Логотип
Театр

Моңнан яралган иҗат

Татар шигърияте – искиткеч мәйдан. Анда җыр өлкәсендә танылган зур әдипләр Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Хөсәен, Гөлшат Зәйнашева, Разил Вәлиев, Резида Вәлиева һәм башка олпат шәхесләр үз урынын яулаган. Ш...

Татар шигърияте – искиткеч мәйдан. Анда җыр өлкәсендә танылган зур әдипләр Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Хөсәен, Гөлшат Зәйнашева, Разил Вәлиев, Резида Вәлиева һәм башка олпат шәхесләр үз урынын яулаган. Шушы дисбегә тагын бер исем килеп кушыла. Ул – Сания Әхмәтҗанова. «Оч иреккә, җырым!» шуны раслый. Бу каләм әһеленең очачак офыклары иртәнге кояш нурларында коена», – дип язган иде Сания Әхмәтҗанованың тәүге китабы чыгу уңаеннан шагыйрь Госман Садә. Моннан соң инде егерме елга якын гомер узган. Саниябезнең бер-бер артлы яңа китаплары да дөнья күрде, әдәбиятыбыз үсешенә керткән әтрафлы хезмәте өчен ул дәүләтебезнең мәртәбәле исемнәренә, шул исәптән,бик хаклы рәвештә, Госман агабыз искә алган бөек шагыйрь Һади Такташ исемендәге премиягә дә лаек булды. Матбугат битләрендә шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова иҗаты турында заманыбызның танылган әдипләре Әхмәт Рәшит, Марсель Галиев, Газинур Морат саллы язмалары белән чыгыш ясады; Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Рафис Гыйззәтуллин һ.б. каләм осталары, шагыйрәнең талантын югары бәяләп, үз сүзен әйтте. Алар Саниянең соңгы 5-10 елда язылган әсәрләренә бәя биреп, халык шагыйре Равил Фәйзуллин сүзләре белән әйтсәк, иҗатының «һәм эчтәлек, һәм тел-сурәтләү чараларын чын осталарча файдалану ягыннан зур үзгәреш кичерүен» таныдылар, аны лиро-эпик циклларындагы героиняларына охшатып, «тәвәккәл, тырыш, булдыклы, мак- сатка ирешү юлында киртәләрне җимереп бару сәләтенә ия» дип билгеләп үттеләр.

Ә бит Сания Әхмәтҗанова исемен халык беренче китабы чыкканчы 5-6 ел элек үк яхшы белә, таный, аның исеме, җыр сүзләре авторы буларак, төрле фестиваль, бәйге җиңүчеләренең исемнәре янәшәсендә зур сәхнәләрдә, радио-телевидениедә еш ишетелә иде. Аның сүзләренә 1993 елда чорыбызның танылган композиторы Зөфәр Хәйретдинов көй язган «Кура җиләк» җыры беренче тапкыр Алсу Хисамиева башкаруында киң тамашачыга барып иреште һәм, әйтергә кирәк, тиз арада популярлык та казанды. Аннан соң бу җырны Айдар Галимов шактый еллар репертуарыннан төшермәде. Тора-бара җыр үзешчәннәр, димәк, халык башкаруында, авыл сәхнәләрендә, мәҗлесләрдә табын янында җырлана башлады.

Кура җиләк пешкәндер, дип,

Чакырдың урманнарга.

Күмелдек икәү кереп без

Куралы аланнарга.

Җем-җем яна кура җиләк,

Өзмичә булмый түзеп…

Уч тутырып кура җиләк

Ашаттың миңа өзеп…

Бу җырны тыңлаганда, кайсыбызның күз алдына яшьлеге, тәүге сөйгән яры, башны әйләндерерлек хуш исле куралы аланнар килеп басмый да, кайсыбыз татлы хәтирәләргә бирелми икән! Ә бит ул чорда, әле радио-телевидениедә цензура «балтасы» интим лириканы кызганмыйча тураклаган чорда, кадерле Гөлшат апабыз Зәйнашева, «күмелдек кереп икәү без куралы аланнарга» дигән юлларга карата үз фикерен белдереп, җырны радио архивына кертмәскә дә теләгән булган. Әмма җыр гомерле булып чыкты һәм «Кура җиләк» бүген, ике дистә елдан соң да, ретро җырлар рәтендә концертларда яңгыравын дәвам итә. Ул – минем дә яраткан җырым. Саниянең исемен дә беренче тапкыр мин нәкъ менә шушы җанга якын, ихлас, халыкчан җыр аша ишеттем. Ишеттем дә гаҗәпләнү аша сокланып куйдым. Университетта без шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның сеңлесе Сания Әхмәтҗанова белән бер төркемдә укыган идек. Ул вакытта әлеге тырыш, булдыклы, инсафлы төркемдәшебезнең бер дә шигырь язу сәләтен сизми-белми идек. «Кара, мин әйтәм, бу безнең Саниябез бит!» – дим. Баксаң, болай уйлаучылар бер мин генә булмаганмын. Ә ул җырның сүзләр авторы курсташымның адашы булып чыкты. Соңрак, нәшриятка килгән вакытларда, килеш-килбәте белән Кояш Тимбикованы хәтерләткән ачык йөзле, мөлаем бер ханымны күргәли башладым. Билгеле, кем булуы белән кызыксынып киттем. «Мәгариф» журналында эшли, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова. Җырларын бер дә ишеткәнең юкмы әллә?» – диделәр. Менә кем икән ул «Кура җиләк» Сания! Ул чорда минем газиз җандашларымны, кадерле кешеләремне югалткан хәсрәтле-моңсу бер чорым иде. Шәех абый, Кояш Тимбикова, Вафирә Гыйззәтуллина, янәшәдән барган җирләреннән бер-бер артлы мәңгелеккә күчеп, күңел кәгъбәмнең иң кадерле мөнбәрендә урын алдылар. Мин шагыйрә Саниядә, алдарак әйткәнемчә, нәкъ менә Кояш Тимбикова чалымнарын: эшкә маһирлыгын- батырлыгын, горур шәхесенә кизәнүчеләргә карата гайре табигый сабырлык күрсәтеп, дәшми кала алу сыйфатын, соңрак тагын да гүзәлрәк әсәрләре, фидакарь хезмәте белән җавап бирә алу сыйфатларын күреп сокландым, үз иттем, яраттым. Вафирәбезнең Мәхмүт Максуд сүзләренә Исмай Шәмсетдинов көй иҗат иткән, күңелемдә гел яңгырап торган «Кызарып ла кояш баткан чакта» романсы янәшәсендә – «Кура җиләк» җыры, ә тормышымда Сания атлы санга һәм олы хөрмәткә ия булган шагыйрә сеңлем Сания пәйда булды.

Саниянең җырларын халык, мөгаен, үзгә бер сыйфаты – текстны аерым сюжетка корып, ниндидер бер вакыйгага нигезләнеп язуы өчен дә үз итәдер. Сания җырларының һәр строфасы барыбызга да таныш, кадерле эчтәлеккә ия булып, текст үзе, нәни бер поэма кебек, тәмамланган әсәр булып тора. Композиторлар билгеләп үткәнчә, клиплар төшерү өчен дә менә дигән әзер сценарийлы текстлар.

«Кура җиләк»нең «аягы» җиңел булды. Аннан соң Сания белән Зөфәр, шактый еллар бәрәкәтле хезмәттәшлек итеп, татар эстрадасына бер-бер артлы дистәләгән яңа матур җырлар бүләк иттеләр. «Ялгыз әнкәй» (Хәмдүнә Тимергелаиева), «Дәшмә миңа, соң инде» (Алсу Хисамиева), «Пар алма» (Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Галимов), «Арчаларда калып булмады» (Зөһрә Шәрифуллина), «Мин ул, әни, синең яшь чагың» (Резидә Шәрәфиева), «Агыйделдә ике сал» (Алсу Хисамиева), «Сары кашкарыйлар» (Эльвира Хәйруллина), «Син – башканың бәхете» (Айдар Галимов), һ.б. бик күп җырлар, халык тарафыннан җылы кабул ителеп, заманыбызга хас кайбер өч көнлек такмаклардан үзгә буларак, тәрбияви әһәмияткә ия булып, рухи сафлык үрнәге булып та торалар.

Сания сүзләрен иҗат иткән җырларның тагын бер шәлкеме булып, Оскар Усманов көй язган әсәрләр тора. Аларны Гөлдания Хәйруллина («Әйдә китик ерак-еракка»), Алсу Хәбибуллина («Алсу гөлем» «Ана җыры» һ.б.), Сәгыйть Гыйбашев («Син сөюдән чибәр», «Әниемнең туган көне бүген», «Син – матур җырым» һ.б.), Фәрит Таишев («Телефон дәшми», Төшемдә-өнемдә») кебек танылган җырчылар, яшь башкаручылар җырлый. Авторның үзе белән сөйләшкәндә, ул аларның кайберләренә мөнәсәбәтле бераз уңайсызлану хисе кичереп, «ашыгыбрак язылган» булуларын искәртә. Соңыннан сүзләрен үзгәртергә теләвен, әмма халык аларны беренче вариантта җырлавын дәвам итүен әйтә. Руслар әйтмешли, «из песни слов не выкинешь». Татар эстрадасы зәвыклы җырларга сусаган ул чорда Саниянең без алдарак искә алган иҗат җимешләре татар яшьләре арасында бик популяр булып китте. Аларны тыңладылар, сорый-сорый җырлаттылар һәм яшьләр үзләре дә җырлап йөрде. Күбесе – авторының кем булуын белмичә дә. «Кара әле, мин бит бу җырларны күптән яратып тыңлыйм, авторы сез икәнсез бит!» – дип, гаҗәпләнү белдерүчеләр дә аз булмаган. Сания бу яктан да тыйнаклыгы белән соклану уята. «Мин» дип чәчрәп чыкмый, Арчаларга хас «мактанчыклыгы» баш калкытмый. Татарстан телевидениесе яраткан җырлар темасына уздырган сораштыруларның берсендә: «Авторын күргәнем-белгәнем юк, ә җырлап бирә алам», – дип, Саниябез сүзләрен язган җырны яшьләр юкка гына җырлап бирми инде. Иң мөһиме – җыр халык күңеленә хуш килгән!

Моннан шактый еллар элек мин Башкортстанда яшәүче берәүнең Казанда чыга торган кайсыдыр бер күп тиражлы газетада Саниянең «Әниемнең туган көне» җырына карата тәнкыйть сүзләрен укыган идем. Сәгыйть Гыйбашев башкара аны.

Әниемнең туган көне бүген,

Ярар инде, әни, елама…

Онытмадым, ничек итеп онытыйм,

Йә, бер елмай, авыр сулама…

Каушап калган нурлы йөзләреңә

Ак яулыгың бигрәк килешә.

Борчылмале, син болай да матур,

Гади күлмәк кигән килеш тә…

Тәнкыйтләүче безнең авторыбызны әнисен туган көнендә елатып утыруда, аңа ефәк күлмәкләр алып киертмичә, «сиңа гади күлмәк тә бик килешә» дип юатуда «гаепли». Ә минем күз алдыма балаларын бертуктамый сагынудан күңеле гел тулып, мөлдерәп тамарга торган; алар кайтып кергәч, йөгерә-йөгерә эш эшләп йөргән җиреннән, «күлмәгемне дә алыштырырга өлгермәдем ичмасам» дип, уңайсызланып, алъяпкычын сала-сала, кием алыштырырга почмак якка кереп киткән, гел аш-су тирәсендә, гел хәрәкәттә, һәрчак авылга хас гади кыяфәтле ана образы килеп баса. Әниләребезне, ефәк күлмәкләр кидертеп, түр башларында гына утыртасы иде дә бит… Андый дан-хөрмәт эчендә яшәп бакыйлыкка күчкәннәре дә аз түгел. Әмма «Әниемнең туган көне» күбебезгә сабак, тәрбия, гыйбрәтле кисәтү булып яңгырый. Сүзләрен үзгәрт-үзгәртмә, ул инде күңелебезгә беренче яңгыраудан кереп утырды. Татарчалап әйтсәк, «җырның сүзләрен алып ташлап булмый». Саниябезнең әнисе дә,күбебезнең әнисе кебек үк, газиз баласын сагынып, аз моңланмагандыр. Шагыйрәбез үзе дә сагышлы яшьләрен эченә шактый йоткандыр… Югыйсә алдарак искә алган «Ялгыз әнкәй», «Мин ул, әни, синең яшь чагың», «Әниемнең туган көне», Айгөл Бариева башкаруындагы «Әни шәл бәйли» җырлары һәм әлегә көй язылмаган, әмма әзер җыр текстлары булып торган «Әнкәем-сердәшемә», «Әнием хатлары» кебек шигырьләр яралыр, дөньяга туар идеме?!

…Телевизордан җыр яңгырый. Кышкы киңлектән, кар бураннары туздырып, затлы бизәкле чанага җигелгән атлар юырта. Пошалымның Карлыяры, күзләрне камаштырып, җем-җем килә. Дөнья сафлыкка күмелгән. Шул мизгелдә күңелне бәйсезлек биләп ала, уй-хыялларны үз тылсымына бөтереп алып кереп киткән җыр ритмына кушылып, «ә-һә- һә-әй!» ләп сөрән саласы килә. Ул арада кышкы чананы-дугасы Сабан туеның чигүле сөлгеләре белән бизәлгән җиңел арбалы атларалмаштыра. Күз алдына җиләкләре балланып пешкән Тимерша аланы, җәйге челләдә салкын чишмәсе сусауны баса торган Сулы алан күз алдына килә. Кабатланмас моң иясеҗырчыбыз Рөстәм Закиров, авылча нык кулларына дилбегәне кысып тоткан, өч Пошалымны бер итеп, хуҗаларча горурлык белән, кыр тутырып җырлап килә:

Эх, Пошалым чанасы ла,

Җәйләр җитсә – арбасы.

Җырлап үтсәң, сизелми дә

Өч Пошалым арасы.

Җыр җиңелдән язылмаган… Рөстәмнең таләбе, һәрвакыттагыча, үз-үзенә дә, җыр тексты авторына да югары булган. Текстта Пошалым осталары – арба, чана ясаучылар искә алынырга тиеш, пошалымлыларга гына түгел, гомумән татар халкына хас уңганлык сыйфатлары чагылсын… Сания, ат чанасы дигәннән, толыпка төреп, кыз урлау йоласын тасвирламакчы була. Рөстәмнең сүзе катгый: «Заманча булмый…». Урта, Түбән, Югары Пошалым авылларының тарихи кушаматларын – «Такы-токы», «Шакы-шокы», «Татлы йокы» ны кертергә дигән тәкъдим була, әмма сүзләр авторы үзе ризасызлык белдерә: «Рөстәм Закиров – зур җырчы, сәхнәдән «такы-токы»лы җырлар җырлау аңа төс түгел!». Өч-дүрт варианттан соң, уртак тырышлык белән, бүген исеме Рөстәм Закиров уздыра торган җыр фестиваленә әйләнгән Пошалым чаналары турында җыр туа. Көен Илфат Дәүләтшин иҗат итә. Арча районының Курса Почмак авылы кызы Сания балачагында, Пошалым осталары ясаган бизәкле чанага утырып, тауны аз шумаган. Яшьлегендә Пошалымның алмалы көянтәләре белән Абыстай чишмәсеннән су китергән; җиңел тырмаларын тотып, печән җыярга йөргән; әз-мәз булса да, әнисе янәшәсеннән «уфалла» арбасын тарткан. Еллар узгач, шушы эш сөючән халык яши торган авылга багышлап җыр язгач, фестиваль кунагы буларак, бизәлгән ат чанасына утырып, Пошалымның киң урамнарын әйләнгән. Без исә,Рөстәм башкаруындагы җырны тыңлап, таң әтәчләрен «пычкы җыры белән уятып» эшкә керешкән Пошалым осталарына, туган җир кочагында өч игезәк булып яшәгән Пошалым авылы халкына тагын бер кат сокланабыз.

Күптән түгел «Мәдәни җомга» газетасында Әлмәттә яшәүче укытучы ханым Нәзифә Рәшитованың Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышлап язган «Милли бәхет лирикасы» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Автор Саниянең иҗаты хакында : «…анда күңелләрне айкап алырлык сагыш та, рухыңны илаһи бөеклеккә дәшкән чакыру авазы да, хатын-кыз күңеленең сихри назы да, бөтен дөньяны ямьгә күмәрлек мәхәббәт тә бар. Шигырьләрендәге гадилек, садәлек белән тормыш тәҗрибәсе, яшәеш фәлсәфәсенең табигый үрелүеннән туган матурлык күңелне кузгата. Шагыйрәнең лирик героен янәшәңдә тоя башлыйсың. Тормышны, кешеләрне, туган җирен, туган илен, сөйгән ярын бөтен барлыгын биреп яратучы, артык нечкә күңелле, әмма дәрәҗәсен, горурлыгын саклап, үз сүзен кистереп әйтеп бирүче гүзәл затның хисләре күңелне биләп ала», – ди. Мөгаллимә ханым ихлас күңелдән язган әлеге юллар шагыйрәбезнең җыр текстларына да бик туры килеп тора. Моңнардан яралган җыр – ул халык уе, халык гаме. Андый җырлар, вакытка буйсынмас көч булып, хәтер түреннән калка; тылсымлы догадай, мәңге яши, иманга чакырып дәшә. Саниябез, киләчәктә дә җыр текстлары язу маһирлыгына тугры калып, күңелгә канат куярлык, очар коштай ирекле, даладай киң фикерле, әмма йөрәккә сыярлык җырлар язар, дигән өметтә калам.

Шәехҗан Фәния Хуҗиахмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк