2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешенең квалификациясен күтәрәчәкләр
Квалификация күтәрү курсларын финанслауга 30 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. 2024 елга пенсия алды яшендәге 450 мең кеше һөнәри әзерлек һәм квалификация арттыру курслары узарга тиеш. РФ вице-премьер...
Квалификация күтәрү курсларын финанслауга 30 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.
2024 елга пенсия алды яшендәге 450 мең кеше һөнәри әзерлек һәм квалификация арттыру курслары узарга тиеш. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Голикова сүзләренчә, әлеге программа өч ай дәвам итәчәк, аның уртача бәясе 53 мең сум тәшкил итәр дип көтелә. Анда катнашучы эшсезләр минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия алачак.
Ел саен 75 мең кеше өчен квалификация күтәрү курслары узар дип көтелә. 2024 елга кадәр әлеге курсларны финанслауга 30 миллиард сум акча (нигездә, федераль бюджеттан) юнәлдереләчәк, дип искәртте вице-премьер.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк