Театр
әлфия авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә гран-при алучыга 100 мең сум биреләчәк
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота. (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйг...
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота.
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә гран-при алучыга 100 мең сум биреләчәк.
- Әлфия Авзалова исемендәге төбакара фестиваль-бәйге 2000 елда тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Быел ул яңа баскычка күтәрелде – халыкара бәйге буларак яшь талантларны үзенә җыйды.
Хәзерге вакытта Актанышта нәфис сүз, җыр, бию буенча сайлап алу турлары бара. Бәйгегә төрле төбәкләрдән 250 катнашучы килде.
Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, Актаныш районы башкарма комитеты, Әлфия Авзалова фонды һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештыра.
Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия әнисенең исемен мәңгеләштерүче мондый олы мәртәбәле бәйгене оештыручыларга, Актаныш халкына һәм район җитәкчесе Энгель Фәттаховка олуг рәхмәтен белдерде.Җыр һәм моң бәйрәмендә жюри - Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза һәм башкалар бәя бирә.
Фото: Ләйсән Тимерова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк