Логотип
Театр

Комедия тәмам. Тормыш дәвам итә…

Әгәр берәр зыялы шәхестән яисә авыл хуҗалыгында эшләүчедән: “Бер алманы бишкә бүләек”, “Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, / Йә булмаса үзем үзгәрәм”, “И машина, машина, җитте минем башыма” кебек исемнәр...

Әгәр берәр зыялы шәхестән яисә авыл хуҗалыгында эшләүчедән: “Бер алманы бишкә бүләек”, “Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, / Йә булмаса үзем үзгәрәм”, “И машина, машина, җитте минем башыма” кебек исемнәр һәм гыйбарәләр сезгә танышмы”, – дип сорап карыйк. “Бәй, болар бит Разил Вәлиев сүзләре, үзебезнең Разилнеке!” – дигән җавап ишетәчәгемә һич тә шикләнмим. Кемгә ничектер, минемчә, чын халыкчан әдип булуның бер чагылышы бу. Әйе, иҗат җимеше укучы күңелендә урын алып, аның рухи юлдашына, киңәшчесенә, кирәк вакытта таянычына әйләнгән күпсанлы канатлы сүз-гыйбарәләр авторы булып киткән Разил Вәлиев киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь, прозаик, публицист, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак яхшы таныш. Аның “Зәңгәр кабырчыклар”, “Яшен тамыры”, “Ядкарь”, “Бер алманы бишкә бүләек”, “Кышкы учак” һ.б. шигырь-җыр җыентыклары, “Эт кояшы”, “Яшисе килә”, “Иске сәгать дөрес йөри”, “Мирас” кебек роман-повестьлары, күпсанлы истәлек-язмалары татар әдәбияты-сәнгатенең торышын, үсеш-үзгәрешен, эзләнү-табышларын билгеләүче әсәрләр буларак яңгыраш алды һәм лаеклы бәяләнде.

Әдипнең күпкырлы эшчәнлегендә драма әсәрләре дә үзенчәлекле урын алып тора. Дөрес, аларның саны күп түгел – “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, И, машина, машина, җитте минем башыма”, “Куркыныч уен”, “Мәңгелек иман”. Әмма алар, Р.Вәлиевнең дөньяга карашын, иҗат концепциясен, сәнгати эзләнүләрен билгеләү белән бергә, ХХ гасыр ахыры татар драматургиясендә барган мөһим үзгәрешләрне ачык тоемларга да мөмкинлек бирә. Төрле буын укучыларның, аннан да бигрәк сәхнәләрдә уңыш белән барган спектакльләре аша тамашачыларның олы мәхәббәтен яулап алган әлеге пьесалар жанр формасы белән үк җәлеп итә. Автор аларны “музыкаль тамаша” дип атый. Бу, бер яктан, пьесаларда җыр-музыканың киң урын алуына, аның геройлар характерын билгеләүдә, яклаган фикер-карашларын укучы-тамашачыга җиткерүдә мөһим урын алып торуына ишарә итсә, икенче яктан, драматургның әлеге жанрда да шагыйрь булып калуын, әсәрләренең лиризм белән үрелеп баруын билгели. Мәктәп укучыларына атап язылган “Куркыныч уен” пьесасы, Г.Тукайның һәркемгә билгеле әсәрләренә нигезләнеп, аларны яңача шәрехләүгә йөз тота һәм әкияти сюжет ярдәмендә чынбарлыкның җитди мәсьәләләре турында уйланырга этәрә. Автор уен аша, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кеше һәм табигать мөнәсәбәтен ачуга килә, бөтен кешелеккә янаган куркыныч турында кисәтә.

Драматургның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” пьесасы комедиячел пафос белән өретелеп, тормыштагы һәм аерым кешеләр характерындагы кимчелекле яклардан көлүне максат итә. Яхшы билгеле, татар драматургиясендә комедия жанры үзгә урын, сан ягыннан өстенлекле урын алып тора. Әйтергә кирәк, ул халкыбызның үзгә бер сыйфаты белән дә бәйле. Тарихыбызның һәр чоры фаҗигаләр, авырлыклар белән үрелеп бара һәм алар күпсанлы риваять-легендалар, мөнәҗәт-бәетләр тууга нигез булып торган. Шул ук вакытта татар халкы үзара таяныч-терәк булып хезмәт иткән, кирәк вакытта күңелен ачкан, йола-бәйрәмнәр үткәрергә тырышкан. Театрлаштырылган әлеге тамашаларда уен-көлке, мәзәк белән бергә, тормыштагы, кешеләрдәге җитешсез яклар, кимчелекләрдән көлү дә урын алган. Шул рәвешле халкыбыз үзенең кимчелекләреннән көлү аша да арынган. Халыкның теләк-омтылышын чагылдырган әлеге карнаваллык, татар драматургиясе һәм театрының нигез ташларын салышкан Г.Камал, Г.Исхакый. И.Багданов һ.б. комедияләрендә урын алып, матур традицияләргә нигез сала. Р.Вәлиев “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” комедиясендә үзенең остазлары казанышларын дәвам итеп, халыкчан көлүнең яңа алым-формаларына мөрәҗәгать итә.

Сәхнә закончалыкларын белеп язылган пьеса беренче күренештә үк уңышлы интрига тудыруы белән җәлеп итә: бер бүлмәдә яшәүче егетләрнең берсе мәхәббәт уены белән мавыгучы, чорыбызның “дон-жуаны” буларак сурәтләнсә, калганнары, киресенчә, әлегәчә кызлар кулы да тотып карамаган “мәми авызлар”. Әлеге каршылык үзара мөнәсәбәтләр чисталыгы, мәхәббәткә тугрылык, рухи байлык кебек мәсьәләләргә карашлар төрлелеге рәвешендә үстерелә һәм төп геройның тәүбә итүе белән тәмамлана. Мәзәкчән  хәл-күренешләр аша драматург җитди мәсьәләләргә килеп чыга һәм юмор-сатира алымнары аша укучы-тамашачыны алар турында җитди уйланырга этәрә, кирәк урында сайлау алдына куя. Егетләр һәм кызларның үзара мөнәсәбәтенә җиңел карау, мәктәпләрнең һәм авылларның бетүе, шәһәргә киткән яшьләрнең еш кына үзләрен таба алмавы, мәдәният өлкәсенә игътибар җитмәү – барысы бүгенгебез өчен дә әһәмиятле булып, пьесаның заманча яңгыравын тәэмин итә. Авторның тагын бер табышы көлү алымнары белән бәйле. Әфләтунның үз-үзен фаш итүе күренештән-күренешкә арта барып, пьеса ахырында иң югары ноктасына җитә һәм егетнең тәүбәгә килүе булып яңгырый. Моңа билгеле, егетләрнең аңа карашлары үзгәрү дә зур йогынты ясый. Татар теленең бөтен байлыгыннан файдалану, мәкаль-әйтемнәргә, гыйбарәләргә мөрәҗәгать итү һ.б. пьесаны гаять тәэсирле итә. Алар аерым күренешләргә бәйле драматургның үткен нәтиҗәләре белән кушылып китә: “авылдан китеп, шәһәргә барып җитмәгән мәми авызлар”, “фән белән түгел, Фәния белән шөгыльләнәсең бугай син шимбә-якшәмбе”, “синең дипломатик мөнәсәбәтләр ... йокламатик мөнәсәбәтләргә әйләнгән...” һ.б. Сүз уйнату (“Әфләтун – иске тун”), капма-каршылык тудыру (хатын-кыз белән патшалар характерын охшату), жорлык, берсен берсе инкарь итә торган төшенчәләрне янәшә кую (кызлар күңелен трактор белән чагыштыру һ.б.) кебек алымнар пьесадагы карнавал көлүне тагы да баета.

Р.Вәлиевнең “И машина, машина, җитте минем башыма” трагифарсында исә тәнкыйть, фаш итү, көлү фаҗигалелек пафосы белән үрелеп бара. Автор, беренче чиратта, совет җәмгыятендә хөкем сөргән яшәү рәвешен, кешенең мескен хәлгә калуын, еш кына үз асылын югалтып, һәртөр түбәнлеккә төшүен фаш итүне максат итә. Шул ук вакытта, пьесада күтәрелгән мәсьәләләр, гаять җитди булып, бер чор белән генә чикләнми. Өч бүлмәле “хрущевка”да яшәүче гаиләгә бәйле төрле буыннарның үзара мөнәсәбәтен сурәтләп, драматург яшәешнең җитди мәсьәләләрен калкытып куя. Алгы планда буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең югалуы өчен борчылу һәм гаилә-нәсел ныклыгын яклау-саклау теләге тора. Әлеге гаиләдә һәрберсе рухи газап, эчке сыкрану белән яши. Һәм моның сәбәпләре дә бар. Әти кеше эчкечелек афәтенә баткан, әни күпсанлы гаиләне ничек туйдырырга белми азаплана, олы ул Рамил яңарак кына өченче тапкыр өйләнгән, хатыны исә усал килен сыйфатында үзенә урын таба алмый, кече ул Лимар, әфган сугышыннан кайтып, беркайда эшләмичә, ата-ана тапканны ашап ята. 18 яшьлек Гөлчәчәк исә үзенең сәер таләпләре белән аерылып тора. Ул өйдәгеләрнең барысына да, беренче чиратта, әти-әнисенә җитди гаеп ташлый: “Кеше шикелле яшәтә алмагач, рәтле фатирың, кесәгездә сукыр бер тиен акчагыз булмагач, нигә дип дөньяга китердегез, нигә таптыгыз мине”. Әбисенең “и, кызым, кызым, шушы ук сорауны 20-30 елдан соң үзеңә дә бирерләр әле...” дигәне җавапсыз кала. Алгарак китеп, шуны билгеләп үтик. Чыннан да, әлеге сорауны байтак елдан соң икенче драматург герое бирә. Т.Миңнуллинның “Саташу” драмасында 25 яшьлек юрист кыз Гүзәл үзенең әти-әнисен судка бирә: янәсе аның өчен тиешле шартлар тудыра алмагач, нигә тапканнар? Әнә шул рәвешле ике авторның текстлары арасында мәгънәви бәйләнеш булып, ул яңа эзләнүләргә, нәтиҗәләргә юл ача.

Р.Вәлиев пьесада халык традицияләрен, яшәү рәвешен яклаучы буларак Бабай белән Әбине сурәтли. Әмма алар балаларының әдәпсез-әхлаксыз эш-гамәлләрен, өлкән буынга һәм бер-берсенә ямьсез мөнәсәбәтен аңлый алмый газап чигәләр. “Күпме тырышсаң да, бер гаилә булып укмашып булмый. Ата – улны, ана – кызны белми...”– ди Бабай, балаларына рәнҗеп. Үзара мөнәсәбәтләрнең кырыслануына билгеле җәмгыятьтәге шартлар зур йогынты ясый. Әнә өч гаилә кечкенә генә фатирда яши, хезмәт хаклары да түбән, һәркайда кытлык, әйбер җитмәү, чират тору һ.б. Әфганнан психикасы шактый бозылып кайткан Лимар җырында да чагыла ул: “Ник яши кеше? / Ник дәшми илем? / Мин бу дөньяга / Нигә дип килдем?” Шулай да төп сәбәп кешенең тәрбиясенә, әхлакый сыйфатларына бәйле булуын аңлап,өлкән буын вәкилләре җавап таба алмый. Алдагы вакыйгалар моны тулысынча раслый. Гаиләдәге кычкырышулардан тәмам туйган Бабай ялганга бара – балаларына лотореяга машина отуы турында хәбәр итә. Шуннан башлана инде: балалары, килене аерым да, бергәләшеп тә Бабай белән Әбине никадәр якын итүләре, яратулары турында, шагыйрь әйтмешли, “сандугач булып сайрыйлар”. Бабай боларның бары тик күзбуяу булуын, бары тик машинаны кулга төшерү өчен генә яраклашуларын яхшы аңлый. Укучы-тамашачы да әлеге уенны күз яше аралаш көлеп кабул итә. Ниһаять, кульминация килеп җитә. Бабай үзенең шаяруын, бернинди машина отмавын әйтә. Икенче мизгелдә инде аңа тиргәү, ачулану, хәтта каргау сүзләре ишетергә туры килә. Шул рәвешле, машина сынау, бер-берсенә бәя бирү ролен үти, ягъни “лакмус кәгазе” вазифасын башкара. Г.Камалның “Бүләк өчен” комедиясендә урын алган хамелеон тибы Хәмидә кебек, Бабайның якыннары да әллә ничә төрлегә әйләнеп, үзләрен тулысынча фаш итә. Кызганыч халәттә калган Бабай чынлап та машина откан лоторея билетын ертып ташлый һәм әрнеп балаларына, үзенә бәя бирә: “Сез минем соңгы өметемне дә өздегез, канатымны сындырдыгыз. Юк, отмадым мин, балалар, отмадым! Оттырдым мин! Оттырдым! Оттырдым!” Шул рәвешле, драматург ялганга, күз буяуга, битлек киеп яшәүгә корылган җәмгыять тудырган “югалган буын” фаҗигасен ача. Сызлану фәлсәфәсенә нигезләнгән күренешләр аша укучы-тамашачы белән әңгәмә кора, аны әлеге хәл-халәттән чыгу һәм саклану, чын асылын, Кеше булып калу юлларын эзләргә чакыра.

Тагын шунысы кыйммәт, яшәешнең әлеге җитди мәсьәләләрен укучы-тамашачы алдына бөтен кискенлеге белән куеп, аны битарафлыктан, мескенлектән арындыруда, шәхес буларак хокукларын яклап көрәшкә чакыруда Р.Вәлиев ялгыз түгел иде. Замандаш драматурглары Р.Хәмиднең “Китәм инде”, “Синең урыныңа кайттым, Г.Каюмовның “Мирас” (“Упкын өстендә уен”), М.Гыйләҗевнең “Бичура”, З.Хәкимнең “Кишер басуы”, Д.Салиховның “Алла каргаган йорт” һ.б. пьесалар татар сәхнә әдәбиятының яңа эзләнүләр юлына чыгуын, традицияләргә таянган хәлдә, чынбарлыкны бөтен тулылыгында, каршылыгында сурәтләүдә жанр формаларына, үзенчәлекле сәнгати алым-формаларга мөрәҗәгать итүен күрсәтә.

Шулай итеп, Разил Вәлиевнең кызыклы һәм җитди казанышларга бай драматургиясе әдәби иҗатын бөтенлекле итә, аны яңа хасиятләр өсти. Пьесалары белән әдип укучы-тамашачының рухи дөньясын баета, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә әзерли. Үзенең геройлары аша кешегә хөрмәт белән каравы, ялгышканнарга тормыш төбеннән чыгу мөмкинлеге тудыруы, үзенең эстетик идеалына күтәрелү юлын тәкъдим итүе, һәрдаим халкыбызга хас рухи кыйммәтләрне, милли асылыбызны яклавы һәм саклавы белән ул олы гуманист булып кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк