24 декабрьдә Казанның ике районында ут булмаячак

Идел буе һәм Совет районнарында уттан өзеп тору электр линияләренә һәм трансформатор подстанцияләренә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.

24 декабрьдә Казанның ике районында вакытлыча ут сүндерелеп тора. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, иртәнге сәгать тугыздан 12.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Иске Победилово бистәсендә Береговая, Садовая урамындагы ут бетеп торачак.

13.00 - 17.00 сәгатькә кадәр – Октябрьнең 10 еллыгы, Яр буе (Береговая), Каенлык (Березовая роща), Яшьләр (Молодежная), Бакчалар (Садовая) урамнарында ут булмый.

9.00 - 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Гвардейская урамындагы 7, Николай Ершовта 56, Зур Урамда1в, 3, 6а; Искрада 8, П.Лумумбада 17, 17а, 19, 21, 23, 23а, 26, 28, 30, 32, 34, 36; шулай ук Галиев урамындагы 4 йортларында ут бирү туктатылып тора.

Уттан өзеп тору электр линияләренә һәм трансформатор подстанцияләренә планлы төзекләндерү эшләре, шулай ук техник хезмәт күрсәтүгә бәйле, дип хәбәр итә «Челтәр компаниясе».

Чыганак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
677
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы