Логотип
Театр

"Курчак театры - изге урын"

Татар дәүләт курчак театрының әйдәп баручы артисткаларыннан берсе — Миләүшә Муса кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул Татарстанның Биектау районы Бикнарат авылында туы...

Татар дәүләт курчак театрының әйдәп баручы артисткаларыннан берсе — Миләүшә Муса кызы Фәйзрахманова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул Татарстанның Биектау районы Бикнарат авылында туып үсә. Күршедәге Зур Битаман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесында белем ала. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1989 елдан Татар дәүләт курчак театрында хезмәт итә. Танылган артистканың әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

GLzltEy7EX0

 

–Миләүшә, син курчак театры дигән үзенчәлекле дөньяга ничек килдең?
— Кечкенәдән җыр-биюне яратып, концерт-фестивальләрдә, конкурсларда катнашып үстем. Спектакльләрдә, бигрәк тә кечкенә күләмле скетчларда уйнавым әле дә күз алдымда тора. Мәктәп елларында уйнаган спектакльләрдәге рольләр, геройларның гыйбарә булып яңгыраган сүзләре гомер буе хәтеремдә саклана. Мәктәпкә курчак театрының килүе белән минем өчен яңа бер дөнья ачылды. Т.Миңнуллинның «Кәрлә — мәктәп баласы» спектаклендә Азат Хөснетдинов, Рәмзия Фәйзуллина, Ришат Гыйздәтуллин, Миңнехан Әпсәләмовлар уйнавын шаккатып карап утырганымны оныту мөмкин түгел. Мин театрга эшкә килгәч, әлеге артистлар белән очраштым. Алар уенының 6 нчы сыйныф укучысына тәэсире турында еш кына искә ала идем. Бүген инде Миңнехан һәм Азат абыйлар юк, әмма аларның сәхнәдәге уены минем җанда. Мәктәпне тәмамлагач, үзем дә аңлап бетерә алмаган ниндидер бер хис-теләк мине Казан театр училищесына китерде. Ул көннәр, училище директоры Мәсгут абый Имашев белән беренче очрашу, әңгәмә кору, ни өчен курчак театры бүлегенә укырга керергә теләвемне аңлатырга тырышуларым хәтердә саклана. Мин Илдус Нәсыйх улы Зиннуров курсында белем алдым.
7yRPxdbqfE4
 
 
— Курчак театрының башка театрлардан аермасы бармы? Нәни тамашачыга уйнауның үзенчәлеген син нәрсәдә күрәсең?
— Мин курчак театры артисты булуым белән горурланам, чөнки бу театр — изге урын. Башка театрлардан шактый аерылып торган яңа дөнья. Без бит бер үк вакытта ике рольдә уйныйбыз. Үзебез уйнау белән бергә, җансыз курчакны да җанландырабыз. Шуңа да бу хезмәт икеләтә авыр. Нәни тамашачы өчен уйнау — бик тә җаваплы хезмәт. Бала күңеле ак кәгазь бит ул, аңа нәрсә «язуга» карап, бала күңеленә яхшылык яисә начарлык орлыгы салына. Безнең бурыч — аның күңелендә изгелек сыйфатлары тәрбияләү, театр шуңа хезмәт итә. Зурлардан аермалы буларак, нәни тамашачы бөтен барлыгы белән сәхнәдә барган уенга ышана. Спектакльдәге вакыйга-хәлләрне чын итеп кабул итә: яхшылыкка - сөенә, начарлыкка - әрни. 
 Залда утырган килеш уенга катнашып китә, шуның белән артистларга да ярдәм итә.
 
60QVdHzo SE
 
— Балалар өчен спектакльләргә нинди таләпләр куела? Сезнең театр репертуарында фольклор әсәрләренә киң урын бирелү нәрсә белән аңлатыла?
— Без балалар өчен уйныйбыз, шуңа спектакльләр аңлаешлы, мәгънәле, тәрбияви эчтәлекле һәм хәрәкәтчән булырга тиеш. Бу таләпләргә әкиятләр, риваять-легендалар яисә шуларга нигезләнеп язылган инсценировкалар җавап бирә. Безнең спектакльләрнең милли эчтәлекле булуы бик тә мөһим, чөнки шул рәвешле без төрле милләт балаларына татар халкы, аның гореф-гадәтләре, иң матур сыйфатлары турында бай мәгълүмат бирәбез. Башка шәһәрләргә, шулай ук чит илләргә фестивальләргә барганда да нәкъ менә милли репертуар сорыйлар. Мисал өчен, Г.Зәйнашеваның «И, кызык Шүрәле!..»се, С.Хөснинең «Камыр батыр»ы һ.б. спектакльләр татар халкының яшәү рәвешен ачуы, милли мифологиядән, фольклордан килгән образларны сәхнәгә чыгарулары белән үзенчәлекле һәм кызыклы.
Мондый спектакльләрдә уйнавы да җиңел, алар җанга рәхәтлек бирә, татар баласының милли үзаңын үстерә, ә инде башка милләт баласы исә үзе өчен яңа бер дөнья ача.
— Яшь тамашачы күңеленә юл табу җиңелдән түгел. Моның өчен балаларның нәрсәне аеруча үз итүен, нинди әсәрләргә өстенлек бирүләрен яхшы белергә кирәк. Курчак театры спектакльләренә, бигрәк тә татар телендә уйнала торганнарга балаларны ничек җәлеп итәргә?
— Яшь тамашачы динамик сюжетлы, җыр-биюләргә бай булган спектакльләрне яратып карый. Хәзерге вакытта интерактив чаралар ярдәмендә мавыктыргыч итеп эшләнгән уеннар аларга бик ошый. Балалар үзләрен уенга катнаштырганны — аларга мөрәҗәгать иткәнне, теге яисә бу рәвешле мөнәсәбәтен белдерүне, әңгәмә коруны яратып кабул итә. Безнең спектакльләрдә бала күңеленең чисталыгы, сафлыгы, аларның ихласлыгы аеруча тулы күренә. Уен барышында балалар начарлык күренеше белән очрашсалар, аны кире кагып, яхшылыкның җиңүенә барысы да ярдәм итәргә әзер. Шуңа да безнең репертуарда, классик әсәрләр белән бергә, хәзерге чор авторларының иҗаты да урын алган. Иң мөһиме — драматик материалның театр таләпләренә туры килүе. Тамашачы буларак балалар да төрле бит, берәүләр әкиятләрне ярата, икенчеләре исә заман белән бәйле күренешләргә өстенлек бирә. Әйтик, А.Алиш әкиятләрендә традицион кыйммәтләр якланса, Р.Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек»ендә йорт хайваннары образлары аша үз ана телеңне белүнең кирәклеге, табигыйлеге бик тә мәгънәле итеп балаларга җиткерелә. Татар телендәге спектакльләргә күп йөриләр, әмма соңгы вакытта кимү күзәтелә. Җәмгыятьтә телнең кулланылышы аз булу, мәктәпләрдә укыту дәресләренең кимүе нәтиҗәсе, күрәсең. Безнең спектакльләргә күбрәк балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән төркемнәр белән киләләр. Ә инде ял көннәрендә ата-аналар, әби-бабайлар балаларын-оныкларын алып килә. Мин бер үзенчәлеккә игътибар итәм: «Минем балам яисә оныгым татарча белми, начар сөйләшә» дигән ата-аналарның балалары татарча спектакльдән соң тиз генә кайтып китми, уенның дәвам итүен тели, ахыр чиктә бина белән танышып йөри. Еш кына ата-ана баласының теләк-ихтыяҗын белми, үз сүзләрен баласыныкы итеп сөйли.
— Балалар өчен спектакльләрнең тәрбияви дә, шул ук вакытта танып-белүгә, кызыксындыруга йөз тотуы катнашучыларның эш-гамәлендә ачыла. Ә курчак театрында образ ничек тудырыла?
— Әйе, балаларга тәкъдим ителә торган әсәргә зур таләпләр куела куела. Ул тәрбияви эчтәлекле булырга тиеш. Әмма бу акыл сату, кат-кат матур сүзләр сөйләү дигән сүз түгел. Шуңа да без сайлап алынган әсәрне җентекләп өйрәнәбез, геройларын, аерым күренешләрен бәялибез. Тамашачыга җиткерелергә тиешле фикер ачыкланып беткәч кенә, репетицияләр башлана. Анда инде режиссёр күрсәтмәләренә бәйле артист осталыгы алга чыга. Спектакльдә образны тудыру, иҗат итү җиңелдән түгел. Драматик әсәрне тикшергәндә үк образ буенча эш башлана. Күп төрле сорауларга җавап эзләнә: Кем ул? Нинди ул? Ни сәбәпле аңарда теге яисә бу сыйфат өстенлек итә? Нинди мохиттә үскән? Боларны ачыклау аша уйный торган образның асылы тулылана бара. Спектакль күмәк хезмәт нәтиҗәсе булган кебек, образ иҗат иткәндә дә режиссёрның, рәссамның, музыкантның һ.б. роле бик зур.
— Алдагы елларда курчак театрларын еш кына икенче планда калдыру сизелә иде. Хәзерге вакытта җитәкчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең сезгә булган игътибары җитәрлекме?
 
7WBlPlRxXKc
— Аллага шөкер, соңгы елларда курчак театрлары даими игътибар үзәгендә тора. Бу, бер яктан, безнең балалар белән эшләвебез һәм яшь буынга игътибар арту нәтиҗәсе булса, икенче яктан, директорыбыз Роза Сәетнур кызы Яппарованың оештыру осталыгы белән дә бәйле дип уйлыйм. Шәһәр һәм республика җитәкчеләре безнең белән кызыксына, эшебез нәтиҗәсен күрә һәм бәяли дип саныйм. Карагыз, нинди мәһабәт бинада эшлибез, бөтен шартлар бар. Ә инде спектакльләр даими рәвештә тулы залда уйнала 
уйнала икән, димәк, без халыкка кирәк. Әлеге игътибар, җылы мөнәсәбәт коллективка да күчә, безнең иҗатка да уңай йогынты ясый.
— Курчак театрында артистлык осталыгына ирешү юлын беләсе килә. Театрның үзенчәлеге артист иҗат иреген, фантазияне, үзеңне күрсәтү, таныту мөмкинлеген чиклидер кебек. «Үз режиссёрыңны табу» турында сүз алып барып буламы?
 
PdisX4NNobw
— Училище һәм институтта уку безне теоретик белем белән баета, әлеге профессиянең асылына төшенергә ярдәм итә. Һәр артист үз эшенең остасы булырга тели, бу профессияне сайлауның нигезендә ята ул. Табигый талантка тырышлык, омтылыш, даими эзләнүчәнлек кушылганда гына нәтиҗәсе күренә. Без еш кына өлкән яшьтәге артистлар белән бергә уйнап, аларның тәҗрибәсен үзләштерәбез, үзебез дә рольдән рольгә камилләшә барабыз дип саныйм. Тамашачы һәм үзең каршында җаваплылык тою 
аша гына осталыкка ирешеп була. Ә инде безнең курчаклар белән эшләвебез иҗат иреген, фантазияне һич кенә дә чикләми. Элек ширма артында уйнау өстенлек итсә, хәзер без үзебез дә курчак белән бергә сәхнәдә уйныйбыз. Безнең театрда татар группасы белән эшләүче режиссёр бер генә, ул — Илдус Зиннуров. Режиссёр буларак аның эш стиле миңа якын, ул минем «үз режиссёрым». Илдус Насыйх улы безнең ирекне, эзләнүләрне һич тә чикләми. Режиссёр буларак юнәлеш бирә, үз теләген җиткерә, әмма аерым кысаларга кертми. Театрдагы демократик рух артистны үстерә, баета, яңа эзләнүләргә этәрә. Дөрес, безгә читтән килеп спектакль куйган режиссёрлар да бар. Әйтик, Илдар Хәйруллин җитәкчелегендә Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен уйнадык. Тәҗрибә уртак-лашу рәвешендә андый мисаллар алга таба да булыр дип уйлыйм.
Дәвамын "Сәхнә" журналыннан укыгыз.
Фото: М.Сабирова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк