Логотип
Театр

Уттан яралган артистка

Мин Фатыйма апаны якыннан белә идем. 1956 елдан алып, вафатына кадәр без ара-тирә күрешә идек. Фатыйма апа ту­рында, аның иҗаты, тәрҗемәи хәле турында китаплар бар, лә­кин, миңа калса, алар гына бу...


Мин Фатыйма апаны якыннан белә идем. 1956 елдан алып, вафатына кадәр без ара-тирә күрешә идек. Фатыйма апа ту­рында, аның иҗаты, тәрҗемәи хәле турында китаплар бар, лә­кин, миңа калса, алар гына бу фәүкылгадә табигый талантны тулысынча ача алмый. Әлегә кадәр Фатыйма апаның серен ти­рәннән ачкан тәнкыйтьче, сәнгать белгече юк. Бик кызыксын­ган кешеләргә мин бары тик Шәриф Рахманколның, Фатих Мөсәгыйтнең, Ләбибә Ихсанованың зур булмаган китапларын гына тәкъдим итә алам. Алар да гүзәл сәнгатьләрнең төреннән булган театр даһие Фатыйма Ильскаяның кантарлы иҗатын тирән психологик тикшерүләр аша ачарга омтылмаганнар, аяныч ки. Минем дә бу кечкенә язмам андый тирәнлекләргә Дәгъва белдерә алмас. Шулай да, кәгазь-каләм тотып йөри торган кеше буларак, мин Фатыйма апа янына да кереп сөйләшеп Утыргалый идем. Шул күрешүләрдән кайбер кыйтгалар булыр.

Без Фатыйма апа белән 1983 елның 20 ноябрендә аның өендә, көндезге сәгать уникедә очрашырга сүз куешкан идек. Мин Нәкъ уникедә ишек шакыдым. Фатыйма апа таякка таянган, халат кигән, халаты кыйммәтле түгел, бик гади, арзан халат. Фатыйма апа бераз гына бизәнгән, битен акшарлаган, чак кына иннек сөрткән, кершән ягынган. Артык түгел. Бик шат-көр тавыш белән ул мине каршы алды.

– Төгәл кеше син, Батулла. Мин сүз кешеләрен хөрмәт итәм, - диде хуҗабикә.

Өй салкынча. Кыйммәтле җиһаз юк. Бар да гади. Идән се­берелгән. Ләкин пөхтәлек юк. Фатыйма апа мине өстәл янына чакырды. Кара-каршы утырыштык. Өстәлдә тәртипсезлек. Иске сәгать тә, тустаган да янәшә. Мондый сәгатьләр егерме еллар элек чыккан иде. һаман йөри. Сәгать, тустаган янында гелефон тора. Шундук чәч учмасы җәелеп ята. Телевизор тәрә­зәсе каплаулы. Почмакта лимон агачына охшаган гөл.

– Борнаш гөле! - диде Фатыйма апа.

Сүз белән мавыгып, ни өчен Бурнаш гөле дип аталганын со­раштырырга онытканмын. Үзенең ире Фәтхи Бурнашка бәйле­ме бу гөл, әллә Бурнаш утыртканнан бирле үсә торган тарихи гөлме бу, фаразларга гына кала. Диварда, өстәл янында фото. Рәсемдә Җәлил, Фатыйма Ильская, Чулпан. Бик матур рәсем. Фатыйма апаның дөнья гүзәле икәне мәгълүм. Бу рәсемдә ул бигрәкләр дә матур.

– Ә-ә, бу 1940 елда төшкән фото, — диде хуҗабикә. — Дека­да алдыннан... Муса һәрвакыт кызы Чулпан белән йөрергә чы­га иде... Урамда очраштык.

– Әйдә, — диде Муса. — «Динамо»га керик.

Театр каршындагы «Динамо» стадионы турында сүз.

– Без — Чулпан, Муса һәм мин — «Динамо»га кердек. Сөй­ләшеп утырганда газета хәбәрчеләре килеп чыкты. Татар сән­гатенең Мәскәүдә булачак декадасы алдыннан фотохәбәрче- ләр безне эзләп йөриләр икән. Шунда берсе безне төшереп ал­ган. Мин бу фотоның барлыгын да белми идем. Нәҗип Җиһанов бирде миңа бу фотоны. Аңа каян килеп кергәндер, белмим.

Каршы диварга Нефертити сурәте эленгән. Тәрәзә янындагы түр диванда калайга чүкеп эшләнгән «Курайчы җегет белән гүзәл кыз» картинасы кадакланган. Китаплар, газета-журналлар күренми. Бүлмәдә артык әйбер юк.

Монда килгәндә каршыма Марсель Сәлимҗан очраган иде.

– Кая барасың? - ди бу.

– Фатыйма Ильская янына, мәзәкләр сөйләтергә, — дидем.

– Син аннан ярты мәзәк тә ала алмаячаксың, — диде Марсель. — Була шундый холыклар, алар беркайчан да кызык сөйләми. Кеше турында сөйли белми. Үзе турында да коры тел белән сөйли. Фатыйма апа — шундыйларның берсе. Башка шә­хесләр белән мәшгуль булырга – ул үзе бөек шәхес.

Фатыйма апа Орынбурда туган. Телеграфный тыкрыгында була аларның куышы. Аңа тугыз ай тулганда, әтисе вафат була. Яшь ярым тулганда әнисе чирләп үлеп китә. Фатыйма әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Имчәк сабые бабасы Галимҗан Хуҗасәет белән әбисе Гобәйдә кулына кала. Шулар янында үсә. Бабасы, бичара, бай тегермәнендә капчык ташып көн күрүче йөкче, әбисе ертылган капчыкларга ямау салу белән мәшгуль булып, торулары да җир идәнле, казып эшләнгән баз сымак бер өйдә була. Сабый Фатыйма җир идәндә тәпи йөреп китә. Йоклаганда да алар җир идәнгә сырма җәеп йоклый тор­ган булалар. Колагына таракан-кыргаяк кермәсен дип, Фатый­мага яулык бәйләп йоклата торган булалар.

– Бабай әйтә торган иде, - дип исенә төшерә Фатыйма ха­ным. - Линин исемле бер җегет бар икән Питербурда, шул дөньяны үзгәртергә алынган икән, үзен эшче яклы, дип әйтә­ләр. Ул патша булгач, без дә сайгаклы йортта торырбыз, иншалла, ди торган иде, мәрхүм.

Без сөйләшкән арада Горький исемендәге музейда эшләүче урыслашкан бер татар хатыны килеп керде, ул Фатыйма апага дистә ярым китап алып килгән икән. Шулар арасында мәрхүм Шәриф Рахманколның Фатыйма Ильская турындагы моногра­фиясе дә бар. Әлеге хатын чыгып киткәч, Фатыйма апа шул китапны тотып караштыргалаганнан соң әйтә куйды

– Шәриф Рахманкол ул бераз төче яза, купшы җөмләләр белән яза. Мин җитди язганнарын яратам.

Фатыйма апаның сөйләгәннәрен магнитофонга язып барыр өчен мин рөхсәт сорадым. Хуҗабикә хатирәләрен дәвам итә:

– Ундүрт яшь тә тулмаган иде әле... Мин Орынбурда үскән бала... Ата-ана юк, әби-баба тәрбиясендә булдым инде... Шул... уку мәсьәләсендә мин... берничек тә укый алмый идем... Хәерчелек, фәкыйрьлек... Миңа татарча укырга туры килмәде. Марҗа кызларына ияреп, якшәмбе мәктәбенә йөргәли идем. Бу мәктәп бары тик якшәмбе көнне генә эшли. Атнага бер дәрес...

Орынбурда оешкан татар театрында Локман Аитов артист булып йөри башлый. Локманның сеңлесе Рокыя белән Фатыйма дуслашып китә.

Беркөнне шул Рокыя әйтә:

– Беләсеңме, Фатыйма, минем абыем театр уйный бит. Әй­дә, театр карарга барабыз, — ди.

– Нәрсә ул театр? — дип сорый Фатыйма.

«Театр» сүзеннән куркып, Фатыйма Рокыяга ияреп бармый. Ул җиңгәсе белән Мәхмүт байларга йон юарга китә.

Шулай беркөнне йон юып кайтканда Фатыйма коймага ябыштырылган зур гына рәсем күреп туктый. Бу бер татар кы­зының рәсеме булып чыга. Театр элгән игълан икән бу рәсем. Соңыннан гына мәгълүм була, бу - Сәхибҗамал Волжскаяның портреты икән.

– Мин гарәпчә-татарча укый белмим, җиңгәм укый белә. Карале, ди җиңгәм, монда театр уйныйлар икән. Зур шәһәр те­атры бинасында татарча театр уйнала, диелгән.

Шулай итеп, Фатыйма дус кызы Рабига белән театрга бара. Фатыйма Ильскаяның беренче караган спектакле Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» була.

Көннәрдән бер көнне Рабиганың абыйсы Локман Аитов, Фатыйманы урамда очратып:

– Фатыйма туташ, безнең бер артисткабыз авырып китте. Аның урынына сез уйнамассызмы икән? - ди.

Ләкин Фатыйма риза булмый. 

Дәвамы бар

Рабит Батулла хатирәләре

«Сәхнә» журналы 2015 ел, июнь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк