм аларны барлап, та­машачы хозурына тапшыру эшенә алындым.

Казанга кайчан әйләнеп кайт­тыгыз?

1989 елның көзе иде. Мин Мәскәүдә уздырылган чараларның берсендә Мин

тимер Шәрип улы Шәймиев белән очраштым. Ул: «Син нигә Мәскәүдә? Казанда да синең кебек җырчылар кирәк!» — диде. «Казанда торырга урыным юк. Мин гаиләле, кечкенә балам бар», — дидем. Беренче Прези­дентыбыз сәнгатьне ярата бит. М.Шәймиев ярдәме белән безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Аңа зур рәхмәт! Мин опера теа­трында эшли башладым, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчтем. 

Рифкать Бикчура

Фото: гаилә архивыннан

Әңгәмәнең дәвамын "Сәхнә" журналының июль саныннан укыгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
454
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Әнигә кыен булса, төшемә керә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наш двор
  • Наш двор
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы