Театрга барып кайт

Борынгы һәм, гомумән, элеккеге-рәк чорда түрәләрнең, халык-тама-шачының театрга булган мөнәсәбәте хакында мәгълүматлар белән танышам да, минем кәеф төшеп китә. Чөнки Пушкин заманнарында, мәсәлән театр­га мөнәсәбәт бик яхшы, ә борын-гы Греция, Италия хакимиятләре нык үскән чорларда искиткеч һәм сокланырлык булган! Мине бигрәк тә, хөкү-мәтнең, дәүләт җитәкчеләренең театрга булган уңай мөнәсәбәтләре таң калдыра!
 
Бабаларыбыз театрга изге урын итеп караган, театрны тылсым, вакыт буенча гаҗәеп күңелле сәяхәт буларак кабул иткәннәр! Мәслән, Пушкин заманында яхшырак спектакльне урынсыз (урыннарга билетлар берәр атна алдан беткән була!), басып торган килеш карау өчен икешәр сәгать алдан килеп чират алганнар…
 
Бүгенге йөзәр сериягә сузылган телефильмнар буш җирлектә барлыкка килми, борын заманнарда ук, мәсәлән, Сицилиядә бер спектакльнең дәвамын көн саен килеп карый торган булганнар. Аларның кайберләре еллар буена сузылган. Шундый спектакльләрнең берсе, Роландның маврлар белән сугышы күренешләре, соңгы сигез йөз ел дәвамында популярлыгын югалтмаган.
 
Ул замандагы театр тормышы хакында янә бер кызыклы факт, ул да булса, сценария-пьесаны берничек тә кулдан төшереп җибәрергә ярамаган. Әгәр дә инде андый хәл була калса, һәр кеше аның, мәсәлән, пычракка да төшүенә карамастан, шуңа утырып алырга тиеш булган. Имеш, шулай итмәсәң, спектакль уңышка ирешмәскә мөмкин ди икән.
 
«Суфлер» сүзе туры мәгънәсенә бик үк туры килеп бетми, французча «суфле» ул һава өрү, җиңелчә өрү мәгънәләренә күбрәк туры килә, бездә кабул ителгәнчә актерга әйтеп тору төсмере бик аз.
 
Театр дөньясына, бигрәк тә аның тарихына кереп китсәң, шактый кызыклы хәлләргә тап буласың. Мәсәлән, Американың Вирджиния штатында «бартерлы» театр бар, билет бәясен азык-төлек белән дә түләргә мөмкин.
 
Атаклы актер Брюс Уиллис тотлыгуын бетерү өчен махсус театр түгәрәгенә йөри башлый.
 
Гомумән, театр – кешелек уйлап тапкан иң кызыклы, файдалы һәм шуның өстенә серле бер дөньядыр. Хәер, ошбу сәхифәдә безнең максат, укучыбызны театрга барырга өндәп, төгәл фактлар, мисаллар ярдәмендә ошбу серле дөньяның хикмәтләрен ачу бит әле; алда кабатлаганча, театрның организмга булган файдалы тәэсирен күрсәтү. Бу тәэсир ничек булырга мөмкин? Хәзер шуларның берсен карап үтик. Кинорежиссер, педагог Альфред Джозеф Хичкок кинодраматургиядә «сапсенс» дигән махсус термин уйлап чыгара. Бу сүз чиста инглиз сүзе, «бик киеренке халәттә нидер булачагын көтү» дисәк, мәгънәсе яхшырак аңлашылыр (Напряженное невыносимое ожидание»). Мәсәлән, геройның тормышына нинди дә булса куркыныч яный ди, тамашачы моны күреп тора, ә герой исә үзе белмәскә мөмкин. Мәсәлән, дошманы берәүнең менә торган баскычын кисеп куя, тамашачы моны күреп тора, ә герой берни белми менәргә керешә. Шулчакта тамашачының кичерешләрен күз алдына китерү бик җиңел, ул, әлбәттә, герой өчен борчыла башлаячак. Яисә урманда барган күренештә геройны агач артында аю сагалап тора ди. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Тикшерүче яки тамашачы яратып өлгергән герой үтерүчене эзли, ә тамашачы урыныннан аңа «ярдәм» итеп утыра, тизрәк тотуын, табуын тели. Кыскасы, сапсенс – ул хисле мөнәсәбәт, борчылу, киеренке кичерешләр. Шул ук вакытта аңа тамашачының кызыксынуы да кушыла: күпмедер вакыттан соң герой белән нәрсә булачак, мәсәлән?!
 
Ярый, хуш, шулай да булсын ди. Барыбер, мисаллардан күренгәнчә, сапсенс тамашачыны «дер селкетеп ала», ә бу исә үз чиратында организмга бик файдалы, ди галимнәр. Башлаган фикерне йомгаклап бетерик булмаса. Сапсенс берничә этаптан тора. 1. Кызыксыну; 2. Борчылу; 3.Сапсенс үзе. А.Хичкок аны үзе «драматик ситуацияне мөмкин булганча көчле (гаять көчле!) итеп күз алдына китерү» дип атый («самое интенсивное представление о драматической ситуации, которое только возможно»). Режиссерның үзе әйтүенчә, ул беренче киносын төшерә башлаганда ук фильмында сапсенсларның күбрәк булуын, атаклы актерларның аның фильмнарында уйнарга атлыгып торырга тиешлекләре хакында хыяллануын әйтә.
 
Әлбәттә, терминны кинодрама-тургиягә Хичкок кертсә дә, асыл мәгънәсе драма сәнгатендә Шекспир заманында ук билгеле була. Шекспир аны әсәрләрендә бик уңышлы файдалана. Мәсәлән, Ромео, Джульеттаның үлеме хакында белгәч, аның табутына таба ыргыла. Ул сөйгәненең йокыда гына икәнлеген белми, ә тамашачы белә һәм Ромеоның хәленә кереп (Кеше кеше хәленә керә ул вакытта! Хәзер андый нәрсә юк бит ул…), борчылып утыра.
 
Фәрит Бикчәнтәевнең «Хуҗа Нас-ретдин»ен караганда күп тамашачылар белән дә шуңа охшаш кичерешләр булгандыр. Мәсәлән, филдән канәгать булмаган халык, җыеп әйткәндә, «халык образы». Әүвәл ул, чыннан да, халык, бердәм, көчле халык. Патша янында ул буйсынучан төркемгә, «толпа»га әверелә дә куя! Бу күренеш-вакыйга күңелдә генә түгел, акылда да «сапсенс» ясый, минемчә. Акылны «рәтли», төрле уйларга этәрә… Андый җитди кичерешләр, комедия булса да, шул ук камалларның «Банкрот»ында да бихисап. Мәскәүләрнең Казанга килеп төшү күренешен генә күз алдына китерегез! Атлы казаклар кебек төз атлап трамвайдан төшү вакытлары, мәсәлән. «Тотса мәскәүләр якаң!» Сүз дә юк, талант иясе комедиядә дә тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә ала.
 
Без боларны «ачык сапсенс»лар рәтенә кертсәк, аның «яшерен» булганнары да бихисап. Фикеребезне мисаллар белән беркетү мәслихәт булыр. Мәсәлән, герой куркыныч алдында тора ди. Без дә, герой да бу хакта белә, ләкин аның кай тарафтан киләсе генә билгеле түгел. Сюжет таләбе буенча герой алдына куйган максатына таба барып җитәргә тиеш. Ләкин дошманын җиңә алырмы ул, юкмы – билгесез. Болар һәммәсе дә тамашачы күңелендә төрле кичерешләр уятып, шуның белән аның җанын, күңелен «селкетеп» ала. Ә хәрәкәттә исә һәрвакыт бәрәкәт бар. Димәк, театрга барып, спектакль карап кайту адәм баласына бәрәкәт алып килә. Искиткеч зур бәрәкәт!..
 
Хөрмәтле театр сөючеләр! Сезне ихлас йөрәктән Халыкара театр көне белән котлыйбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
146
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Иркә: «Бу сорауга беркайчан да җавап бирмим»
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
  • Связь поколений
Реклама
ООО "МАНГО ТЕЛЕКОМ"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы