Логотип
Театр

«Ничә таптым, ничә югалттым…»

Хатлар яздым утырып –Дәфтәр битен тутырып.Хатым китте, үзем калдым – Өстәл янында утырып, – дип иң азактан һәркем таныш шигырь юллары да өстәп куя иде әле. Кызганыч, бүген ак кәгазьгә берни дә теркә...


Хатлар яздым утырып –
Дәфтәр битен тутырып.
Хатым китте, үзем калдым –
Өстәл янында утырып, –
дип иң азактан һәркем таныш шигырь юллары да өстәп куя иде әле. Кызганыч, бүген ак кәгазьгә берни дә теркәлми: без телефон, интернет хакимлек иткән заманда яшибез. Әмма анда кем нәрсә сөйли – шунда ук онытыла. Ә хатлар исә югалмый, истәлек булып еллар буе саклана.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Шамил Бариевны өлкән буын күреп-танып, ә яшьләр, мөгаен, ишетеп кенә беләдер. Бик иртә бакыйлыкка күчкән бу талант иясе чын мәгънәсендә хат язу остасы булган икән. Атна саен ул үзенең сөйгәне Гөлфия Садыйковага ярату белән өртелгән хатлар яудырган. Теләче районы Иске Җөри авылы кызы белән Саба районы Олы Арташ егете Ленин исемендәге Мәдәният сарае каршында Суфия Шаһиева җитәкләгән хорда таныша. Нибарысы таныша гына! Әле мәхәббәт бакчасында гөлләр шытмый. Ә инде 1967 елда ике йөрәктә дә яшертен генә хисләр өермәсе куба. Тик язмыш яшьләрне кавыштырырга ашыкмый: 1968 елда Шамил Бариев Ленинградка укырга китә. Ике шәһәр арасында, сагыну-сагышларны таратып, хатлар гына «йөри» башлый.
«Гөлфия, исәнме?!
Беләсеңме, бүген синнән хат алып шатландым, чөнки мин хатларны сирәк алам, беренче курстагы кебек түгел инде… Бүген көн бик салкын, көчле җил, яңгыр ява – иртәдән кәеф начар, мондый көннәрне мин яратмыйм, эч пошыра торган көннәр. Шуңа күрә, синнән хат алып икеләтә шатландым… Минем болай язуыма гаҗәпләнәсеңдер. Әмма бу чынлап та шулай», – дип сак кына кызның йөрәгенә юл ярган студент егет икенче хатында шактый кыюланып: «Гөлфиякәй!» – дип эндәшә. «Гөлфиякәй, исәнме?! Менә мин Ленин шәһәренә килеп тә җиттем инде… Хәзер сәгать 00.10. Менә сиңа хат язам да ятып йоклыйм, иртәгә безгә 11 гә укырга. Казанда булсам, бу вакытта синең яныңнан кайткан булыр идем, ә хәзер хат язу белән генә чикләнергә туры килә. Шулай мин һәркөнне кич белән «синең яныңа барырмын», ярыймы?! Әле дә хат язам, син янымда кебек, сулышыңны, кайнар иреннәреңне тоям…»
(Искәртеп үтик, бу вакытта Гөлфия Садыйкова Казан дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлегендә укый.)
Егет тулаем сөеклесенең тормышы белән кызыксынып тора.
«Үзеңдә ниләр, Гөлфия? Ял итеп буламы? Ниләр белән шөгыльләнәсең? Занятиегә йөрисеңме?.. Ни эшлисең, ни белән мавыгасың, ниләр уйлыйсың –
барысын-барысын да яз, ярыймы? Мине барысы да кызыксындыра… Кысып-кысып кочаклыйм, күбәләгем! (Шулай әйткәнгә, ачуланмыйсыңдыр бит?) Җавап көтәм. 25.01.72. Ленинград.»
«Бүлмәдә тып-тын. Сәгать текелдәве генә бик каты булып ишетелә. Син нишлисең икән хәзер, Гөлфия? Дәрес әзерлисеңме? Әллә юкны бушка аударасыңмы? (Шаяртам, әлбәттә.) Әллә тыныч кына җылы юрганың астында тәмле төшләр күреп ятасыңмы? Шулай икән, тыныч йокы, тәмле төш сиңа. Йокыңнан уятмыйча гына үбәм үзеңне. 9.09.72. Ленинград.)»
Хисләр өермәсе көчәйгән саен көчәя. Чираттагы хат мәхәббәтнең иң югары ноктасы кебек тоела.
«15.09.72. Ленинград
Бүген минем иң шатлыклы көннәремнең берсе, Гөлфия, һәм бу көнне миңа син, синең хатың алып килде.
Менә хатыңны ничәнче кат укыйм, укыган саен үзеңне күрәсем, күзләреңә карыйсым, кысып-кысып кочаклыйсым килә. Кочаклыйсы иде дә, күзләрне йомып, гаҗәп, сихри дөньяга кереп китәргә иде…
Бүген мин синең белән бик җитди һәм туры сөйләшәм, Гөлфия. Минем әле моңарчы бер генә кыз белән дә болай сөйләшеп, бер генә кызга да шушындый хат язганым юк иде. Ничек шулай килеп чыккандыр инде, миңа берничә кыз ошады, ләкин мин алар белән бу турыда сөйләшми идем, киресенчә, бөтенләй юк-бар нәрсә генә сөйләп йөри идем.
Дания булып Дания миннән бу сүзләрне ишетә алмады, ә, дөресен языйм, ул миңа бик нык ошый иде. Аның белән аерылу миңа авыр булды, минем күңел дә нәкъ синең Фәрит белән аерылгандагы кебек иде: аннан башка яшәүнең мәгънәсе юк сыман тоела иде миңа.


Синең белән беренче йөри башлаганда миңа читен иде әле, мин еш кына аның турында уйлый идем, ул күз алдыннан китми, аның килүен көтә идем. Ничек охшаш безнең синең белән үткән вакыт?! Ул да соңга калып килде, ләкин бик соң иде инде.
Хәзер үткәннәрне күз алдымнан үткәрәм дә, шатланып та, тирән генә уйлап та куям: нинди зур ялгыш ясый язганмын бит мин.
Гөлфия, гафу ит, мин сиңа барысын да язам, әмма без бит шулай килештек һәм бу шулай булырга тиеш тә. Бәлки синең Дания турында язганга ачуың киләдер, ләкин башка мин сиңа аның турында мондый хатлар язмамын. Син әллә ниләр уйлый күрмә, болар барысы да үткән һәм ахыры бик әйбәт булган истәлекләр генә. Ахыры бик әйбәт булган дип мин, әлбәттә, синең белән чынлап очрашуны, безнең бер-беребезне табуыбызны әйтәм. Чынлап та, әйтергә генә ансат бит – табу. Ә шул сүз артында күпме мәгънә, күпме шатлыклар, кайгылар һәм, ниһаять, иң мөһиме – ике кеше берсен-берсе таба…
Гөлфия, мин сине ничә таптым, ничә югалттым инде. Син дә миңа күптәннән ошый идең, каникулларга кайтканда мин сине күрми китсәм, әллә ничек була иде. Ә аннан соң, нигәдер, Дания белән мавыгып киттем. Минемчә, моңа сәбәпләр күп иде. Беренчедән, без синең белән йөрмибез, синең егетең бар, икенчедән, без бер-беребездән еракта идек һәм өченчедән, Венера белән аерылганнан соң миңа авыр иде әле. Венераны мин бәлки гафу иткән дә булыр идем, әмма бер каникулларга кайтканда мин аның егетләр белән йөргәнен белдем, ә үзе шул ук вакытта елый-елый мине көткәнлеген сөйләде. Менә шунда минем аңа бөтен ышанычым югалды, яраткач шулай эшләп буласын аңламадым мин.
Ул вакытта күп кеше мине гаепләде (бәлки сине дә?), ә мин акланып торуны кирәк дип тапмадым, чөнки аклануның мәгънәсе юк иде; нәрсә булганын без Венера белән аңлаган идек (ул аңламаса да, мин аңлаган идем), ә башка сүзләргә игътибар итүнең кирәге калмады.
Ә хәзер, Гөлфия, болар барысы да артта, минем өчен хәзер бары тик бер генә кеше кадерле, якын, минем өчен бер генә кеше яши – син, Гөлфия, һәм ул гел шулай булган да, мин белмәгәнмен генә.
Бүген минем синең белән озак-озак сөйләшәсем килә. Син бик дөрес язгансың, очрашканда безнең бер-беребезгә ачылып бетмәвебез, тирән сөйләшүләр булмавы – барысы да безнең бер-беребезгә булган ышанычыбызның кирәкле дәрәҗәдә булмавыннан килгән.
Кайбер көннәрне синең белән шулкадәр якын итеп сөйләшәсе килә, әмма үзеңне күргәч, бу сүзләр барысы да эчтә, әйтелмичә кала.
Кеше кызык кына төзелгән инде, шулай, үзең әйтмешли, бер төсле уйлыйсың, ә бөтенләй икенчене эшлисең кайбер вакытта.
Инде теге кич турында.
Әйе, Гөлфия, син ул кичне миңа бик-бик авыр эшләдең, белмим, син моны аңларсыңмы-юкмы. Ул кичне иң мөһим нәрсә – сиңа булган карашым, ышанычым җимерелә язды минем. Уйларга да куркыныч, ләкин бу шулай. Неужели син чынлап та мине озатырга килми идең инде?!
Ну, ярый, бу турыда җитәр, башка искә төшермик».


«…Сине сагынам, синең турында күп уйлыйм. Бик күрәсем килә үзеңне…»
«…Дөньяда минем өчен син бар, син яшисең…»
«Минемчә, мәсәлән, ярату һәм яратылу – бик зур бәхет. Бөтен вак, түбән нәрсәләрдән өстен чын бәхет…»
кебек ихлас сүзләр һәр хатта диярлек кабатлана. 1973 елда Шамил белән Гөлфия өйләнешәләр. Аларның Айгөл исемле кызлары туа.
Ике дистә ел ярату белән узган гомер! Һәм ялгызлык… Һәм аккошлар тугрылыгы! Зәңгәр күзле, чибәр тол Гөлфия инде бүтәннәргә күз салмый, хәләленең хатлары белән юанып яши. Парын җуйган кошлар язмышы аны да читләтеп үтми: сагыш-юксынуларга түзмичә, йөрәге тибүдән туктый…
Бер төргәк хатлар… Мәхәббәт хатлары…. Әле генә язылган кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк