Логотип
Театр

Татар театрының 110 еллыгын каршылап

Эреле-ваклы үзешчән түгәрәкләрдән чын профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән, үз халкына хезмәт итеп кенә калмыйча, кардәш төрки халыкларның кайберләренә дә театр тудырырга ярдәм иткән татар милл...

Эреле-ваклы үзешчән түгәрәкләрдән чын профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән, үз халкына хезмәт итеп кенә калмыйча, кардәш төрки халыкларның кайберләренә дә театр тудырырга ярдәм иткән татар милли театрының бүген 110 еллыгы билгеләп үтелә.

Соңгы елларда театрыбыз кыю адымнар белән халыкара мәйданга чыга башлады. Әле бер, әле икенче труппабызның чит илләргә гастрольгә баруы шуны күрсәтә.

Сәхнә сәнгате татар мәктәпләре ябылган, милли әдәбият бик аз басылган, халкыбызның күпчелек өлеше милли телдә уку мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән караңгы заманнарда барлыкка килгән рухи бушлыкны тутырды, татар кешесенең милли мәдәнияттән бизүенә ирек куймады. Кызганыч ки, бүген дә татар мәктәпләре ябыла, тел киселә, һәм бу шартларда яңадан татар театры алга чыга, аның әһәмияте үсә.

Бүген без бөтен театр сәнгатебезнең, бигрәк тә шул күренешнең флагманы булган академия театрының олуг юбилеен билгеләп үтәбез. Академия театры артистлары үзләре бу бәйрәмне нинди хис-тойгылар белән каршылый? Бу хакта үзләреннән сөйләтик әле. 

Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

 Мин үземне академия театрында 55 ел эшләгәнмен дип күз алдыма китерә алмыйм. Ул нинди тойгыдыр, аңлата алмыйм.  Күңелдә җан тынычлыгы юк, һаман бәргәләнәм дә бәргәләнәм. Тукта инде тынычлан, җитте дим, юк хыял нәрсәдер көтә. Бу нинди туймас һөнәр булды соң дип, үзем дә аптырыйм. Татар театрына 110 ел, шуның яртысына, шәриктәшләрем белән бергә, мин дә гомеремне биргәнмен. Аллага шөкер, бүген дә Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова исән-саулар, һаман да театрда эшлиләр.

Мин академия театрын 60 елга якын беләм, шуңа күрә аның чәчәк аткан чакларын да, шиңеп калган чакларын да күрергә насыйп булды. Әлбәттә, артист өчен иң зур бәхет театрның халкыбыз алдында абруе зур булуы. Безнең заманда гади тамашачы театрга пьесаны тыңларга, артистларның уенын карарга килә иде. Бу спектакльне режиссер ничек куйган дип, аның эшен карарга түгел, гомумән, гади тамашачы режиссер дигән профессияне күз алдына китерә алмый иде. Беләләр, андый кеше бар, ләкин ул спектакльнең язмышын хәл итми, әгәр яхшы әсәр, талантлы артистлар булмаса, бер нәрсә дә килеп чыкмаячак дип уйлыйлар иде. Академия театрында баш режиссер булып Габдулла абый Юсупов, Хөсәен абый Уразиков, хәтта Ширияздан абый Сарымсаков эшләгән чорда да бу кагыйдә сакланып килде. Мәскәүдә Маяковский исемендәге театрның баш режиссеры, СССРның халык артисты А.Гончаровта укыган Марсель Сәлимҗанов академия театрына баш режиссер булып килгәч, бөтен күңеле, җаны белән тырышып, театрда режиссер артистлардан бик күпкә өстен икәнлеген исбатлады. Ягъни, бу инде күп очракта, спектакльнең язмышын режиссер хәл итә дигән сүз. Ләкин Мәскәүдән, Ленинградтан килгән тәнкыйтьчеләр: “Татарский театр – этот театр выдающихся актеров, этим он интересен”, – дип сөйләгәннәре истә калган. Чыннан да, безнең театрда талантлы артистлар бар бит дип, сөенеп куя идем.

Хәзер инде академия театрында баш режиссер шундый дәрәҗәдә булгач, калган театрлардагы режиссерлар да үзләрен Марсель Сәлимҗанов кебек хис итә башладылар. Ләкин нишлисең, аларның күбесенә Ходай Тәгалә аның кебек сәләт бирмәгән, шуңа күрә күп очракта күңелсезлекләр дә килеп чыгарга мөмкин иде. Шулай да, хәзер театрның язмышын режиссерлар хәл итә дигән фикер, безнең күңелебезгә, җаныбызга кереп калды. Марсель куйган спектакльләрнең күбесе – татар язучыларының әсәрләре, яки рус классигы А.Островский пьесалары. Бу спектакльләрдә татар артистына үзенең сәләтен ачып бирү җиңелрәк, ләкин чын талантлар дөнья классикасын уйнаганда гына ачылалар, бу бөтен дөньядагы режиссерлар, артистлар өчен дә бик зур имтихан. Минем шул имтиханны үтәсем килгән иде дә, ләкин андый бәхет елмаймады.

Дөнья үзгәрде, бүгенге тамашачы, кайсы театрны, нинди телдә карарга тели, рәхим ит, шуны карый ала. Шуңа күрә татар театрында эшләү авырая бара. Мондый хәлне бер 20 ел элек күз алдына да китереп булмый иде. Моннан 30 еллар элек безнең өчен иң зур өлге рус театры булды. Хәзер рус театр сәнгате үзе эзләнү чорын кичерә, төрлечә бәргәләнә. Бүген татар тамашачысын җыяр өчен, үз милләтеңнең бөеклеген ача торган әсәрләр кирәк, ансыз зур максатларга ирешеп булмый. Башка халыкларга без үзебезнең милли сәнгатебез белән генә кызык һәм кадерле. Чит ил сәнгате никадәр бөек булмасын аны кабатлау, үзеңнекен шул дәрәҗәгә җиткерә алмау, татар театр сәнгатен әкрен-әкрен генә йотачак. Татар милләтеннән үсеп чыккан сәләтле яшьләрдә милли горурлык хисе уянса, күңелләрендә татар милли милләте яшәячәк, аның сәнгате үсәчәк дигән фикер изге дип саналса, бәлки безнең өметләребез бераз акланыр. Татар театрын барлыкка китерүче остазларыбыз: “Татар театры ул Рәсәй буйлап таралган халкыбызны берләштерүче, аның телен, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, музыкасын милләтебезгә җиткерүче”, – дип санаганнар. Чыннан да, моның дөреслеген безгә дә күрергә насыйп булды. Рәсәйнең кайсы гына шәһәренә барсак та, безнең спектакльләрне милләттәшләребез иң зур, кадерле кунакларны кабул иткәндәй, бәйрәм итеп каршы алалар иде. Аларның күңелендә, йөрәгендә милли хисләр уяна, артистларның уены белән соклану, горурлану, үз ана телендә спектакль карау, аларга җан җылысы бирә иде.

Татар халкы юкка чыгарга торганда, язмышның иң авыр, катлаулы вакытында, гомеремне татар театрына биргәнмен икән, кулымнан килгәнчә хезмәт иткәнмен икән, шуңа күрә күңелемдә үзенә күрә бер горурлык хисе кичерәм. Бүген минем белән бергә укыган шәриктәшләремнән башка татар театрының 110-еллыгын күз алдына китерү бик кыен булыр иде. Халкыбызның бөек, талантлы артистлары турында күп яздым, кабатлап тормыйм, алар булмаса, театрыбыз мондый зур уңышларга ирешә алмас иде. Менә инде унбиш елга якын театрыбызны Марсел Сәлимҗановның укучысы Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Соңгы елларда А.Чехов, В.Шекспир, Мольерның әсәрләре академия театры сәхнәсендә уйналуын, артистлар һәм режиссер өчен бик зур имтихан дип кабул итәм. Ансыз театрның үскәнен күз алдына китереп булмый, чөнки син бөтен дөнья театрлары белән ярышка керәсең. Театрыбызга тамашачы йөри, халкыбыз күп спектакльләрне яратып карый, монысы безнең өчен бик зур бәхет. Сүз дә юк, театрыбызның киләчәге яшьләр кулында, чын күңелдән аларга уңышлар гына телисе кала.

Нәҗибә Ихсанова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

Театр… Театр!!! Театр – минем тормышым, минем барлыгым. Үземне театрдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Театр минем һәр күзәнәгемдә!

Туган авылым капкасыннан чыгып китеп, Казанда “артистлыкка укырга” дип беренче мәртәбә театр бусагасын атлап кергән мизгел хәзер дә мине ләззәт тулы дөньяга алып кереп китә. Онытырлык түгел!

Гомерем данлыклы Камал театры сәхнәсендә үтте дисәм һич ялгыш булмас. 55 ел сәхнәгә чыгып та, әле дә сәхнәдән туймадым, анда барлык борчуларым да, авыртуларым да онытыла.

Без, яшь артистлар Камал театрына эшкә килгәндә, монда татар сәхнә сәнгате легендалары эшли иде. Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Галимә Ибраһимова, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Камал III, Шәүкәт Биктимеров, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камалова, Хөсәен Уразиков, Гали Надрюков, Галия Нигъмәтуллина... Бу исемлекне озын-озак дәвам итәргә булыр иде.   Без аларга карап, алардан үрнәк алып, янә бер театр мәктәбе үттек.

Инде безнең буын театрда иң өлкәне дисәң дә була. Безнең күз алдында ничә буын олы артистлар китте һәм ничә буын яшь артистлар килде! Театр яши, яшәрә – моңа ничек куанмыйсың да, ничек шатланмыйсың!

Сәхнәгә чыккан һәр ролем миңа бик кадерле. Театрны асылташ тулы сандык итеп күзалласаң, рольләрем – асылташлар. Якут, энҗе, фирәзә...

Беренче ролем – Аяз Гыйлаҗевның “Көзге ачы җилләр”ендәге Гандәлиф. Аның сүзләре хәтеремә уелып калган, хәзер дә сәхнәгә чыгып сөйләрмен төсле. Ничек кадерле миңа бу роль! Бүген йөз яшьлек аягы йөрмәс Әүдәки карчык рәвешендә итеп Алмаз Гәрәев сәхнәгә күтәреп чыга. Йөрәк шулай ук талпына, никадәр сәхнә тузанын иснәсәм дә дулкынлануым беренче мәртәбә тамашачы каршына чыккандагы кебек. Арада ничаклы роль уйналган, ләкин һәрберсе шул беренче хисләр ташкынын хәтерләткән кичерешләр аша узган.

Театр бинасындагы миңа һәр почмак, һәр баскычы, һәр бүлмәсе үз өемдәге кебек таныш, театрның һәр кешесе – туганым кебек.

Дөньяда театр кебек башка могҗизалы, серле, мавыктыргыч, үзенә тартып торучы башка урын юктыр, безнең Камал театры аның өстәвенә күңелгә якын, җылы урын – туган йортым кебек!

Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты:

Мине укытып чыгарган, 4 дистә елга якын Камал театрының баш режиссеры булып эшләгән Хәким улы Сәлимҗанов әйтә иде: "Бары безнең театрда гына бик зурлап уздырыла торган ике вакыйга бар. Аның берсе артистның юбилее булса, икенчесе, соңгы юлга озату!" Әйе, бу чынлап та шулай. Иң шатлыклы һәм иң кайгылы вакытларда кемгә башыңны саласың? Туганнарыңа, гаиләңә... Марсель абый тырышлыгы белән тудырылган туганлык атмосферасы бүген дә бездә, Аллага шөкер, дәвам итә. Кайвакыт, якыныңа да сөйләргә куркып торган мәлдә, син бергә иҗат итүче курсташың яисә җитәкчең белән аралашып, дөрес чыгу юлын табасың, кирәк булса матди ярдәм дә аласың.  Шуның ачык мисалы, узган сезон ахырында борчылудан ашказанымда яраларым ачылган иде. Табиблар операциягә алып киткән җирдән режиссерыбыз Фәрит абыйның нинди дарулар эчеп, ничек тукланырга икәнен аңлатып язган рецеплары алып калды. Ә җәйгә, директорыбыз тырышлыгы белән Кавказның иң яхшы шифаханәсе, Россия һәм чит ил йолдызлары гына дәвалана торган санаторийга юллама ала алдым.
 Боларны нигә искә төшердемме, чөнки артист тормышында гына түгел, гади кеше гомерендә дә мөхим урын алып торган вакыйгалар була.
 Театр шундый җир инде, ул күмәк хезмәткә корылган. Автор язып китергән әсәргә ике йөздән артык хезмәткәр җан өрә. Пьесаны укыганнан соң, тамашачылар алдына чыкканчы күпме кул, йөрәк, җан җылысы аша уза ул! Персонажларга кием тегүче цех, аларны артистларга алып менеп киендерүчеләр, парик, сакал-мыек, грим әзерләүчеләр, сәхнә бутофориясе, дикорация ясаучылар, кич саен яңа спектакельгә урам - йорт, кирәк икән узган гасыр күренешләрен куючылар. Шул матурлыкны утка күмүчеләр. Сәхнәнең генә түгел залның да чисталыгы, пөхтәлеге өчен җавап бирүчеләр. Безнең геройлар сөйләгәнне инглиз, рус, төрек тамашачысына паралель рәвештә тәрҗемә итүчеләр. Мин санап киткәннәр айсбергның өсте генә бит әле... Әгәрдә менә шундый зур коллектив дус-тату, бер гаилә кебек яшәмәсә ни булып бетәр иде?
 Сүземне йомгаклап шуны гына әйтәсем килә. Без барыбыз да, тамашачылар үзләрен чын татар, милли гаилә мохитына эләккәнен сизсен,  биргән җылылыгыбызны үзләре белән алып китеп, кабат-кабат кире әйләнеп кайту теләге белән яшәсен дип тырышабыз. Һәм тулы залларыбызны күргәч, тырышлыгыбызның заяга китмәгәнен күреп, без дә сезнең өчен иҗат итүебезне дәвам итәбез!!!

Гүзәл Минакова:

Хәзерге вакытта мин икенче балам белән декрет ялында. Арсланыбызга өч яшь ярым, Әскәребезгә яшь ярым булды. Әмма күңелем белән мин һәрвакыт театрда.

Камал театры минем күңелемндә тирән эз калдырды, дөньяга карашымны үзгәртте.

Гомумән, театр ул тормыш мәктәбе дияр идем. Биредә мин күп дуслар таптым. Өлкән буын артистлар арасында да дусларым, теләктәшләрем булуына шатланып туя алмыйм. Әле беренче курста укыган вакытта ук Хәлимә Искәндәрова, Нәҗибә Ихсанова, Хәлим Җәләйләр, бу кызда нәрсәдер бар, дия торган иде. Равил Бохараев пьесасы буенча куелган “Тимер борчак” спектаклендә өлкәннәр миңа бик ярдәм итте. Бу кызның карашы серле, дип тагын да әйбәтрәк уйнарга илһамландырдылар. Тора-бара кайберләре гаилә дустыбызга әйләнде. Мәсәлән, Хәлим Җәләй гаиләбезне бик якын итә. Ике улыма да исем куштырырга аны чакырдык. Үзем сәхнәгә чыкмасам да, мин әнә шул яраткан артистларымны күрер өчен театрга сагынып киләм.

Без укыган курс бик дус, тату. Һәркайсы таланты, кызыклы шәхес. Гүзәл, әйдә тизрәк театрга кайт инде, күңелебезгә син җитмисең, дип мине һаман канатландырып торалар.

Хәзерге вакытта мин режиссура буенча ГИТИСның бишенче курсын тәмамлыйм. “Тапшырылмаган хатлар” телесериалын төшерү төгәлләнеп килә. Анда мин Галия ролен башкарам. Күп кенә сәхнәләрне Камал театрында төшерделәр. Коллектив безне бик җылы кабул итте.

Яраткан театрыма яңадан-яңа кызыклы пьесалар, кызыклы спектакльләр, талантлы артистлар телим.

Эмиль Талипов, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты:

Камал театры икенче туган йортым. Аны җаным, тәнем белән сөям. Бүтәнчә булдыра да алмыйм.

Артист булу авыр хезмәт. Чөнки сәхнәгә чыккан саен, күңелеңнең бер өлешен калдырасың. Тамашачыны көлдерү яки елату җиңел бирелми. Үзеңнең уеның белән мавыктыру авыр. Берничә сәгать эчендә генә барлыкка китерелгән дөньяга ышандыру кайвакыт артистның бөтен көчен алырга мөмкин. Бәлки тамашачыларга әлегә кадәр бөтенләй билгеле булмаган дөнья ачу өчен бирелеп, онытылып уйнау сорала.

Юкка гына сәнгать әхрамы дип әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, сәнгать ул могъҗиза, әкияти дөнья.

Театр ул вакыт машинасы кебек. Анда күптән булып узган чорларга кайтып, киләчәкне күреп була. Театр ул кешегә җан өрә, яшәргә көч бирә, якты хисләр уята.

Татар театрына зур вазифа – әдәбиятебезне, ана телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, моңыбызны саклау йөкләнгән. Биредә тамашачылар рәхәтләнеп үзебезчә – татарча сөйләшә. Сәхнәдән саф татар телен ишетә. Әдәбият классикларын исләренә төшерә. Яңа буын язучыларның әле генә табадан төшкән сәхнә әсәрләре белән танышу мөмкинлегенә ия. Театрда милли җыр да, бию дә, йолалар да бар. Шулай итеп глобальләшү заманында татар театры милләтебезне туплаучы учак, гасырлардан килгән мирасыбызыны саклаучы үзәк булып тора.

Мондый җаваплы вазифаны югары дәрәҗәдә башкару өчен берләм эш итү мөһим. Шөкер, коллективыбыз бик дус, тату, бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез, иҗат итәбез. Кыскасы, гаиләдә әти, әни, балалар арасында нинди мөнәсәбәт булса, театрыбызда да шундый туганлык, үзара аңлашу бар.

Яраткан коллективыма озын – озак иҗат гомере телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк