Логотип
Театр

Сикәлтәле юлларда...

        Дәвамы...Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?! Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?! Алтыга алып бишкә сатса ул сатар. Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!                            ...

DSC00541

DSC00845

 

DSC00792

 

DSC00860

 

DSC00842

 

DSC01190


Дәвамы...
Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?! 
Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?! 
Алтыга алып бишкә сатса ул сатар. 
Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!! 
                                            Колмәмәт, 
                                            татар әдибе. 

 

Төркигә тылмач кирәкми...

Соңгы вакытларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төрки дәүләтләргә булган рәсми сәфәреннән соң бүгенге вәзгыятькә бик тә ятышлы фикерләр әйтте, татар теле миңа төрки дәүләт башлыклары белән белән тәрҗемәсез аралашырга мөмкинлек бирә диде ул. Президентыбыз ошбу фикерне берничә мәртәбә кабатлады. Юкка гына түгел иде бу. Татар теле кирәкме, юкмы дигән мәгънәсез бәхәсләр инде эчне пошыра башлаган заманда Татарстан җитәкчесенең «телдән әйтелгән Указы» кебек кабул ителергә тиешле фикерләр ләбаса!..Ләкин матбугат моны шаулап күтәреп алмады, әлеге сүзләрнең биниһая зур көчен сизмәдек бугай. Минем үзем дә Актаку каласында төрки туганнар белән аралашканда да гына тойдым аны.Ышанасызмы, ююкмы, фестиваль «татарча» барды, сөйләүләр, чыгышлар, барысы да, бары тик «татар телендә» генә булды! Казах «казах телендә» дип, әзербайҗан үз теленә дип уйлагандыр, төрекмән бары шул телдә генә дип кабул итте шикелле. Төркигә, чыннан да, тылмач кирәкми икән! Рөстәм Нургалиевич мең мәртәбә хаклы! Һәм без Президент авызыннан чыккан бу гади булмаган фикерләрне көн-төн пропагандаларга, татар телен белсәң, дөнья телләрен беләсең дигән сүз дип, балаларыбызга аңлатырга, сөйләргә тиешбез! Моның өчен сине бернинди прокурор да җавапка тарта алмый! Кыскасы, театр, төрки театрларның аралашуы безгә менә ни бирә икән! Хатыным Казахстанда туып үскән «казах кызы сөйгәнем» булса да, хәтта мин дә ике кардәш, туган телнең шул дәрәҗәдә якын икәнлеген белми йөргәнмен! Мин үземне кызганып куйдым шулчакта! Президентыбызга булган ихтирамым исә тагын бер башка югарырак кимәлгә күтәрелде.

 

DSC00648

 

DSC00698

Алтыга алып бишкә сатса ул сатар.

Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!

Әгәр татар театрын үз куллары белән инкыйразга илтмәсә, театр да аны саклап калыр, юкка чыгарга ирек бирмәс, телен, рухын, җанын саклап калыр аның театр!дигән фикер-авазларны мин хәтта диңгез шавында да ишетем шикелле. Борынгы бабаларыбыз җирендә, төрки бабаларыбыз өй-йортында күңел бер төсле генә була алмый торгандыр инде. Хәтерлим, чит илгә барып төшкәч, баштарак җиргә ныклап, каты итеп басып йөреп китеп тә булмый әле, күрәсең, үзеңнеке түгел икәнлеген аяклар да сизә ахырысы... Ә монда автобустан төшүгә «аякланып» кителде. Кимәк-кыпчак-туксаба-татар (төрки) тарихи каны аяк табаныннан тамырлар буйлап баш миенә күтәрелә. Өстәвенә бар шәһәр бары театр белән генә яши кебек. Ошбу фикери хисләрне куәтләп, Минзәлә театры директоры Роберт шалтырата, хәл сораша, спектакле өчен, артситлары өчен борчыла бу тынгысыз җан. «Бюллетеңдә» булуыңнан файдаланып, «яраларыңны ямап», тыныч кына ятсаң соң канә!»-дип уйлыйм. Ләкин натурасы андыймы соң, беркайчан да үз-үзенә тынгы бирә торган егет түгел. Гастрольгә кадәр дә ул бары шушы вакыйга белән генә яшәде. Кемнәргәдер зарын белдерде, кемнәргәдер рәхмәтләр укыды. Мәдәният министрлыгына иде шикелле аның беренче рәхмәте. Ярдәме өчен, театрга булган җылы мөнәсәбәтләре өчен, әлбәттә! Язма башында без»Мәдәният министрының театрларга булган мөнәсәбәте кайчан үзгәрер?»дигән сорау да куйган идек. Ирада Хафизяновна моңарчы да театрлар гаме белән әвәрә килеп яшәгән шәхес. Ул театрлар өчен турыдан-туры җавап бирә торган урында хезмәт иткәч, һәр театрның да хәлен, тормышын, ыгы-зыгысын, уңышларын эчтән белгән кеше буларак, аларга һәрчак җылы, кайгыртучан мөнәсбәттә иде дип сөйли директорлар. Һәм алар әлеге мөнәсбәтнең, кайгыртучанлыкның киләчәктә дә үзгәрмәвен тели. Бик тели. Роберт бигрәк тә. Ул үзенә министрлыктан шалтыратулары, әйбәт яңалык булуы хакында әйтә. Балаларча сөенгән.

Безнең татар театры директорлары хакында журналда шактый язмалар булды. Яратып, хөрмәт хисләре белән язабыз без алар хакында. Гәрчә, кайсыберсе турында; «Һәй, сирәк-мирәк үз башыңның да бар икәнлеген исеңә төшерсәң иде канә!» - дип офтанган очраклар булгаласа да.

Озын сүзнең кыскасы шул иде: инкыйразга илтмәс театры татарны. Үз чиратларында, мәдәният җитәкчеләре аңа бу рәвешле һәерхак булып торганда...Бирсен Ходай!..Мин бу язманы сырлаганда Әтнә татар Дәүләт театрының да ерак гастрольгә җыенуы мәгълүм булды. Бишкәк, Кыргыз иленә. Чыңгыз Айтматовның туган иленә, аның әсәре белән.

Шулчак кылт итеп маңгайга тагын баягы, югарыда телгә алынган фикер чиртте: ярый хуш, фестивальгә барып кайттык, шаулап алдык, «ТАТМЕДИА»ның пыяла бинасында «пиарланып» та күрсәттек. Бик хуп. Тик ул «фестивальный» спектакльне соңыннан татар тамашачасына күрсәтеп булырмы, яки берәр төрле сәбәп табып, тиз генә репертуардан «шуып» төшеп калырмы әлеге спектакль? Күпме акча, хезмәт түгелгән югыйсә?!! Мин менә шул хакта уйладым һәм үзебезнең миистрлыкны да шундый фикердәдер дип беләм: фестивальгә алып барган спектаклең «валютный» ук булмаса да, тагын берничә ел «касса» да эшли алсын! Минемчә, таләп шундый булырга тиеш. Ә андый таләпләргә әлегә бары Камал, Минзәлә, Чаллы, Әтнә, «Әкият» курчак театрлары спектакльләре генә туры килә шикелле...Казахстанга китеп барган буалыларның эшләрен әлегә күрү насыйп булмады. Аларга да хәерле сәфәрләр!

DSC01206

 

DSC01208

 

DSC01212

 

DSC01229

Кайткач кына билгеле булды: Минзәлә театрын Төркиягә чакырып янә бер хат килгән! Әзербайҗанның атаклы театр әһеле, Әзербайҗан Дәүләт Академия милли драма театры директоры Исрафил Исрафилов тамгалаган чакыру!

«Быел ике фестивальдә булдык инде, монысына йөреп булмас, үз тамашачыбыз хакында да уйларга кирәк», - дигән фикергә килгән дип ишеттем Роберт Шәймәрданны. Ерак сәяхәттән Ленур (Әтнә) белән Раил (Буа), Роза ханым («Әкият») нинди фикерләр белән кайтырлар икән? Хәбәр итәрбез.

Дәвамы бар. «Сәхнә» журналының ноябрь саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк