Логотип
Хәбәрләр

2018 елгы бердәм дәүләт имтиханында 77 яшьлек ир-ат математикадан сынау тоткан

1941 елның 18 гыйнварында туган ир-ат математика һәм физикадан профиль имтиханы тапшырды. 2018 елгы Бердәм дәүләт имтиханының иң өлкән катнашучысына – 77 яшь.1941 елгы ир-ат математика һәм физикадан...

1941 елның 18 гыйнварында туган ир-ат математика һәм физикадан профиль имтиханы тапшырды.

2018 елгы Бердәм дәүләт имтиханының иң өлкән катнашучысына – 77 яшь.1941 елгы ир-ат математика һәм физикадан сынау тапшырды. Бу хакта RT телеканалы мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте мәгълүматларына сылтама ясап хәбәр итә.

1941 елның 18 гыйнварында туган ир-ат математика һәм физикадан профиль имтиханы тапшырды. Югары икътисад мәктәбенең Мәгарифнең сыйфатын мониторинглау үзәге фәнни җитәкчесе, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең элеккеге башлыгы Виктор Болотов сүзләренчә, ул үзен тикшереп карарга теләгән.

"Аңа БДИны тапшыра алу-алмавы кызык булгандыр", - диде Болотов.

Аның сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр имтиханнарны күбесенчә югары уку йортына керү өчен тапшыра. «Университетка өлкән яшьтәге кешеләрнең укырга керүенә бәйле мисаллар юк түгел. Россия вузларында 60 яшьлек студентлар белем алуын беләм», - диде эксперт.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы вице-премьер - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Казанның 127 нче урта мәктәбендә татар теленнән белемнәрен сынап каравын язган иде.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк