Логотип
Театр

Мин кысаларга кермәскә тырыштым

Г.Камал театры артисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Г.Тукай бүләге иясе дип берни дә кушма, бары тик Равил Шәрәфиев дип кенә әйт, шул җитә. Аның бөеклеге...

Г.Камал театры артисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Г.Тукай бүләге иясе дип берни дә кушма, бары тик Равил Шәрәфиев дип кенә әйт, шул җитә. Аның бөеклеге һәм таланты турында исеме үк кычкырып тора.

Равил абый, без Сезгә гел сокланып карыйбыз. Сезне мәгърур тау белән чагыштырырга була. Исәбе-хисабы күренмәгән (бәлки миллионнар белән санаргадыр?) тамашачы иҗатыгызга мөкиббән бит. Сез Мәскәү тәнкыйтьчеләре тарафыннан да зур бәя алган артист. Сезнең иҗатыгыз турында матбугатта күп язылды. Мактаулар шактый эләкте дип уйлыйм. Сөйли-сөйли дә аргансыздыр инде. Ә шулай да беркемгә дә, беркайчан да әйтмәгән сүзегез калдымы? Әңгәмәбезне шуннан башлыйк әле.

 – Мин күбрәк сорауларга җавап бирә идем. Үземнең дөньяга карашымны, нинди идеалларга таянып яшәгәнемне, кумирларым кемнәр булганын әлегә кадәр сөйләгәнем юк. Сез беләсез, авылда балаларга әллә ни әйбер керми, без авылдан чи килеш чыгып киттек. Без үскәндә, кая анда телевизор, кая радио! Мәскәүгә укырга җибәргәч кенә фикерләү сәләте ачылды дияргә мөмкин. Мәсәлән, философия фәнен Илья Михайлович Бычков дигән педагог укытты. Ул кайчандыр Америкада безнең илчелектә эшли. «Америка Кушма Штатлары президенты Эйзенхауэр хакимияткә килгәндә СССР исеменнән аны мин котладым», – дия иде. Тагын бер нәрсә истә калды. Николай Булганин без укыганда СССР Министрлар Советы председателе иде, Бычков аның белән эшләгән. Без укытучыдан: «Ул ниндирәк кеше?» – дип сорадык. «Аңгыраның аңгырасы», – диде. Сталин үлгәнгә 3 кенә ел! Ул чакта аның ачыктан-ачык курыкмыйча шундый сүз ишеттерүе зур батырлык иде.

img054

Нәкъ менә Илья Михайлович безне уйларга өйрәтте. Бервакыт ул миннән имтихан ала. Әй буталдым, әй буталдым! Мәйтәм «3»ле генә куйса ярар иде. «Молодец, отлично!» димәсенме! Чөнки минем үземчә буталганымны, үземчә фикер йөрткәнемне сизде. Ә бер урыс студенты Маркс, Ленин хезмәтләрен ятлаган, андыйларны инде педагог өнәми иде. Әдәбият укытучысы Екатерина Чикинадан да уңдык без. Екатерина Сергеевна дворян нәселеннән, картайса да, чибәр иде. Шагыйрь Есенинга гашыйк булып йөргән. Ул чорда икенче төрлерәк фикерләгән әдәбият-сәнгать әһелләрен кысарга тотынганнар иде инде. Екатерина Чикина аларның күбесе белән таныш, аларга теләктәш иде.

– Димәк, ул да рухи дөньягызның офыгын киңәйткән, Равил абый.

– Казанга кайткач кызыксынып Герценның «Былое и думы»сын укыдым. Китап күңелемне актарып ташлады, дөньяга карашым тамырдан үзгәрде.

– Үзгәрешләр кыенлык тудырмадымы соң? Бездә бит үзенчәлекле затларны яратмыйлар, бездә буйсынырга, баш ияргә кирәк.

– Кайда да шулай ул. Мин кысаларга кермәскә тырыштым. Әлбәттә, акыллы кеше бик белсә дә, авызын йомып кала. Бөтен белгәнен чыгарып салмый.

– Ә Сез туры сүзле…

– Әйе, шул гадәтем белән һәрвакыт үземә дошман ясадым.

12

– Мәскәү дигәннән, башкалада Сез зур тормыш мәктәбе узасыз. Анда барып Щепкин исемендәге югары театр училищесында уку теләге ничек туды, кайчан туды?

 – Урта мәктәпне тәмамлагач мин авыл хуҗалыгы институтына, агрофакка документларымны илттем. Мәктәптә химия фәнен җүнле-башлы укытмадылар, аны яратмадым да. Беренче сынауда ук «2» ле утырттылар. Олы Солтанга кире җырлый-җырлый кайттым. Кайберәүләр кайгыра, авылга кеше күзенә күренергә ояла. Ә миңа рәхәт! Урамда авыл советы рәисе очрады. Хәлне аңлаттым. «Бик әйбәт, иртәгә үк клубка эшкә кил», – диде. Мин бер ел анда избач вазифасын башкардым.

– Равил абый, әз генә балачак елларын хәтергә төшерик әле. Кечкенәдән үк озын буйлы идегезме?

– Юк, 16 яшьтә буй тарттым.

– Малай-шалай бер-берсенә кушаматтага. Сезгә ничек эндәшәләр иде?

– Бабайдан күчкән «Тавык» кушаматы гына бездә, бүтәне юк.

– Ә Сез кемгә охшаган? Әтиегезгәме, әниегезгәме?

– Әнкәй белән яшәгәч, мин аның холкын яхшы беләм: ул тыныч иде, сабыр иде, бөтен кеше белән уртак тел табар иде. Әткәй тәрбиясендә үсмәсәм дә, миңа аның сыйфатлары күчкән. Ул сугыштан әйләнеп кайтмый, Польша җирендә ятып кала. Баш бирмәс, тәвәккәл, батыр йөрәкле, гайрәтле иде дип сөйлиләр иде аның турында. Әгәр әнигә охшасам – үз-үземне югалтыр идем.

15

– Әтиегез Шаһап абыйның сугыштагы батырлыгы, кызганыч, бәяләнмәгән.

 – Әти илле немец солдатын пленга төшерә! Ялгызы! Моның турында газетага язалар. Әтинең үлеме дә серле. Сугыш бетеп барганда аның йөрәгенә төбәп аталар. Дошман пулясы түгелдер дигән шигем бар. Буйсынмас холкын өнәмичә үч алганнардыр.

– Нинди гаделсезлек!

 – Бер «тел» өчен герой исеме бирәләр, ә монда биш дистә бит! Безгә шулай язгандыр, дим. Әти белән Дәүләт исемле абый сугыш- та катнаша. Ул әти вафатыннан соң безгә: «Шаһапның орден-медальләрен алып кайтырмын», – дип хат җибәрә. Кайтты абыең, вәгъдә ителгән әйберләр юк, фронтовик хәтта безнең янга килеп тә карамый. Хәзерге акылым белән нәтиҗә ясыйм: моны, сөйләсәң – беттең, дип кайтарганнар, күрәсең

– Ятим бала ялгызы гына Мәскәү тарафларына кузгала… Бу моңсу күренеш тә хәтерегездән җуелмагандыр, шәт?

– Авылдашым Хәлим Җәләй соңыннан әйтте инде, мин җигеп биргән ат белән озаттылар дип. Елый-елый киттем. Чит-ят җирләргә бит. Мин, гомумән, нечкә күңелле. Парахудта яшьләнгән күземне сөртергә дип кулъяулыгымны алганда, билетымны җил суга очырды. Ә чыкканда тикшерәләр. Кыяфәт шундый булгандыр, тоткарламадылар.

14

– 1961 елда щепкинчылар төркеме тулысы белән Камал театрына кабул ителә. Труппа яшьләр белән тулылана. Ике дистәдән артык артистны төп рольләргә тиендерү уен эш түгел. Кемдер айлар буе көтәргә мәҗбүр. Ә Сез бер генә дә көтү газабы кичермәгәнсез кебек тоела.

 – Дамир Хәйруллин дигән артист белән миңа Мостай Кәримнең «Җырланмаган җыр» спектаклендә төп каһарман Низамны бирделәр. Дамир нишләптер рольдән баш тартты. Ул лирик герой иде. Рәссам. Бер шигыре исемдә:

Суларга сусап йөрдем,

Үзем су буйларында.

Гомеремнең буйларында

Булырсың уйларымда.

Элек бит театрда спектакль тапшырганда сәнгать кешеләре, шул исәптән Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази кебек олпат язучылар җыела иде. Боларның үзара сөйләшкәне колагыма чалынды. Нәкый абый әйтә: «Безнең заманның Ромеосы бит бу!» Әй, миңа рәхәт булып китте. Аңа Ибраһим абый кушылды: «Миңа ул егет ошый, талантлы», – диде. Мин үзем Низамны шәп уйнадым дип санамыйм. Чөнки артык әйбәт итәргә тырыштым. Алай ук идеал образ тудырырга кирәкмәс иде. Ләкин, ни гаҗәп, үземә-үзем тәнкыйть белән карасам да, тамашачы уенымны бик яратты. Кызлардан олау-олау хатлар яуды.

13

– Нишләп Сезне күбрәк уен- көлкеле рольләргә табан борып җибәрделәр икән, югыйсә Сезнең иҗат кыры офыкларга барып тота- ша. Ягъни Сез драма әсәрләрендәге персонажларның холык-фигылен менә дигән итеп күрсәтәсез.

– Үзем дә гаепле, чөнки театрга – комедиягә дип килдем. Ләкин өлгергән саен җитди әйберләр уй- ныйсы килде. Хәтта комедиядән туйдым. Бүген «Әтәч менгән читәнгә»дә (А.Гыйләҗев әсәре) ролем бәләкәй генә, әмма анда көчле фикер ярылып ята. Бу инде җаныма рәхәтлек бирә.

– Үз гомерегездә бөтен уй-хыялларыгыз да тормышка аштымы, Равил абый? Үкенечләр калмадымы?

– Сигезенче сыйныфта безне инглиз телен бик шәп белгән укытучы укытты. Мин бу фәнне яраттым, шуңа күрә яхшы үзләштердем. Тиз эләктерә идем. Сталин үлеп китте дә, укытучыбыз кайгысыннан акылдан язды. Их, мәйтәм, «юлбашчы» тагын ике генә ел сабыр итсә, үлмәсә, күпме өйрәнәсе идем! (Артист чатнатып инглизчә шигырь сөйләп җибәрде. Сөбханалла! Вәт хәтер!)

16

 – Моннан биш ел элек: «Җитәкчеләр, шул исәптән Марсель Хәкимыч та минем турында сөйләгәндә театрның фанаты дип әйтмәде», – дип бераз үпкә белдергән идегез.

 – Дөрес! Мин бервакытта да авырып спектакльне өзмәдем. Мәсәлән, аягым сынды, сәхнәгә култык таягы белән чыгып уйнадым. Микроинфаркт кичереп, өч көннән соң кул куеп хастаханәдән чыктым. Әгәр башка кеше шулай эшләсә, аны күккә чөярләр, легендага әйләндереп сөйләрләр иде. Мәсәлән, искиткеч талантлы актриса Вера апа Минкина температурасы 36,7 булса, сәхнәгә аяк басмады, үзен саклый иде. Бу гаделсезлек күңелгә тия иде, әлбәттә.

– Олуг юбилей көннәрегез якынлаша. Бәлки шунда хаталар төзәтелер?

– Бу юлысы үзем турында үзем сөйләргә исәбем бар.

– «Сәхнә» журналы Сезгә ихлас күңелдән уңышлар тели, Равил абый! Без Сезне яратабыз!

– Рәхмәт!

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк