Логотип
Театр

МӘЙСӘРӘ, ГАЛИЯБАНУ, ЗӨЛӘЙХА… УЛ – ИЛСӨЯ!

Татар театры сәхнәсеннән мәңге төшмәячәк спектакльләр бар. «Галиябану», «Зәңгәр шәл» – шундый- лардан. Бу спектакльләрдә уйнау һәрбер артист өчен зур мәртәбә. Татар классикларының үлмәс әлеге тама- ша...

Татар театры сәхнәсеннән мәңге төшмәячәк спектакльләр бар. «Галиябану», «Зәңгәр шәл» – шундый- лардан. Бу спектакльләрдә уйнау һәрбер артист өчен зур мәртәбә. Татар классикларының үлмәс әлеге тама- шаларында катнашып, байтак артистларыбыз шөһрәт казанды. Шулар арасында Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина. Өч дистә ел эчендә академия теа- тры сәхнәсендә «Хуҗа Насретдин»дагы Зөбәрҗәт, «Талак, талак»та Гөләндәм, «Су төбендә сөйгәнем»дә Су анасы, «Казан егетләре»ндә Фәүзия, «Гөргөри кияүләре»ндә Үринә, «Йөрәк маем»да Сания, «Алты кызга бер кияү»дә Гөлчирә, «Эзләдем, бәгърем, сине» спектаклендә Нурсинә, «Килә ява, килә ява…», «Ява карлар, ява карлар…» тамаша- ларында Зәйнәп, «Мещаннар»да Татьяна, «Ричард III» тә «Маргарита», «41нең арбалы хатыннары»нда Миңҗамал һәм башка төрледән-төрле пландагы рольләрне күңелен биреп башкарса да, театр сөючеләр йөрәгендә ул һәрвакыт Мәйсәрә, Галиябану булып калачак! Бүген Илсөя ханым матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без аның белән очрашып, әңгәмә кордык.

Кыз тауларыннан – театр үрләренә

Илсөя ханым, татар хатын- кызларының иң күркәм гадәтләрен үзләрендә туплаган бу рольләргә юл Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесыннан түгел, ә бәлки Татарстаныбызның халык телендә Тау ягы дип йөртелгән төбәкнең гүзәл табигатеннән баш- ланып китә, бай тарихлы Дәвеш авылыннан юл ала торгандыр?

– Әйе, табигате, тарихы белән дан тоткан авылда туып үстем. Әтиебез Җиһангир инженер-механик һөнәренең остасы, гаҗәеп тырыш кеше иде. Ул фаҗигале төстә вафат булгач, әнием итәгендә дүрт бала утырып калдык. Бу мәлдә миңа биш яшь тә тулмаган иде әле. Әнием Зәйнәп безнең өчен янып-көеп яшәде. Югары белемле булганга, төптән уйлап эш иткәнгә күрә аны һәрвакыт җитәкче урыннарга эшкә билгеләделәр: авыл советы рәисе, шифаханә җитәкчесе булып хезмәт итте ул. Ике-өч эштә эшләсә эшләде, әмма безне тормышта ким-хур итмәде. «Алма агачыннан ерак төш ми» ди халкым. Туганнарымны да Аллаһы Тәгалә олы йөрәк, нык, тырыш беләк белән зурлаган. Һәркайсы уңан-булган кешеләр. Өлкән абыем Илгизәр гомере буе газ өлкәсендә инженер, икенче абыем Илнур төзелештә электр механигы вазыйфасын башкардылар. Апам университет тәмамлап, бүген Буа үзәк китапханәсе җитәкчсе. Сәнгать сөяр, иҗат кешесе: шигырьләр яза, татар милләте өчен җан атып яши. 

Биш яшемдә әтисез калсам да, төпчек бала булып бик иркәләнеп, апа-абыйларның игътибарын тоеп үстем. Кечкенәдән җырларга, биергә, шигырь сөйләргә яраттым. Безнең авылга концерт, спектакльләр еш килә иде. Бер вакыт күренекле җырчыбыз Флүрә Сөләйманова мине тыңлап карагач: «Матурым, син, һичшиксез, җырларга тиеш», – диде. Минем өчен бик кадерле сүзләр иде бу, әйтерсең иңнәремә канат куйды алар! 

Әнием бәйләргә, чигәргә оста булды, аның чигелгән мендәр тышлыкларын бүген дә кадерләп саклыйм. Аңа карап мин дә кул эшләренә өйрәндем. Дәү әнием риваятьләргә кергән Кыз, Каравыл тауларының тарихын сөйли иде: «Бер морзаның бик чибәр кызы булган, имеш. Ул тимерче егетне яраткан. Әтисе бу хакта белгәч, бик ярсыган. Ике гашыйк морзаның ачуыннан качып котылмакчы булган, әмма сакчылар аларны эзәрлекли килеп, безнең Дәвеш авылы тирәләрендә тапкан. Аннары авылыбыз янында көчле сугыш вакытында морза кызы вафат булган. Аны тау башында җирләгәннәр. Шуннан бирле ул Кыз тавы исемен йөртә. Ә төнлә Кыз, Каравыл тауларында һәрвакыт ут янып торган, имеш», – дип тәмамлый торган иде мәрхүмкәем. Әбием биш вакыт намазын калдырмады. Бүген матур тормышта, туганнар белән дус-тату яшибез икән, дәү әнием, әниемнең догалары кабул булган, димәк. Матур тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә, дәү әниемә, мине шундый матур җирдә, төпле гаиләдә дөньяга яралтканы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен!

BeU3Z6hvYMM

«Казанда гына кал, Мәйсәрәне уйнарсың!»

Әнә шундый әкияти тау ягының сихәтле суларын эчеп үскән Илсөя көннәрдән бер көнне Казанга апасы янына кунакка килгәч, Мәскәүдә укырга татар студиясенә шәкертләр җыю турында хәбәр итүче игъланга юлыга. Театр дигән серле дөньяга күңеле төшмәгән булса, бу игъланга игътибар бирмәс тә иде. Әмма туган як риваятьләре белән бергә, әтисенең гармун моңнары да, әнисенең җырлары да күңеленә сеңгән шул. Туганнан туган апасы Алсу Гайнуллина ул вакытта инде ун еллап академия театрында иҗат итә. Унынчы сыйныфны тәмамлап килүче Илсөя аны иң гүзәл, иң талантлы, алыштыргысыз, буй җитмәслек идеал итеп күзаллый. Ә бервакыт Дәвеш авылына «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән академия театры артистлары, шул исәптән Алсу Гайнуллина һәм Илдар Хәйруллин килә. Илсөя аларның уенын мөккиббән китеп карый. Театрга мәхәббәткә дә шул вакытта җан иңгән, күрәсең…

Имтиханнарны биргәндә татар хатын-кызларына хас кыйгач кара кашлы, шомырт кара күзле, мөлаем түгәрәк йөзле Илсөягә режиссер Марсель Сәлимҗанов игътибар итә һәм «Казанда гына кал, Мәйсәрә роленә әзерләрмен», дигән тәкъдим ясый. Әмма хыялый яшьлекне туктатып булса икән! Имтиханнарны уңышлы тапшырган Илсөя Мәскәүгә ашкына! Тәкъдиреңә язылса, аннан беркая качып китә алмыйсың…

Уку еллары… Бөек талантлар, сәнгать тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылган кабатлан- мас шәхесләр белән очрашулар… 17 яшьтә Илсөя һәм аның сабакташлары әле боларның ни дәрәҗәдә зур тормыш мәктәбе икәнен аңлап та җиткермәгәндер, бәлки.

Ул елларны мин бик сагынып искә алам, – дип хатирәләр йомгагын сүтә ул. – Төрле милләт студентлары – кыргыз, якут, төрекмән, удмурт, рус белән бер тулай торакта, милли ризыкларыбыз белән бер-беребезне сыйлап, дус булып яшәдек. Мәскәүнең театрлары, музейлары, архитектурасына, урамнарына гашыйк идек. Безнең курсны җыйган профеcсор В.Смирнов бик җитди күренсә дә, шул кадәр итәгатьле, ягымлы, йомшак күңелле кеше иде. Гомумән, укытучыларыбыз: Лидия Петровна Мамакова, Наталья Алексеевна Петрова, Тамара Васильевна Дяй, Сергей Евгеньевич Вольков, Николай Алексеевич Верещенко, Марина Петровна Никольская безне үз балалары кебек яраттылар. Вокал укытучыбыз Марина Петровна мине аеруча үз итә иде кебек. Төрле әсәрләрдән җырлар бирә иде. Диплом спектакле итеп «Башмагым» музыкаль спектаклен куйдык. Мин анда баш героиня Сәрвәрне уйнадым. Андагы арияләрне шундый яратып башкара идем. Илдус Габдрахманов белән мәхәббәт уйный идек (көлә).

Бервакыт актерлык осталыгы дәресендә этюдлар эшлибез. Кышкы каникуллардан соң Мәскәүгә барган вакыт. Аэропортка килеп төштем. Карыйм «Бугульма» дип язылган. Аптырап киттем. Казан аэропортында Мәскәүгә һәм Бөгелмәгә очучы пассажирлар бер залда икәнбез. Шунда ялгышлык белән мине Бөгелмә самолетына утыртканнар. Билет тикшерүче дә игътибар итмәгән. Чемоданнарым исә Мәскәүгә очкан. Аллаһының рәхмәте белән, хәлне аңлаткач, мине, билет бәясен алмыйча, Мәскәү самолётына утыртып җибәрделәр. Төне буе очып йөреп дәрескә әзерләнмичә килдем. Төркемдәшләрем этюд күрсәтә башлагач исә югалып калмадым, башымнан узган шушы хәлне уйнап күрсәттем. Укытучылар бик ошатты. Дөресен сөйләп биргәч, рәхәтләнеп көлделәр.

Студентлар арасында төрле конкурслар оештырыла торган иде. В.Мережконың «Я женщина» әсәре буенча куелган тамашада иң яхшы хатын-кыз образы өчен беренче урын алганым хәтердә. Шуның өчен илле сум стипендия белән бүләкләделәр. Ул вакытта илле сум – зур акча. Шул чакта курсыбыз белән рәхәтләнеп күңел ачкан идек!..

Мәскәүдә укып кайткач, егет- кызларның бер ишен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алалар. Араларында Илсөя дә була. Режиссер Марсель Сәлимҗанов вәгъдәсендә торып, аңа Мәйсәрә ролен бирә! Шуннан соң егерме сигез ел буена күренекле артисткабыз Илсөя Төхфәтуллина «Зәңгәр шәл» спектаклендә моңлы тавышы, чибәрлеге, сәхнәдә үзен матур, килешле тотышы белән һәр тамашачыны әсир итеп тора, сокландыра. Миллионлаган тамашачылар өчен ул татар хатын-кызының матур өлге-үрнәгенә әверелә. «Зәңгәр шәл», «Галиябану» спектакльләрен караган һәр кеше, «татар кызы» дигәндә Мәйсәрәне, Галиябануны уйнаган актрисаларны, шул исәптән, Илсөя Төхфәтуллинаны күзалдына китерә торгандыр.

 – Әйе, бу яктан мин бик бәхетле, – дип горурлыгын яшерми Илсөя ханым.

– Татар театрына нигез салучы классик язучылар әсәрләре буенча куелган матур спектакльләрдә баш рольләрдә уйнарга насыйп булды. «Зәңгәр шәл» спектакле – театрыбызның йөзек кашы. Мәйсәрә ятимә кыз булса да, азатлыкка омтылучы, изелгән-кыерсытылган сыйныфның иреккә чыгуын гәүдәләндергән образ. Хөрлек өчен көрәш, мәхәббәтнең тантанасы нәкъ менә Булат һәм Мәйсәрә образлары аша тасвирлана. Галиябану – ул язучы Мирхәйдәр Фәйзинең идеалы. Әдип аны иң уңган, иң булган кыз итеп тасвирлый. Спектакльдә Галиябану һәм Хәлил арасындагы матур, саф, көчле мәхәббәт кенә түгел, авыл мохите, көнкүреше тасвирлана. Тулаем алганда, ике спектакльдә дә халкыбызның җыр-моңы, туган як табигате, гореф-гадәтләре, биюләре гаҗәеп гүзәл итеп сурәтләнә…

Бу спектакль белән бәйле нисбәттә бер кызыклы вакыйга истә калган. Рамил белән җәй вакытында авылда ял иткән чагыбыз. Көтмәгәндә безне Казанга чакыртып алдылар. Баксаң, татар башкаласына Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев килгән икән! Сәнгать җанлы Илбашы Галиябану җырын яратуын белдергән. Аның теләген чынга ашыру нияте белән, башкалабызның Пирамида үзәге сәхнәсендә әлеге спектакльдән өзек уйнадык. Соңыннан, Минитимер Шәймиев һәм Нурсолтан Назарбаев белән бу җырны бергәләп тә башкарырга туры килде. Озак та үтмәде, безне Казахстанда узарга тиешле зур чарага җырларга чакырдылар. Кызганычка каршы, тыгыз эш сезоны башлану сәбәпле, анда бару насыйп булмады. Менә шундый гаҗәеп истәлекле вакыйга-хатирәләргә дә бай ул артист тормышы!

Мәхәббәт бар ул!

Үзенең Булатын Илсөя Мәскәүдә укыганда ук таба. Бервакыт Мәскәүгә килгәч, Рамил Төхфәтуллин иптәшләре белән милләттәшләре – булачак артистлар белем алган тулай торакка сугылырга була. Менә шау-гөр килеп укудан тулай торакка бер төркем кызлар кайтып керә. Кунак егетләр яныннан итәгатьле итеп исәнләшеп узалар. Арадан берсе Казан егетләренә сәлам бирми. Бу вакытта ул эченнән генә башкарачак ролен кабатлаган, ә бәлки еракта, туган нигезендә калган газиз әнисе, апа-абыйларын исенә алып, уйга бирелгән мәле булгандыр. Бу кыз Илсөя була. Исәнләшмәве белән беренче тапкыр Рамилнең игътибарын җәлеп итә дә инде ул. Аннан китә сөйләшүләр, Казан хәлләрен сорашулар. Шул арада чәйләп тә алалар. Сүз иярә сүз чыгып, вакыт узганын сизми дә кала ике яшь йөрәк. Егетләргә китәргә вакыт. Киенә башлаулары була, Шулчак Рамил тунының бер сәдәфе төшкәнен күреп ала. Мизгел дигәндә исәнләшергә оныткан кыз җитез генә сәдәфне тегеп тә бирә. Тун белән сәдәфнең генә түгел, яшьләрнең күңелләре бер-беренә якынайган, йөрәкләре бер итеп тибә башлаган мизгел була бу. Шуннан егет кызга көн саен телефоннан шылтырата, озаклап сөйләшә башлый. Рамил Илсөянең күп сөйләшмәвен, әмма нәкъ вакытында кирәкле сүзне әйтә белүен, тормышчан акылын хөрмәт итә, шомырт кара күзләренең уйчанлыгына, тыйнак елмаюына гашыйк була. Кыз Казанга кайтуга ук, матур итеп туй үткәрәләр. Һәм бергәләп иҗатка чумалар. Шуннан бирле алар һәрвакыт бергә – өйдә дә, сәхнәдә дә… Кызлары Индира һәм Диләрә дә сәхнә тузанын сулап, спектакльләрдә катнашып үсә. Индира сәнгатьне бик яратса да, әти-әниләре юлыннан китми, университетта юридик белем ала. Тормышта да һәрчак гаделлек яклы булган кызга бу һөнәре бик килешә. Тормыш иптәше Фирдүс белән мәхәббәт җимешләре Камилне үстереп яталар. Диләрә кечкенәдән җырларга ярата. 

mCBVafXmoj0

-«Йолдызлык» фестивалендә дәрәҗәле бүләкләр иясе ул. Җырга мәхәббәте көннәрдән бер көнне кызны Казаныбызның И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенә алып килә. Бүген Диләрә – консерватория студенты. Бик матур лирик колоратур сопрано тавышы белән җырлый, осталыгын камилләштерә. Ярты ел элек ул Венаның атаклы консераториясенә имтиханнар биреп кайтты. Беренче турдан туксанга якын катнашучы арасыннан берьюлы алтмышын төшереп калдыралар. Диләрәбез исә бәйгенең өч турын да уңышлы үтеп, иң шәп алты җырчы рәтенә керә. Әти-әнисе, кызыбыз ерак илләрдә укыячак, сирәк-мирәк кенә кайтачак, дип күңелсез уйларга бирелеп өлгергәндә, Диләрә, кире уйлап, Казаныбызга кайтып кермәсенме!

Төхфәтуллиннар сәхнәдә һәм өйдә генә түгел, ялларда да бергә. Сәяхәт итмәгән илләре юк бугай! Ике кызлары да инглиз телен камил белә. Казанның иң шәп мәктәпләренең берсендә инглиз телен тырышлык белән өйрәнү билгесе генә түгел, беренче нәүбәттә, әтиләре Рамил Төхфәтуллинның кайгырту билгесе бу: ул балаларын тел өйрәнү максаты белән хәтта чит илгә җибәрә. Мәхәббәтне өлге итеп алган гаиләләрдә генә шундый гүзәл, әти-әни хакын хаклап торучы гаҗәеп тырыш балалар тәрбияләнәдер ул.

Зөләйха

Илсөя Төхфәтуллинаның тагын бер зур роле хакында язып үтми мөмкин түгел – ул да булса 2005 елда Рамил Төхфәтуллинның «Рамай» студиясендә төшерелгән фильмында төп героиня Зөләйха. Гаяз Исхакый үзенең әсәрендә бер татар хатын-кызы язмышы аша татар халкы күргән михнәтләрне тасвирлаган. Зөләйха роле гаҗәеп тирән, катлаулы, аны башкарган артисттан зур осталык таләп ителә. «Зөләйха»ның экраннарга чыгуы татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. Фильмы чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезгә барып ирешкәч, алардан яшь йотып язылган рәхмәт хатлары күп килде.

– «Зөләйха» фильмын Татарстаныбызның төрле авылларында, чиркәүдә төшердек, – дип сөйләп китте Илсөя ханым. – Өч елга сузылган бу проектта эшләү физик һәм рухи яктан гаять авыр булды. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы нигезендә татар тарихында булган хәл – көчләп чукындыру ята. Зөләйханы иреннән, өч баласыннан аерып, көчләп урыска кияүгә бирәләр. Ата-әнкәсе кушкан исеме була торып, рус исеме кушалар. Исерек ирен агулап үтергәне өчен, Зөләйха унсигез ел төрмәдә утыра. Ләкин халкына тугры кала. Автор Зөләйха кебек көчле рухлы милләт аналары булганда, милләт яшәячәк, дигән фикер үткәрә…

Ә бүген Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина чираттагы роле Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклендә Гөлбикәне уйнарга әзерләнә.

– «Әтәч менгән читәнгә» әсәрендә бик тирән фикерләр күтәрелә, – дип булачак премьера белән кызыктырып куйды әңгәмәдәшем. – Аяз абыйның теле шулкадәр матур, аны хәтта өйрәнергә дә авыр (ел- мая). Әсәр сәхнә өчен язылмаган. Автор тарафыннан хикәяләп языл- ган күренешләрне диалогларга, хәрәкәткә, уенга салырга кирәк. Бу исә шактый остатлык сорый. Режиссёрыбыз Фәрит Бикчәнтәев бик кызыклы алым белән иҗат итә башлады. Тамаша бик кызык булырга охшаган. Барысын да сөйләп бетермим, тамашачыларга сер булып калсын.

Мәйсәрә, Галиябану, Зөләйха… Бу тамашачы күңелен тыйнаклыгы, чибәрлеге белән әсир иткән Илсөя Төхфәтуллина башкаруындагы рольләрнең берничәсе генә! Шунысы хак – аларның һәрберсе энҗегә тиң. Күңел пәрдәләре артында кадерләп, хасиятләп саклана торган.

Автор: Миләүшә Мәхмүтова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк