Логотип
Театр

Раушания Таһированың иҗат портретына штрихлар

Күбәләк артыннан куып дөнья гамен җуйган кызны җәйләүдә тирләп-пешеп печән чапкан әтисенең көр тавышы куып җитә: «Раушания-ү-ү, онытылма-у, сеңелеңә күз-колак бул!» Онытамы соң инде! Энекәш-сеңелкәш...

Күбәләк артыннан куып дөнья гамен җуйган кызны җәйләүдә тирләп-пешеп печән чапкан әтисенең көр тавышы куып җитә: «Раушания-ү-ү, онытылма-у, сеңелеңә күз-колак бул!» Онытамы соң инде! Энекәш-сеңелкәшләрен гел барлап, карап тормасаң, хәзер берәр мөгез чыгарып куярга да күп сорамаслар ул тиктормаслар. Әйе, үзенә йөкләнгән «иң өлкән апа» бурычын һич тел-теш тидермәслек итеп башкара ул.

Балачакның татлы хатирәләрен тыйнак кына елмаеп, барлап утыручы гүзәл ханым бүген инде гомер баскычының нәкъ уртасында басып торучы – Татарстанның атказанган артисты, Чаллы татар дәүләт драма театрының иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Раушания Таһирова.

Артистка булу аның өчен буй җитмәслек хыял, эшкә ашмас могҗиза кебек була, шунлыктан ул үзенең тормышын сәнгать дөньясы белән бәйләү турында уйлап та карамый. Мәктәпне тәмамлауга агроном булырга җыенган кызның язмышы бер мизгел эчендә хәл ителә: очраклы рәвештә бер танышы кыстый-кыстый Казанның мәдәният һәм сәнгать институтына укырга җибәрә, ә икенчесе исә, институтны тәмамлап кайтып, клубта эшли башлаган яшь белгечне кулыннан җитәкләп, әле яңа гына ачылган Чаллы театрына эшкә алып килә. Очраклылыкмы бу, әллә Ходайның аның өчен алдан ук хәзерләп куйган зур бүләгеме – үзе дә аңламый кала Раушания.

Башы-аягы белән эшкә чума кыз. Ф.Галиев әсәре буенча куелган «Су буенда учак яна» спектаклендә Рәсимә, И.Юзеевнең «Гашыйклар тавы» мелодрамасында – Мөнирә, Ә.Камалиевнең «Җәйге кырау» драмасында Регина образлары – аның тамашачы алдында тоткан тәүге имтиханы була. Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән «Гашыйклар тавы» спектакле Чаллы театрының визит карточкасына әверелеп, бик күп еллар сәхнәдән төшми уйналган әсәр. Раушания анда төп героиня Мөнирәнең өлкән чагын башкара. Раушания – Мөнирә гомере буе сугыштан әйләнеп кайтмаган Сәетен көтә. Аның исән-сау булуына ышанып, Сәет яуга киткәч туган уллары Өметне дә ышандырып, бергәләп көтәләр. Сәхнәгә әле яңа гына аяк баскан, үзе әни булырга да өлгермәгән яшь кыздан бу образны тудыру бик зур осталык һәм җаваплылык сорый.

Лирик героиняларны акрынлап характерлы рольләр алыштыра. Р.Батулла әсәре буенча куелган «Күбәләк булып җаның кайтыр» драмасында – зәһәр телле Эльмира, Б.Сәлаховның «Яр» драматик новелласында – күзләреннән очкын чәчеп торган Хатын образы, Ф.Галиевнең «Корт»ында – ут уйнатучы, елгыр һәм үткен Халисә, Н.Гаетбаевның «Аты барның, дәрте бар» комедиясендә – бер басасы урынга биш басучы Октяб­рина, Аманулланың «Юлларда бозлавык» драмасында – тормыш бер генә бирелә, тиешенчә яшәп калырга кирәк фикерен алга сөреп яшәүче Сания, Х.Ибраһимов һәм Р.Сәгъдинең «Кияү абый» комедия-водевилендә баш бирмәс Фаягөл… Раушаниянең иҗатында мөһим урын алып торган этап була бу.

2003 елда театрга куючы режиссер булып Булат Бәдриев килә. Алар арасында бик тиз иҗади дуслык урнаша. Бәхет колачын җәеп көтеп торган диярсең, бер-берсенә һич охшамаган рольләр көтеп торган икән аны. Р.Батулланың «Ана каргышы»нда –
Ана, Т.Әл-Хәкимнең «Булмас димә» комедиясендә Асия, Р.Сабырның «Хәят»ендә Газизә, Ж.Б.Мольерның «Саран»ында – Фрозина, Г.Хугаевның «Минем кайнанам» музыкаль комедиясендә Дахирә – салават күперендәге төрле төсләр балкышын хәтерләткән кебек, характерлар төрлелегенә бай булган образлар.

Гадәттә күпчелек театрларда була торган, кырык яшьтән узган актрисаларның рольләргә кытлык кичерү чоры Раушанияне дә читләтеп узмый. Ләкин ул кул кушырып утырамы соң инде?! Соңгы елларда үзен режиссер сыйфатында да сыный башлый ул. Р.Җамалиеваның «Изге имән шаһит» мелодрамасы, И.Зәйниевнең «Урман club» әкияте – аның җитди эшләре булып торалар.

Үзенең ярты гасырга тиң юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә аңа иҗади дәрт, рәхмәтле һәм зыялы тамашачылар, югары кимәлдәге образлар тудыруын теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк