Логотип
Театр

Минзәлә театрының Кырымга сәяхәте

Чын сәяхәтнең сәбәбе исә – бу елның сентябрь аенда Ялта шәһәрендә узган «Театр. Чехов. Ялта» дип исемләнгән VII халыкара театр сәнгате фестивале. Анда труппа Г.Исхакый әсәре буенча куелган «Сөннәтч...

Чын сәяхәтнең сәбәбе исә – бу елның сентябрь аенда Ялта шәһәрендә узган «Театр. Чехов. Ялта» дип исемләнгән VII халыкара театр сәнгате фестивале. Анда труппа Г.Исхакый әсәре буенча куелган «Сөннәтче бабай» спектакле белән катнашты. Минзәлә театры «Самими хисләр һәм жанр чисталыгы» номинацисендә бүләкләнде. Жюри әгъзалары һәм аның рәисе – ГИТИС профессоры, Мәскәүнең «Школа современной пьесы» театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, сөннәт йоласын зур бәйрәм итеп сәхнәгә куйган режиссер Ренат Әюповның хезмәтен, артистларыбызның эчкерсез уенын ассызыклап үтте. Лауреат дипломын һәм «Хрустальный Фронтон» призын Россиянең халык артисты, ГИТИС профессоры Олег Марусев тапшырды. «Просцениум. Вопросы театра» журналы редакторы, театр тәнкыйтьчесе Марина Тимашева Минзәлә театрының эчкерсезлеге, теленең матурлыгы турында җылы сүзләр әйтте. «Страстной бульвар, 10» журналы редакторы, театр тәнкыйтьчесе Анастасия Ефремова, театр һәм музыкаль тәнкыйтьче Екатерина Кретова, Россиянең халык артисты Наталия Егорова, театр һәм кино артисты Мария Голубкиналарның һәркайсының фикерләре бик хисси һәм уңай булды. Ялта шәһәре советы рәисе В.Косарев һәм Ялта шәһәре хакимияте башлыгы А.Ростенко исеменнән Рәхмәт хатлары алдык.
 
Бөек рус классигы А.П.Чехов гомеренең соңгы елларын биредә уздырган, зур әсәрләрен Ялтада иҗат иткән. Фестивальнең классик исеме белән аталуы очраклы түгел. Быел катнашкан 13 театрның өчесе А.П.Чехов әсәрләре буенча куелган спектакль белән чыгыш ясады. Төркиянең Истамбул, Непалның Катманду, Әрмәнстанның Ереван шәһәрләреннән, Россиянең Йошкар-Ола, Төмән, Санкт-Петербург, Ногинск, Севастополь, Тула, Мәскәү, Симферополь шәһәрләреннән килгән коллективлар катнашты. Белоруссия һәм Иран коллективлары фестиваль кунаклары иде. 
 
Фестиваль комиссиясе уздырган экскурсияләр, бигрәк тә теплоход белән «Карлыгач оясына» бару истә калды. Театр коллективы Севастопольдә якташларыбыз моряк егетләр белән дә очрашты. Командирларына милли түбәтәебезне кидереп, Минзәләдән алып килгән чәк-чәкне тапшырдык. Якташларыбыз күзендә яшьләр ялтырады. 
Минзәлә театры артистлары берничә ел дәвамында 9 май-Җиңү көнендә Мамай Курганында урнашкан Ватан-Ана скульптурасын җанландыра. Шуңа күрә кайту юлында Волгоградка кереп, һәйкәлне күрми китә алмадык.
 
Кара диңгездә су коенып, дөнья күреп, үзен танытып кайтты Минзәлә театры. Алда – 80 нче юбилей сезоны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк