Логотип
Театр

Мәңгелек тормыш

Уйнаган күптөрле образлар арасында төрлесе — әйбәтләре, искиткеч уңышлылары, уртачалары да булырга мөмкин. Ләкин төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле милләттәге кешеләрне сурәтләгән образлар арасында...

Уйнаган күптөрле образлар арасында төрлесе — әйбәтләре, искиткеч уңышлылары, уртачалары да булырга мөмкин. Ләкин төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле милләттәге кешеләрне сурәтләгән образлар арасында сирәк очрый торган энҗе бөртеге кебек бер герой аерылып тора һәм ул образ милли сәхнәдә генә түгел, бөтен илебез театр сәнгатендә вакыйга буларак кабул ителә. Теләсә кайсы актёр, әгәр дә үзенең озын иҗат юлында язмышның чын бүләге булырлык мондый образ белән бер генә мәртәбә очрашса да, үзен бәхетле дип санар иде.
Шәүкәт Биктимеров үзен бик бәхетле дип саный ала. Язмыш аны хыялланырга гына мөмкин булган сәхнә герое белән очраштырды. Мин, әлбәттә, Әлдермеш авылының танылган Әлмәндәрен күз алдында тотам. Актёр театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын укыгач, нәрсә уйлаганын болай дип искә төшерә: «Туфан бай актёр материалы булган яхшы пьеса язган. Әйбәт итеп куярга гына кирәк». «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасының исеменнән, яңгырашыннан ук әсәрнең эпик жанрга тартым икәнен тоясың. Аны, бәлки, фәлсәфи итеп «Карт һәм әҗәл», «Кыя һәм үлем», «Карт һәм диңгез» һ.б. дип тә атап булыр иде. Күрәсең, автор иллюзияләр теләмәгәндер. Бу исемнәрнең уртак фәлсәфи асылы — яшәүнең үлемне
җиңүе, кеше рухының көче. «Мин үземнең прототибымны бервакыт газета битендә күрдем. Ул Арча районында яши. Аңа 90 яшь. Көләч, мөлаем йөзле, ак сакаллы бабай. Андый кешеләр, беләсезме, кырга эшкә барганда да чиста ак күлмәк кияләр. Үз гомерләрендә нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, язмыш аларны бөгә алмаган. Алар, иләк төбендә иләнеп калган асылташлар кебек, гомерләренең көзенә кергәндә дә кешеләргә җан җылысын өләшеп яшиләр». (Ш.Биктимеров. Интервью / Татарстан яшьләре. — 12 апрель. — 1980.)
 
Әлмәндәрне уйнау үзе бер ләззәт. Алай гына да түгел, бәхет. Гәрчә спектакльдә мин бик арыйм. Рольнең тексты гына да 40 бит. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр мин гел сәхнәдә. Ә бу, димәк, зур текст материалын хәтерләүдән тыш, сәхнәдә гел игътибарлы булырга кирәк, дигән сүз.
Язманың дәвамын "Сәхнә" журналыннан укыгыз.
Фото: Г.Камал театры архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк