Логотип
Театр

Оренбург Исрафилов белән истәлекле

         Анда инде егерме елга якын сәнгать җитәкчесе булып татарның талантлы улы режиссер Рифкать Исрафилов эшли. Театр сөючеләр аның М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куелган ма...

     
   Анда инде егерме елга якын сәнгать җитәкчесе булып татарның талантлы улы режиссер Рифкать Исрафилов эшли. Театр сөючеләр аның М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куелган матур спектакльләрен хәтерли, әлбәттә. Заманында, республикабызның берәр театрына килсен, үзебездә иҗат итсен иде, дип хыялланган идек. 
 
   «ТАТМЕДИА» АҖ республикабызның иң саллы газета, журнал баш мөхәррирләрен, журналистларын җыеп, Рифкать Исрафилов һәм театрның директоры Оренбургның атказанган мәдәният хезмәткәре Павел Церемпилов белән очрашу оештырды. Оренбургта элек-электән татар зыялылары бергә тупланып милләт файдасына игелекле эшләр башкарган. Бу якларда күренекле драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзи, режиссер Марсель Сәлимҗановның әнисе актриса Галия Нигъмәтуллина, башкорт театрына нигез салучыларның берсе Бәдәр Йосыпова дөньяга килгән. 1905 елда биредә беренче татар спектакле уйналган дигән мәгълүмат һәм моны раслаган рәсми кәгазьләр бар. Бүген дә Оренбург өлкәсендә йөз алтмыш алты мең татар, илле биш мең башкорт гомер кичерә. Милләттәшләребезнең нинди мәдәни мохиттә яшәүләре безнең өчен бик мөһим. 
 
   Быел май аенда М.Горький исемендәге театрның оешуына 160 ел тула. Бүген репертуарларында егерме дүрт спектакль бар. Рус драматургиясеннән Островский, Чехов әсәрләрен яратып куялар, чит ил классикларының пьесаларын теләп сәхнәләштерәләр. Танылган Шекспир белгече А.Борташевич, Оренбург театрының «Ричард III» спектаклен карагач, соңгы егерме елда Шекспирны карап болай тетрәнгәнем юк иде, дип әйткән, имеш. Һәм Ричард ролен башкаручы Олег Хановны К.Станиславский исемендәге халыкара премиягә тәкъдим иткән. Шулай итеп, О.Ханов дәрәҗәле бүләккә ия була. Әмма Казанга гастрольгә «Ричард III» спектаклен алып килмәгәннәр, чөнки үзебезнең «Ричард»ыбыз бар һәм аларныкыннан бер дә ким түгел. Үзләрендә исә бу спектакльне театр сөючеләр бик яратып карый икән. Дүрт йөз егерме тугыз кешегә исәпләнгән тамаша залы һәр спектакльдә шыгрым тулы була, ди. 
 
   Моннан унтугыз ел элек театрга килгәч Рифкать Исрафилов труппага яңа сулыш өрергә кирәк дигән катгый карарга килә. Моның өчен ул Л. һәм М.Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтында театр факультеты оештыра. Бүген труппаның сиксән процентын әнә шул факультетны тәмамлаган артистлар тәшкил итә. 
 
   Режиссер Р.Исрафилов-ны бүтән театрларга спектакльләр куярга чакыралар. Әмма бик теләсә дә, бармау ягын карый. Чөнки чит театрның спектакленә ике, өч хәтта дүрт ел вакыт китәргә мөмкин. Бу вакыт эчендә үзенең труппасы таркалырга, иҗат турында онытып, сәхнә арты интригаларына кереп батарга мөмкин. Дилбегәне кулдан ычкындырырга ярамый. Оренбургта алты йөз илле мең кеше яши. Аларга җиде театр хезмәт күрсәтә. Ә Мәскәүдә хәлләр башкачарак. Анда көн саен калага өч миллионга якын кеше килә. Барысы да театр-ларга эләгергә омтыла. Шуңа күрә анда курыкмыйча төрле тәҗрибәләр үткәрергә була. Ә Оренбург те-атрында бөтен эзләнүләр рус психологик театр мәк-тәбенә нигезләнгән. Бу – Исрафиловның иҗат кредосы. Спектакль өч өлештән тора дип саный ул. Беренчесе – фикер, аннан соң – хис, өченчесе – тамашачының кичерешләре. «Чеховтан да бөек булырга мөмкин түгел. Аны шәрехләргә тырышу – үзеңне аннан өстен кую. Чеховны бозып кую – вәхшилек», – дип бу җәһәттән үзенең фикерен белдерде режиссер. «Сәхнәбез түрендә һәрвакыт Шукшин, Вампилов әсәрләре булачак. Алар шигъри яңгырашка ия. «Сәхнәдәге хәят тормыш-чынбарлыктан 1,5-2 метр югарырак булырга тиеш», – дигән бер бөек. Без дә шундый ук фикердә торабыз». 
 
   Әйтүләренә караганда, өлкә губернаторы театр-ны бик кайгырта. Хәер, биредә сәнгать мәдәнияткә караш һәрвакыт әйбәт булган. 1743 елда Оренбург шәһәренә нигез салына. Ә 1856 елда инде театр ачыла. Ул баштан ук тарихи бинада – манежда урнаша. Бөек Ватан сугышыннан соң бинаны яңартып алалар. 2006 елда тагын бер тапкыр сиплиләр. Ремонт эшләре өч елга планлаштырылган була. Бу вакыт эчендә труппа таралачак, яраксызга чыгачак, дип иҗатчыларның котлары алына. Әмма өлкә губернаторы сәнгатьне, мәдәниятне аңлый торган кеше булып чыга. Ел ярым вакыт эчендә эшне тәмамлап та куялар. Алтын диварлар, итальян люстралары кирәкми, иң мөһиме – иҗат өчен уңайлы шартлар булсын, дип эшкә тотынган булсалар, ахыр чиктә тегесенә дә, монысына да ирешәләр. Театрлары бик матур, ди. Бүген ул Оренбургның зур мәдәният үзәге булып тора. Анда әдәбият клубы урнашкан. Кече залда әледән-әле клуб утырышлары уза икән. М.Горький исемендәге Оренбург те-атры Россия хакимиятенең Ф.Волков исемендәге премиясе белән бүләкләнгән. Бу да аның югары һөнәр-мәндлеген, талантлы татар улларының кайда да югалып калмауларын, башкаларга үрнәк булырлык яши, иҗат итә белүләрен күрсәтеп, раслап тора. 
 
   Оренбург театрының Казаныбызга өченче килүе иде бу. Рифкать Исрафилов яшьлегендә шәһәребездә «Галиябану», «Тапшырылмаган хатлар» диплом спектакльләрен күрсәткән, дипломын раслау да биредә үткән. «Шуннан бирле Казанга гүя имтиханга киләм», – дип гастрольләр алдыннан дулкынлануын белдерде режиссер. Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Оренбурглар Ю.Поляков әсәре буенча куелган «Гөмбә патшасы» спектаклен күрсәтте. Спектакль заманча рухта иҗат ителгән, биредә яңа сәхнә телен тоябыз. Тәнкыйтьчеләр бу тамашаны югары бәяләгән, хәтта киләсе елга Мәскәүгә фестивальдә катнашырга чакырганнар. В.Шукшин әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Мөләем кешеләр»дә тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен ала. Аны Калугага бик абруйлы халыкара театр фестивалендә катнашырга чакырганнар. 
 
   Л.Юхвид, М.Авах, В.Типот әсәрләре буенча куелган «Куралыкта үткән туй», берничә әсәр нигезендә эшләнгәнгә күрә, бик үзенчәлекле килеп чыккан. Бу спектакль үзенең җиңеллеге, музыкальлеге, лирикасы, халыкчан юморы, кызыклы персонажлары белән тамашачылар күңелен шундук яулап алды. Бүгенге заманда колачлы спектакльләр күп түгел. Ә биредә сәхнәдә илле артист уйный. Р. һәм М.Куниның «Агай-эне» спектакле баш ваткыч вакыйгалардан тора. Анда «кара юмор» да, фарс та урын алган. Өч бертуган һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер тора. Тик аларның тугърылыклы дуслыклары бик күп мәзәк хәлләргә дә сәбәп була…
 
   Казан тамашачысы бу юлы да Оренбург өлкә драма театрының спектакльләрен яратып карады. Театр әһелләребез, шул исәптән «Сәхнә» журналы хезмәткәрләре дә тамашаларның режиссеры Рифкать Исрафиловның үзебезнең татар кешесе булуына горурлык хисләре кичерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк