“11 яшьлек оныгы батып үләр алдыннан Дәү әнисе куркыныч куркыныч төш күргән

Апас районы авылларының берсендә 23 июнь көнне фаҗига була. Авылдан бер чакрым ераклыктагы чишмә буасында су коенганда 11 яшьлек Адилә Имамиева (исем-фамилиясе үзгәртелде) батып үлә. Газиз кешесенә – әнисенә аның батуын күлгә бергә килгән дуслары - 9 яшьлек малай һәм 10 яшьлек кыз кайтып әйтә.

“9 яшьлеге чыккан, 11 яшьлек кыз баткан”

– Ул сулык авылдан бер чакрым ераклыкта. Анда барган кеше дә юк. Аның өстен үләннәр, камышлар баскан. Шул тирәдә генә чишмә ага. Маллар эчерергә су булсын дип ясалма сулык – буа ясалган иде бер-ике ел элек. Балалар шунда барган. 10 яшьлек кыз суга бөтенләй кермәгән. 9 яшьлек малай белән Адилә су коенып чыгарга булганнар. Әмма малай чыга алган, Адилә юк, - диде авыл җирлеге башлыгы.

“Җансыз гәүдәсен үзебезнең авыл егете алып чыккан”

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, кызның батуы турында аңа Адиләнең әнисе хәбәр итә, коткаручылар чакыртуын сорый. Аңа кадәр ана кеше үзе суга төшеп, кызын эзләргә маташа. Әмма коткаручылар ярдәме кирәк булмый, 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен шушы авыл егете Ринат табып, ярга алып чыга.

“Әнисе яхшы укыганы өчен телефон алып биргән булган”

– Әнисе сөйләве буенча, Адилә өйдән төш тирәсендә чыгып киткән. Бу хәл турында миңа 4 яртылар тирәсендә хәбәр иттеләр. Әнисе аңа: “Ерак китмә, озак йөрмә”, - дип калган. Адилә болай тәртипле укучы саналды. Әнисе: “Быел уку елын “4”,”5”кә генә тәмамласаң, телефон алып бирәм”, - дигән булган. Сүзендә торган. Тик Адиләгә яңа телефонның тәмен озак татырга гына язмаган, - диде авыл җирлеге башлыгы.Дәвамын укыгыз...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
239
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы